Татарча диктант яздыручы Гадел Әхмәтҗанов: «Текстны алдан сораучылар булды» | intertat.tatar

Татарча диктант яздыручы Гадел Әхмәтҗанов: «Текстны алдан сораучылар булды»

Бүген өч көнлек «Татарча диктант» акциясе башланды. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, җурналистлар һәм язучылар «Татмедиа» агентлыгында, тагын бертөркем җәмәгатьчелек КФУ да татарча дөрес язу осталыгын сынап карады.

Быел диктант өчен Ибраһим Сәлаховның «Томаннарга төренгән яшьлек турында», Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы җыр булды» публицистик язмалары һәм «Туган ягым — яшел бишек» повестеннән өзекләр сайланган булган. Татарстан, төрле төбәкләр һәм чит илләрнең һәркайсына аерым текстлар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов «Татмедиа» да Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы җыр булды» публицистик язмасыннан өзекне укып, бик күпләрне мәктәп партасы артына татар теле дәресенә кайтарды. Әле үзеннән текст эчтәлеге турында алданрак сорашучылар да булган.

— Текстны башкалардан иртәрәк алдым, өйрәндем, текст, башка еллар белән чагыштырганда, бераз катлаулырак иде. Элек үзем яза идем, һәр елны «5» леләр ала идем, быел уку бәхете тәтеде.

Тыныш билгеләре бик күп — күпнокталар, өндәүләр, сораулар, ике нокталы җир дә бар иде. Озын җөмлә булуына карамастан, бер тыныш билгесез җөмлә дә бар иде. Журналистлар - профессионаллар, чын профессионал журналистлар өчен эшләнгән текст дип саныйм. Гомумән, журналистларга тагын да авыррак текст бирергә була.

Диктант укыйсымны чарага берничә көн кала гына белдем. Минем укуым турында «Татар-информ»да яңалык чыккач, башкалар да күреп укыган.

Кызык хәлләр дә булды әле. Миңа таныш журналистлар яза башлады.

Гадел, сәлам, уңышларыгызга сөенәбез. Диктантны быел син укыйсың икән, — диләр.

Әйе, Аллага тапшырып укырга планлаштырам, — дидем.

Ниндирәк текст анда, авыр түгелме, «5» ле аласы килә, — дип язалар.

Сез журналист, журналистка бернинди текст авыр түгел.

Ничек атала ул? Ниндирәк текст, бер кешегә дә әйтмибез…

Бу хатка җавап бирмәдем.

«Гадел, быел син укыйсың икән, текстның исемен җибәрә алмыйсыңмы?» - дип турыга язды берәү. Гомумән, җавап язып тормадым. Шулай берничә кеше сорады. Алар инде каяндыр табып, алдан әзерләп куясы булгандыр.

Мин моны алдан белүнең кызыгын күрмим. «Татарча диктант»та үзеңне үзең тикшерәсең бит. Монда син чиректәге билге өчен язмыйсың, «ударник», «отличник» та булмыйсың. Фәкать ана телеңне ничек белүеңне сыныйсың. Үзеңне алдауның берни кызыгы юк. Сүз дә юк, «5»ле алсаң, сөенечле, ләкин интернеттан эзләп табылган «5»ленең нинди кадер-хөрмәте кала икән?!

Әйе, мин текстның исемен әйткәч, Интернеттан карау мөмкинлеге дә булды. Онлайн язучыларга бигрәк тә. Һәркемнең үз намусында.

Бүген язучылар арасында күпмедер игътибарсызлык күзәтелде. Башта җөмләне тулаем, аннары бүлеп укыдым, ә барыбер «Бу җөмләнең дәвамымы, ахырымы?» дип кабатлап сораучылар булды. Бу ни өчен шулай, чөнки кеше мин җөмләне укыганда, телефонда утыра да аннары шаккатып кала.

Оештыручылар авыр сүзләрне билгеләгән — фәкать, мөрәҗәгать, пәйда, газиз, шулкадәр, тәэсир. Журналистлар өчен бу авыр сүзләр түгел, ләкин оештыручылар авыр сүзләр исемлегенә керткәч, без тәкъдим итәргә булдык.

Журналист укымышлы булырга тиеш, ул кешегә мәгълүмат таратучы, ул надан икән, аның укучысы нинди булырга тиеш дигән сорау туа. Безнең журналистлар укымышлы. Журналистның татар халкының белемен баетуда өлеше зур. Журналист хата белән яза икән, кеше истә калдыра да, аннары шулай язачак. Безнең журналистларның барысының да «5» булыр дип уйлыйм, — дип сөйләде ул.

Айдар Сәлимгәрәев та «5»легә өметләнә.

— Журналистлар өчен бу диктантны язу әдәбиятка кайтып килү, классикларның җөмләләрне ничек төзүе, хисләрен ничек белдерүе белән танышу ягыннан файдалы. Диктант әллә ни авыр булмады, кул гына арыды, мәктәпкә барган сыман. Мәктәп хатирәләре дә искә төште, — ди ул.

Айдар Сәлимгәрәев «укытучыбызны» да билгеләп үтте.

Укытучы да бик кырыс иде. Яхшы укыды. Беренче тапкыр яздым, «2-3» лелектер инде, ләкин «5» легә өмет итәбез», — дип диктанттан кичерешләре белән уртаклашты агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Бишлегә» язганнарга премия, «икелегә» язганнарның премиясе киселәдер инде? — дип шаяртып сорадык.

Әйе, «икелегә» язгач, премия булмый инде! — дип көлде «Татмедиа» җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, быелгы диктантта «икеле» билгесе гомумән куелмаячак — оештыручылар шулай хәл иткән.

 «Мин үземне әкияти татар дөньясы мохитендә хис иттем»

«Татарча диктант» акциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов та катнашты.

Аның фикеренчә, әлеге акция бик аз чыгым белән миллионлаган кешене уята торган искиткеч файдалы чара.

— Мин үземне әкияти татар дөньясы мохитендә хис иттем. Диктантны язарга килгән милләттәшләребезне күреп күңел сөенде. Диктант язу авыр булмады. Диктант тексты авторы Гомәр ага Бәширов — Казан арты кешесе, сөйләмдә кулланыла торган сүзләр бертөрлерәк, ул яктан проблема булмады, — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында.

Марат Әхмәтов тырышып язуын әйтте.

— Язуым аңлашылсын әле дип, зуррак хәрефләр белән яздым. Өтер куела торган урыннар кыенлык тудырды. Хата күп булмагандыр дип уйлыйм. Ярый әле диктант тәмамланды, минем яза торган кәгазь дә бетте, — диде ул уены-чыны белән.

Узган елгы диктант өчен комиссия рәисенә «бишле» билгесе куйганнар.

— «Бишле» үк була алмастыр ул, аның өчен әдәбият укытучысы, тел белгече булырга кирәк. Узган елгы диктант җиңелрәк иде, — дип саный ул. — Миллион татарны өстәл янына утырта алганбыз икән, алар җаны-күңеле белән татар теле өчен сөенгән-куангандыр, бәлкем, битарафлар уянып китәр, телебезгә фикерләре уңай якка үзгәрер, — диде Марат Әхмәтов.

«Әгәр „5“ кә язмыйлар икән, алар чын журналист түгел»

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев текстта тыныш билгеләре күп булуын искәртте. «Кечкенә генә текстка төрле тыныш билгеләре булган җөмләләрне сыйдырганнар. Безгә текстны укучы лектор да бик игътибарлы итеп, дөрес паузалар белән укыды. „2“ легә язучылар да „5“ легә язганнардыр дип уйлыйм. „Татарча диктант“ акциясе үзебезгә тагын бер кат белемнәребезне тикшереп карарга, хаталарны күрергә ярдәм итә торган чара», — диде.

Шагыйрь Рафис Корбан диктантны җиңел дип бәяләде. «Бик җиңел текст. „5“ легә язганмындыр дип уйлыйм. Безнең халык өчен бу җиңел текст. Без бит әле укымышлы халык, үзебез язабыз, гади халык өчен катлаулы текст дип саныйм. Әгәр „5“ кә язмыйлар икән, алар чын журналист түгел дип саныйм», — диде.

Язучы, журналист Вакыйф Нуриев диктант өчен «матур текст» сайлап алынганын әйтте. «Якташым Гомәр Бәшировның тексты булуы да сөендерде. Текст авыр түгел, уйландыра торган, бик яратып, бик мәмнүн булып яздым. „5“ кә язганмындыр дип уйлыйм, шәт шулай булыр. Дулкынланып китеп, бәлки, берәр өндәүне артык куйганмындыр, анысы булырга мөмкин», — диде.

«Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева «Татарча диктант» акциясенә әзерләнер өчен көн саен татар әдәбияты әсәрләрен укуын әйтте. Ул Габдулла Тукай, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Зөлфәт Хәким әсәрләрен яратып укуын сөйләде.

— Мин татар гимназиясен тәмамладым, барлык фәннәрне дә татар телендә укыдым. Көн саен бер-ике бит булса да, татар әсәрләрен укырга тырышам, татар китаплары минем китапханәдә бихисап. Кол Галидән башлап, бик күп авторларны әйтеп үтә алам, — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә диктанттан соң.

Динә Гәрәева «Татарча диктант»та беренче тапкыр катнашкан.

— Бик кирәкле чара. «Татарча диктант» кебек акцияләр күбрәк булса, без татар халкы мохите өчен тагын да файдалырак әйберләр эшләр идек. Татар телендә сөйләшү мода булып калачак.

«Татарча диктант»та алга таба да катнашырга уйлыйм. Бүген тәкъдим ителгән Гомәр Бәширов әсәреннән өзек миңа ошады, ул бүгенге көнгә туры килеп тора, — диде Динә Гәрәева.

 «Татарча диктант» — тел бәйрәме

«Голос» телепроекты финалисты, җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова татар теле грамматикасы бүлеге кергән китапны укуын әйтте.

— «Татарча диктант» татар теленең кагыйдәләрен, грамматика, лексикасын искә төшерергә зур мөмкинлек бирә.

Бу акциядә икенче тапкыр катнашам. Бер елны мәктәбемдә үзем дә диктор булдым. Мондый акцияләр кирәк, алар елына ике-өч тапкыр булсын иде. Мондый чаралар безне берләштерә, — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сәидә Мөхәммәтҗанова узган ел диктантны Милли китапханәдә язган.

— Хаталар булмыйча калмый. Өемдә татар грамматикасы бүлеге кергән китап бар. Кагыйдәләрне укып, карап чыгам һәм истә калдырырга тырышам. Әсәрләрне сирәк укыйм, чөнки ике уку йортында белем алам, иҗат белән дә шөгыльләнәм, вакытым җитми, — диде җырчы.

 Сәидә Мөхәммәтҗанова «Татарча диктант» акциясе тәмамлангач, «Туган тел» җырын башкарды.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында диктантны КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина укыды.

— Әдәбиятны укып үскән кешегә диктант язу авыр түгел. Акция телне таныту һәм телнең проблемаларына игътибарны арттыру өчен дә әһәмиятле булып тора. «Татарча диктант» — тел бәйрәме. Бөтен дөнья татарча диктант яза. Бу акция телне таныту һәм телнең проблемаларына игътибарны арттыру өчен дә әһәмиятле булып тора. Диктантта төрле милләт кешеләре катнаша. Тел белгече буларак, мин татар теле үсеше тенденцияләрен, үзгәрешләрен күзәтәм. Бу күренеш язма телдә дә чагыла, — диде КФУ профессоры Гөлшат Галиуллина.

— Хаталарым була, әмма бик күп түгел. Мин татар әдәбиятында тәрбияләнеп үстем, мәктәптә, педагогика көллиятендә татарча белем алдым. Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Габдрахман Әпсәләмовларны укып үскән кешегә татарча диктант язу бер дә авыр түгел, — диде Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татарча диктант» акциясен өйдә утырып та, самолетта очканда да язу мөмкинлеге булуын әйтте.

— diktant.tatar сайтында татар клавиатурасында татар шрифты белән язарга кирәк. «Татарча диктант» акциясе китапханә, мәдәният үзәге, Иҗтимагый палата, Казан мэриясе, мәктәпләрдә оештырылды, — диде ул.

Каллиграф, Төркия университеты студенты Айзат Минһаҗев диктантны гарәп имлясында язган.

— Кириллица, латин һәм рун графикаларында язганым булды. Быел гарәп имлясын сайладым. Гарәп имлясында язарга күнеккән мин, кыенлыклар тумады. Кагыйдәләрен беләм. Сеңлем һәм берничә дустым латин имлясында язды, — диде ул.

Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова акциядә беренче тапкыр катнашкан.

— Диктантларны мәктәптә укыганда еш яздым. Бу чара миңа бик ошый, ел саен килергә тырышачакмын. Текстлар бик матур, мәгънәле. Үзе бер күрешү, аралашу булды. Күтәренке кәефтә булдым, — диде ул.

Быел акция алтынчы тапкыр уза. Ул ел саен берьюлы Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәр теләгән кеше бушлай катнаша ала.

Татарстан һәм Башкортстан республикалары өчен — 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен — 11 сентябрь, чит илләр өчен — 12 сентябрь диктант язуның төп көне итеп билгеләнгән.