Марий Эл татарлары җитәкчесе: «Республика хакимиятендә татар кешесе калмады» | intertat.tatar

Марий Эл татарлары җитәкчесе: «Республика хакимиятендә татар кешесе калмады»

Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучы делегатлар белән Чаллыдан Казанга кайтып барганда Марий Эл татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Әмир Шакиров белән сөйләшеп киттек.

Әмир Шакиров уналты ел татар милли-мәдәни автономиясен җитәкли. Аңа кадәр ул азык-төлек җитештерү өлкәсендә эшләгән. Татар авыллары эшмәкәрләре җыенына да ул тугызынчы тапкыр килә, ягъни һәр җыенда булган кеше. Ул оештыру дәрәҗәсенең ел саен югарырак һәм хуҗалыкларның көчлерәк булуын ассызыклады.

Авыл хуҗалыгына хакимиятнең карашы икенче төрле. Татарстанда республика масштабында авыл хуҗалыгы тармагында бик күп ярдәм күрсәтү формасы бар, шуңа күрә үсеш күренә. Ул ярдәм бюджетта ук каралган. Фермерларга ярдәм килә, ә бюджет салым хисабына тулыланып тора, нәтиҗәле әйләнеш күзәтелә. Акчаны алып булмаса, ярдәм күрсәтеп тә булмас иде. Без дотация хисабына яшибез, шуның өчен ак көнләшү белән карыйбыз сезгә, — дип сөйләде ул.

«Бер мәктәптә татар телен укытуга ирештек»

Марий Элда татар районы бар. Бәрәңге районында яшәүчеләрнең яртысы диярлек — татарлар. Анда татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары эшләп килә.

Марий Элда барлыгы кырык меңгә якын татар яши. Бәрәңге — татар районы дип санала. Анда өч-дүрт татар мәктәбе бар. Республикада мари телендә генә белем бирә торган мәктәп юк. Мәктәпләрдә укыту рус телендә бара. Алты-җиде ел элек без Йошкар-Олада мәктәпләр белән сөйләшү оештырдык һәм бер мәктәптә татар телен укытуга ирештек. Ул мәктәптә башлангыч сыйныфлар өчен татар теле дәресләре бар. Укытучылары Татарстаннан килгән. Әлеге классны булдыру безнең өчен зур дәрәҗәгә ирешү иде.

Мари республикасында төп милләт, әлбәттә, марилар. Төп сәясәт тә мари халкын саклауга юнәлтелгән. Безгә дә, мариларга да телне саклау мәсьәләсендә читен. Без мари республикасында яшәсәк тә, ике милләткә дә бер дәрәҗәдә авырдыр дип уйлыйм. Алар да телне саклау өчен тырыша. Мәктәптә белем бирү мари телендә булмаса да, көнкүрештә үз телләрендә сөйләшәләр. Безнең телләрдә охшаш сүзләр бар. Мари телен тулысынча аңлыйм дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, «урем» — урам, «олма» — алма. Бик охшаш сүзләр. Аерым сүзләрне аңлап була, ә менә тулы диалогны аңлый алмыйм инде.

Өлкәләрне карасак, анда хакимият милләтләргә бертөрле карый, шуңа күрә ярдәм дә бер дәрәҗәдә күрсәтелә диярлек. Шулай да без зарлана алмыйбыз. Татар мәдәният үзәге республика бюджетыннан финанслана. Безнең үзәкне Россиядәге иң яхшы үзәк дип әйтә алам.

Безнең мәдәният үзәге 1997 елда ачылды. Анда оештырган беренче чарага төбәкләрдән кунаклар чакырылган иде. Күпләр шундый үзәк булдыру теләге белән янды. Соңыннан күп кенә төбәкләрдә татар мәдәният үзәге барлыкка килде.

Татар мәдәнияте үзәгендә концертлар уза, Татарстаннан эстрада йолдызлары да килә. Без бит Казаннан ерак түгел, бик күп дусларым, танышларым Казанга концертка йөри, — дип сөйләде ул.

Марий Элның Бәрәңге районында 1829 елда төзелгән иң борынгы мәчетләрнең берсе сакланып калган. Ул районда сигез мәчет эшләп тора. «Халык, әлбәттә, мәчеткә йөри. Бәйрәм намазларына мин үзем дә йөрим, җомга намазларына һәрдаим йөрим дип әйтә алмыйм. Без имамнар белән дә аралашып торабыз», — ди автономия җитәкчесе.

«Бездә хакимияттә булырга лаеклы татар кешеләре бар»

Әмир Шакиров үз өлешенә төшкән авырлыклар турында да сөйләп алды.

Автономия җитәкчесе буларак, минем өчен билгеле бер авырлыклар сизелә. Бүгенге көндә республика хакимиятендә татар кешесе калмады. Минем өчен ул бик начар, әлбәттә. Элек хакимияткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен мөмкинлекләр зуррак иде. Ул мәсьәлә буенча Васил Габтелгаязович белән сөйләшкән идем. «Үз эшегезне эшләргә кирәк, хакимият сезнең эшне күреп колак салачак», — диде ул. Татар телен үстерү өчен тырышабыз. Дүрт ел элек бездә хакимияттә татарлар җитәрлек иде. Алар булганга безнең үзәк барлыкка килде. Эченә ремонт ясап өлгердек, тышкы ягы ремонтсыз калды шул. Бездә хакимияттә булырга лаеклы татар кешеләре бар, сүз дә юк. «Без — Марий Эл татарлары» дип исемләнгән китап чыгарырга җыенабыз әле. Август–сентябрь айларында чыгар дип уйлыйм. Ул татар мәдәниятен үстерүгә өлешен керткән татарлар турында булачак, яшәешнең төрле ягын күрсәтергә тырышабыз, — дип сөйләде ул.

Әлбәттә, без җанисәп темасын да читләтеп уза алмадык. Әмир әфәнде сүзләренчә, аларда җанисәпкә карата дөрес аңлату эше бара. Ул нәтиҗәдә барысы яхшы булыр, дигән өметен белдерде. «Без республикада яшәүче халыкның алты процентын тәшкил итәбез һәм өченче урында торабыз: руслар, марилар, татарлар. Җанисәп нәтиҗәсендә татарлар саны артыр дип уйламыйм, чөнки гомумән караганда да республикада халык саны кими. Татарлар — эшкә сәләтле, эш сөючән халык, алар мөмкинлекләр күп булган җирне эзли, шуның өчен яшьләрнең күбесе китә. Минем үземнең балалар да Казанда яши, кызым эшли инде, ә малай укый әле. Алар кире кайтырга уйламый. Казанда икътисад үсеше күренеп тора, ә яшьләр ул сорауга карата бик сизгер», — дип сөйләде ул.

«Малай, нигә мине татар телендә укытмадыгыз, дип шелтә белдерә»

Әмир әфәнде татар телендә сөйләшергә тырышса да, кайвакыт рус сүзләрен дә кыстырып җибәрде.

Мин татар телендә «өчле»лек сөйләшәм, бу дәрәҗәдә аңлаша алуымны да бүгенгә бик әйбәт, дип уйлыйм. Казанга килеп татарча сөйләшү — тел өчен бик әйбәт практика. Татарча тагын да яхшырак сөйләшәсе килә. Кечкенә вакытта мин дәү әни белән яшәмәсәм, татар телен бөтенләй белмәс идем. Әти-әни татарча сөйләшә иде, тик алар һәрвакыт эштә булды. Дәү әни русча бөтенләй белми иде. Теләсәң-теләмәсәң дә аның белән татар телендә аралашырга туры килде. Шуннан телне беләм, башлангыч мәктәптә әйбәт сөйләшә идем. Беренче сыйныфка рус мәктәбенә бардым. Ул вакытта тагын шундый проблема бар иде: беренче сыйныфка бара торган баланың ата-анасы бала рус телендә начар сөйләшер дип курыкты.

Балаларыгыз татарча беләме?

Белә, әмма сөйләшмиләр.

Оныкларыгызның татар телен белүен теләр идегезме?

Әлбәттә. Аның өчен үзебезгә тырышырга туры киләчәк. Малай, нигә мине татар телендә укытмадыгыз, дип шелтә белдерә. Ул рус мәктәбендә укыды. Тел кирәк булуын аңлыйлар. Без өйдә дә татарча әз сөйләшәбез. Һәрдаим татарча сөйләшсәк, балалар да бүген телне яхшы белер иде. Тормыш иптәшем дә минем кебек кенә сөйләшә, ул әби белән яшәмәгән. Хәзер Казанда да кешеләр русча сөйләшә шул. Без елына берничә тапкыр тел мәсьәләсе буенча җыелабыз. Төрле төбәк вәкилләре белән аралашып торабыз, татар телен өйрәнү дәрәҗәсе һәм сыйфаты төшә дип уйлыйм. Кызганыч!

«Сез үзегез Казаннан түгелдер?» — диде миңа Әмир абый. Мин үземнең районнан булуымны әйттем. — Ул күренеп тора. Сезнең татар телендә база бар. Казан да хәзер Европа шәһәренә әйләнеп бара, — ди ул.

Әмир әфәнденең дәү әнисе — аның тормышында зур роль уйнаган кеше. Дәү әнисе оныгының татар кызы белән гаилә коруын бик теләгән. Ул татар кызын тапкан да. Әбиләр сүзеннән чыгарга ярамый шул инде.

Мин балалар тормышына кысылмаска тырышам. Аларны кем беләндер таныштырасым да килми. Хәзер яшьләргә танышу өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Балаларга тормыш иптәшенең билгеле бер милләт кешесе булырга тиешлеген кабатлап тормыйм. Аларның сайлавы белән килешәчәкмен, — дип сөйләде Әмир әфәнде.

Соңыннан мин мари телендәге татар сүзләре белән кызыксындым. Мари телендә дүрт меңләп татар сүзе бар икән. Алар арасында бик охшаш сүзләр дә бар, мәсәлән, «авылдаш», «карчык», «картлач» сүзләре шулай ук калган. Кайбер хәрефләре үзгәргән сүзләрне тиз сөйләмдә, бәлки, аңлап та бетермәс идек: шырчык — сыерчык, поран — буран, пасу — басу, кевыт — кибет…