Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар кызы» бәйгесен алдагы елларда җиңгән кызларның язмышы нинди булган?

Казанда Республикакүләм «Татар кызы - 2021» бәйгесенең финалы үтте.

news_top_970_100
«Татар кызы» бәйгесен алдагы елларда җиңгән кызларның язмышы нинди булган?

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә үткәч, тамашачыны «Казан нуры» ансамбле сәламләде. Алар төрле татар көйләрен уйный иде. Алардан ерак түгел, шулай ук килүчеләрне сәламләп, «Татар кызы - 2019» бәйгесенең финалистлары басып торды. Мондый мохит җаны белән татар булучыга бик ошар иде дип уйлыйм. Калфаклы апалар, татарча сөйләшүче ир-егетләр… Рәхәт!

Тамаша башында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка һәм «Татар кызы» Халыкара конкурсы дирекциясе башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллинага сүз бирелде. Данис абый хәйләкәр кеше икән. Хәзер төгәл әйткән сүзләрен искә ала алмам, әмма якынча әйтәм. «Хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйм. Чәчәк бәйләмен барлык хатын-кызларыбызга һәм, Гүзәлия Шамилевна, сезгә тапшырам», — диде дә Гүзәлиягә чәчәк бүләк итте. Менә мин аңа тапшырам, әмма сезгә дә биргән кебек кабул итегез дигән кебек булды инде бу. Әлбәттә, Гүзәлия бу чәчәкләргә лаеклы, сүз юк. Әмма Данис әфәнденең сүзләре генә урынлы булмады дип уйлыйм. Гүзәлия туташ яңа вазифага күчкән бит. Шушы форсаттан чәчәкләрне бүләк итәргә була иде, мәсәлән. Тамаша дәвамында сәхнәдә чыгыш ясаган һәр хатын-кызга чәчәк бәйләме бүләк итеп бардылар. Монысы да матур күренеш булды.

Гүзәлия Гыйниятуллина бик чибәр, акыллы! Кияүдә түгел дип беләм. Кемгә генә эләгер дә кемне генә бәхетле итәр икән дип уйлап куйдым хәтта. Татар милләте өчен янып йөри инде ул… Татар милләте дип «янганнарның» күбесенең балалары, оныклары татарча сөйләшми диярлек, алар руслаша. Гүзәлиянеке алай булмасын иде. Мәхәббәт телик аңа!

Кызлар «визитка» өлешендә үзләре турында микрофоннан сөйләмәде. Алып баручы Рүзәл Әхмәдиевнең тавышы видеоларга яздырылган иде. Заманча, кыскасы. Сәхнәгә чыгып, сөйләп торасы юк. Барысы да экраннарда!

Республикакүләм «Татар кызы - 2021» бәйгесенең финалында 12 кыз чыгыш ясады. 12се дә үзгә, Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр. Иң беренче чыгышларында күлмәкләренә игътибар иттем. Бу күлмәкләрне кайдадыр күргәнем бар дип уйладым башта. Исемә төште: узган елны да кызлар шушы күлмәкләрдән чыккан иде. Бу күлмәкләрне Луиза Скипина теккән. Бәйгедә: «Күлмәкләр махсус кызлар өчен тегелгән», — дигән фикер яңгырады. Тегеләренә дә махсус тегелгән булгандыр…

«О, зәңгәр шәл!»

Финалистлар Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасы буенча сәхнәләштергән спектакльдән өзек күрсәтте. Өзек бик кыска булды, җитми калды.

Кызларның бергәләп: «Зәңгәр шәл», — дип кычкырулары истә калды никтер. Хәзер төрек кинолары модада. Кызларның күбесе мине аңлар: андагы егетләр… Авызыңнан сулар агарлык. «Ооооу, нинди егет», — дип әйтүгә ошады бу сүзләре. 21 гасыр кызларына бик туры килеп бетми инде. Хәзер бит, гадәттә, «айфон»га, машинага, фатирга кызыга кызлар. Килешәсезме?

«Беләсезме, егетем миңа туган көнгә нәрсә бүләк итте?.. Зәңгәр шәл!» — дип мактануны хәзерге заманда күз алдына китереп булмый. Зәңгәр төстәге чехоллы айфонның соңгы моделен дип мактану белән чагыштырганда, мәсәлән. Яисә: «Без Төркиягә очабыз һәм мин үземә зәңгәр төстәге купальник алырга булдым». Менә шул.

Ник бу пьесаны сайлаганнар икән? Аннан соң кызларга «зәңгәр шәл» сүзен нәкъ менә шулай итеп барысына да әйттерү кирәк булды микән?

«Татар кызы» җиңүчеләре хәзер кайда?

Бәйгенең матбугат конференциясендә: «Кызлар бөек татар хатыннарының язмышларын өйрәнде», — дип әйткәннәр иде. Интеллектуаль өлеш нәкъ менә бөек татар хатын-кызларына багышланган иде. Үткән еллар белән чагыштырганда, нәкъ менә бу елгы интеллектуаль өлеш уңышлырак тоелды. Былтыр сораулары катлаулырак иде. Ә монысында сорауга җавап булып мәшһүр татар хатын-кызларының исем-фамилияләре тора. Әлфия Авзалованы, әлбәттә, белмичә булмый. Аны руслар арасында да белүчеләр бихисап. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның да актриса булуын белмәүчеләр сирәктер. Аннан соң, мәсәлән, Сөембикәне?.. Махсус кына ялгышсаң инде, «ыслушай».

Кызлар барысы да дөрес җавап бирде. Күп очракта шулай була да инде ул. Менә берәр елны кызларның берәрсе ялгышса, тагын да кызыграк булыр иде. Аның өчен кызганыч, әлбәттә, әмма: «Син белмисең, син „Татар кызы“ титулына лаеклы түгел», — дип 100 процент әйтеп булыр иде.

Финалның тагын бер үзенчәлекле номеры — ул республикакүләм «Татар кызы» финалларында җиңгән кызларның чыгышы. Алар барлыгы бишәү булды: 2016, 2017, 2018, 2019 һәм «Казан гүзәле — 2019». (Соңгы исем узган ел кертелде. Быел да «Казан гүзәле» исеменә лаек булучы табылды). Кызларның хәзерге тормышларына карасак, алар татар дөньясының төрле өлкәләрендә эшли. Җиңдек тә бетте димәгәннәр. Димәк, лаеклы рәвештә җиңгәннәр.

Мәсәлән, Эльвина Нәҗипова 2016 елда җиңгән иде. Аны «Тәртип» радиосында яисә «ШаянТВ» каналында ишетергә һәм күрергә була. Белгечлеге буенча ул — татар теле укытучысы. Мәктәптә укыта микән, төгәл белмим. Быел февраль аенда Эльвина кияүгә чыкты. Котлыйбыз!

Гөлназ Гатина 2017дә җиңде. Ул «ШаянТВ», «ТНВ» телеканалларында эшли дип беләм. Шулай ук Гөлназ «Сәләт» яшьләр оешмасы белән дә тыгыз элемтәдә тора.

Гүзәл Габдрахманова «Татар кызы — 2018» исеменә лаек булды. Гүзәл «кызык-мызык» аккаунтын алып баручы Илназ Габидуллинда кияүдә. Алар ул үстерәләр. Гүзәл, иреннән калышмыйча, Инстаграмда татар телендә үз блогын алып бара. Шулай ук татар дөньсында булган үзгәрешләрдән, яңалыклардан бер дә калышмый.

«Татар кызы — 2019» Азилә Әюпова исә быел бәйгедә кураторларның берсе булды. Ул әле һаман бәйге белән бергә атлый.

«Казан гүзәле — 2019» Алия Әхмәтованың эше матурлык белән бәйле. Ул визажист булып эшли. «Татар кызы» бәйгесенең социаль челтәрләрендә дә ул еш күренә. Димәк, бәйгене оештыручылар белән һәрдаим аралашып тора.

Алар белән Казан шәһәр филармониясе солисты Ясмин җырлады. Гомумән, бу концертта әлеге филармониянең солистлары күп иде. Мәсәлән, Әмир Әхмәдишин алып барды, Ясмин, Марина Карпова һәм Илгиз Зәкиев җырладылар. Казан филармониясенә таш атасы килми, ләкин бу җырчылар популярлыкка һаман да ирешә алмый. Ясмин чыккач, артымда: «Кем бу?» — дип пышылдаштылар. Илгизне дә артык белеп бетермиләр.

Шуны әйтергә кирәк: Әмир белән бергә тамашаны Иван Остроумов алып барды. Бу егетне «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Яшьләр тукталышы» тапшыруыннан беләбез.

Заман татар кызы

Тамашада миңа иң ошаган урын — кызларның заманча биюләре булды. Җырчы Илгиз Шәйхразиев җырлады, кызлар биеде. Ничек хәзерге татар кызлары бии, шулай биеде алар. «Пафос» юк. Зәңгәр шәлләре дә юк иде, игътибар итегез. Кроссовкидан иде кызлар. Өсләрендәге кофта милли бизәкле иде, әмма залдан караганда өс киемнәре җылы кебек күренде. Биегәндә болай да тирлисең, ә монда өстәвенә җылы кофта. Ярый, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова әйтмешли, татар кызлары сабыр алар.

Камал театры артисты Артур Шәйдуллин да кызлар янында йөрде. Артурның берүзенә генә унике чибәр кыз иде. Бию ахырында сәхнәгә сузылып ятты, йөрәге шушы чибәрлеккә түзмәгәндер, күрәсең.

Илгизнең киенүе Актаныш районының берәр авылына кайткан шәһәр егетен хәтерләтте. Карагыз, миндә нинди чалбар бар, имеш… Бу модадыр инде дип уйлап, авыл егетләре кызыгып та куярга мөмкин әле. Әмма безнең ише авыл кызларын модалы кием белән алдап булмый ул!

Җырлар, биюләр…

Бәйгеләр җыр-биюсез үтми инде. Күп очракта аларның яртысы — катнашучыларга киемнәрен алмаштырыр өчен, калган яртысы жюри киңәшергә киткәч кирәк дип табыла. Әйдәгез, чыгышларны барлыйк.

Илүсә Хуҗина тамашаны ачып җибәрде. Татар кызы турында җыр җырлады. Монысы әйбәт булды. Әмма менә ахырданрак җырлаган композициясен аңлап җиткермәдем. Юк, «гүпщем» аңламадым. Сүзләрен китерәм: «Италия һәм син — минем ярты йөрәк, тик мин татар кызы, Казанныкы, димәк». Эльмира Җәлилова сүзләре дип беләм. Ни әйтергә теләгән Эльмира апа? Актанышныкы ул. Менә язса: «Актаныш һәм син — минем ярты йөрәк», — дип, аңлар идем. Икеләнәм, ди әле. Икеләнәсең, әлбәттә. Кайсыбызның, әти-әни нигезенә кайткач, тиз арада китәсе килсен? Балачак үткән бит анда. Шушы бусага иң кадерле мизгелләрне саклый… Киткәч тә, ярты җан шунда кала бит.

Италия белән Татарстан үзара көч сынаша икән, җәмәгать! «Кичер, Италия, аңла минем хәлне», — дип җырлый әле тагын. Кичерми, нишләсен…

Әле «Мин Казанда калам, татар булыр минем балам», — ди. Юк, Илүсә, ялгышасың, Казанда калуың балаңның татар булачагына берничек тә гарантия бирә алмый.

Илүсә татар сәнгатендә «йөзек кашы» дип атарлык җырчы. Аның репертуарында бу җырдан кала уңышлыраклары да бардыр дип уйлыйм. Булмаса, татар халык җырын башкарырга иде.

Әмир Әхмәдишин белән Илгиз Зәкиевка тукталыйк. Алар чит телдә опера башкарды. 12 кыз арасыннан Сарман районыннан килүче бер кыз бар иде. Күз алдыгызга китерегез: оныгы өчен җан атарга Сарманнан әбисе килгән. Чакрымнар үткән, ә монда аңа да, безгә дә аңлашылмаган телдә опера яңгырый. Әле егетләр, үзләренчә бирелеп, мимикалары белән уйнап җырлый. Сүзләрен аңламагач, тыңлауның мәгънәсе бармы? Ни елмаерга, ни еларга, дигәндәй.

Илгиз аерым да җырлады. Үзенең җырын башкарды ул. Әлбәттә, филармония залында акча түләп яздырган җырыңны башкару артист өчен отышлырак. Ул җыр яздырган, димәк, максаты аны популярлаштыру һәм соңыннан шушы җыр хисабыннан үзен дә таныту. Әмма Илгизнең шулай ук татар халык җырлары, ретро-җырлары бар. Мәсәлән, «Моңлану»ны яздырды ул күптән түгел. Бәлки шуны башкарырга кирәк булгандыр?..

Бию дә булды. Японча биеделәр бугай. Аңлыйм, башка милләтләрне дә хөрмәт итәргә кирәк. Әмма японлылар «Япон кызы»нда татарча бииләр микән?.. Әллә ел саен татар теле бәйгеләрендә югары урыннар алып килгән японнар хөрмәтенәме бу?

Менә шулай зарланып утырганда, гармун көе уйнап җибәрде. Десертка калдырганнар икән! Татарча өздерделәр. Мин дә биеп утырдым. Концертны тулаем диярлек төшереп барган күршем дә бу биюне төшерде. Теге япон кызларын төшермәгән иде. Аннан соң Артур Исламов Һади Такташның «Урман кызы»н башкарды. Тәмлесен, татлысын ахырга калдырганнар, кыскасы. Кәефләр күтәрелеп китте. Шуның белән концерт тәмамланды. Сәхнәгә жюриларны дәштеләр.

Җиңүчеләр!

Республикакүләм «Татар кызы - 2021» бәйгесендә гран-при иясе Айгөл Котдусова булды. Аңа милли хәситә, калфак һәм 50 мең сумлык сертификат бүләк ителде.

«Татар кызы» бәйгесе кысаларында булдырылган «Казан гүзәле - 2021» исеменә Илүзә Мәгъсүмова лаеклы булды. Теге елны Алия Әхмәтова җиңгән иде бу номинациядә. Ул да тумышы белән Казаннан дип беләм. Илүзә дә Казаннан. Ничек туры килгән… Шулай да, киләсе елларда күзәтеп барырга кирәк булыр.

Номинацияләр:

1. «Халык мәхәббәте» — Айгөл Котдусова, 24 яшь, Саба районы;

2. «Иң серле кыз» — Илүзә Мәгъсүмова, 21 яшь, Казан шәһәре;

3. «Иң уңган кыз» — Рәмилә Гыйниятова, 24 яшь, Минзәлә районы;

4. «Иң зыялы кыз» — Ләйсән Билалова, 23 яшь, Лениногорск районы;

5. «Иң иҗади кыз» — Ләйсән Миңнәхмәтова, 22 яшь, Сарман районы; 

6. «Иң сөйкемле кыз» — Зөһрә Сәмигуллина, 23 яшь, Әтнә районы; 

7. «Иң ягымлы кыз» — Алисә Низамова, 23 яшь, Балтач районы;

8. «Иң зур ачыш» — Гөлназ Гыймадиева, 27 яшь, Казан шәһәре;

9. «Иң максатчан кыз» — Рания Минһаҗева, 23 яшь, Чирмешән районы;

10. «Иң җитез кыз» —Гөлчәчәк Кадыйрова, 25 яшь, Азнакай районы;

11. «Иң зирәк кыз» — Гөлназ Мисалова, 25 яшь, Лаеш районы;

12. «Иң ихлас кыз» — Әдилә Хәмидуллина, 20 яшь, Буа районы.

Номинацияләрне ничек билгелиләрдер, белмим. Беркем дә белми инде аны. 27 яшьлек Гөлназ Гыймадиева «Иң зур ачыш» номинациясендә җиңде, мәсәлән. 27дә ачылган, ниһаять! Илүзә Мәгъсүмованың «серлелеге» кайда икән?.. Сораулар күп, кыскасы.

Август аеның башында Халыкара «Татар кызы - 2021» бәйгесенең ярымфиналы үтәчәк. Финалда Татарстаныбызны я Саба районыннан Айгөл Котдусова, я Казан кызы Илүзә Мәгъсүмова яклаячак. Кызларга уңышлар телик! Финал, насыйп булса, Үзбәкстан башкаласы Ташкентта узарга тиеш. 2019 елның финалында Үзбәкстан кызы җиңгән иде, хәтерләсәгез. Коронавирусы китсен иде инде… Безнең кызларыбызның берсе Үзбәкстанны күреп кайтыр иде. Әле бит 2020 елда үтәргә тиеш булган «Татар кызы» бәйгесе унынчы тапкыр булырга тиеш иде. Ягъни, юбилей! Бер ел төшеп калды инде. Димәк, 2021 ел юбилей булып санала. Ярый, хәерлесе белән!

Ахырда тамаша Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Кызлар рәхәтләнеп башкарды җырны. Мин дә кушылдым. Рәхәт!..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100