Яшьләр турында яшьләрчә: легендар «Яшьләр тукталышы» тапшыруына – 20!

Ничәмә-ничә буынны берләштерә алган «Яшьләр тукталышы» тапшыруына быел 20 яшь. «Татар-информ» хәбәрчесе 20 ел дәвамында әлеге тапшыруны алып барган популяр шәхесләр белән аралашты.

Телевизор каршына килеп утырып, зәңгәр экраннардан Зөлфәт белән Иделия, Венера белән Алмаз, Марсель Әхмәдуллин, Рүзәл Әхмәдиев, Айзилә белән Ваняның «Эфирда «Яшьләр тукалышы» дигән сүзләрен күпләр көтеп алган һәм хәзер дә хәтерли торгандыр. 20 ел дәвамында тапшыру да тамашачысы белән бергә үсте. Ул хәзер бөтенләй башкача, тик яшьлек хисен югалтмый торган мәңге яшь тапшыру булып кала бирә.

«Яшьләр тукталышы» - 2000 елны Рәмилә Сәхабетдинова идеясы белән барлыкка килгән тапшыру. Максат — татар яшьләренең үз редакциясен булдыру, яшьләрне берләштерү һәм татарның үсеп килүче буынына яңа юл яру була.

Хәзерге көндә «Яшьләр тукталышы» «Шаян ТВ» каналында трансляцияләнә.

Зөлфәт Зиннуров: «Мине дә алыгыз инде. Сезгә авылдан каймак, сөт алып килермен, дидем»

Иң башыннан шушы казанда кайнаган Зөлфәт Зиннуров «Яшьләр тукталышы» турында янып-көеп сөйләде. Зәңгәр экраннарда япь-яшь Зөлфәт белән Иделия яшьләр тормышының кызган табасына баса алган. Сүз уңаеннан, Иделия Марс хәзерге көндә Мексикада яши.

— Яшьлек булган җирдә атмосфера һәрвакыт уңай була. Анда энтузиазм, анда «без булдырабыз» дигән горурлык хисләре, телевидение, шуңа өстәп, яңа тапшыру. Дустанә мөнәсәбәттә яңа планнар, яңа идеяләр белән янып яши идек. Төнгә кадәр шунда ята идек бит.

Минем ул вакытта «Хәбәрләр» тапшыруында практика үтеп йөргән чак. Карыйм: тыз-быз йөгерешеп йөриләр, бөтен җирдә яшьләр. Нәрсә булды икән дип сораша башладым. «Яшьләр редакциясе булдырылган, яңа яшьләр тапшыруы эшли башлый икән», — дигән сүзләрне ишеткәч, Рәмилә апаның ишегенә килеп җитеп, шакымыйча киткәнемне хәтерлим. Шулай бер-ике тапкыр талпынып карадым, кыюлык җитмәгәндер инде башта.

Аннары барыбер шакып кердем дә: «Рәмилә апа, минем дә яңа тапшыруда эшлисем килә», — дидем. Рәмилә апа хәзер дә: «Килеп кердең дә: „Рәмилә апа, эшлик инде бергә! Мине дә алыгыз инде. Мин сезгә авылдан каймак, сөт алып килермен“, — дип әйттең син», — дип, көлеп искә ала.

«Яшьләр тукталышы» белән минем бары тик уңай хатирәләр генә сакланган. Ток-шоу форматындагы рубрика эшләгәнемне хәтерлим. Яшьләр белән Ленин бакчасында кара-каршы утырып, төрле фикерләр алыша идек.

Хәтерлим: тулай торакка барып, сюжет төшергән идек. Ул чорда «телевидениенең көче» дигән нәрсә бар иде, бөтен кеше куркып тора иде. «Тулай торакның начар якларын күрсәтмәгез», — дигәннәр иде шунда. Тик без матур якларын да, күрсәтергә ярамаган якларын да күрсәткәләдек. Җитешсезлекләр бар бит инде ул, юк түгел, бигрәк тә ул заманда. Хәзер дә социаль проблемаларны да яктыртсыннар иде дип әйтәсем килә, — диде Зөлфәт Зиннур.

Венера Аитова: «Безне урамда танып, исәнләшәләр иде»

Киләсе данлыклы тандем — Венера белән Алмаз. 2004 елдан Венера «Яшьләр тукталышы» тапшыруы белән янып яши башлый. Хәзерге көндә театр артисты Алмаз Гәрәев белән алар бергә биш ел эшлиләр.

— «Яшьләр тукталышы» ул вакытта бик популяр тапшыру иде. Татарча сөйләшүче барлык яшьләр дә тапшыруны белә иде. Хәзер алар безнең белән бергә үсте, балалары да үсте инде. Бөтен яшьләр дә безнең дуслар иде. Урамда күргәндә дә исәнләшәләр иде. Хәзер күпчелек: «Мин сезгә инстаграмда язылган идем, мин сезне күзәтеп барам», — дип әйтәләр.

Тапшыруга килгәндә мин беренче курста укый идем. Иң беренче тапкыр «Тулай торактан күчкәндә» дигән фильмда төштем. Телевидениегә репетицияләргә йөргәндә көн дә яшьләр редакциясен күрә идем. Шуннан кереп тә киттем. Башта корреспондент, ассистент, аннары гына алып баручы булып киттем. Ике көндә килдең дә, алып баручы булдың дигән сүз түгел бит әле ул.

Алып баручыларның сүзләрен без тышта яздыра идек. Әле дә хәтерлим: Алмаз белән шул «подводка»ларны яздырганда бик көчле яңгыр килде. Кулчатыр белән яздырып бетердек тә, Камал театрына йөгереп кереп киттек.

Татарча дискәтүкләр оештыра идек. Яшьләрне берләштерә, яшьләр тормышының пульсында торган бер хәрәкәт иде ул «Яшьләр тукталышы». Анда эшләвемне мин эшләү дип санамыйм, чөнки ул яшәү рәвеше иде. Шундый тиктормас, ватанпәрвәр яшьләр идек без. Монысын да төшерәсе килә, тегесен дә. Янып яшәдек. Шундый хисләр кичерүемне әле дә хәтерлим.

Хәзер телефонга да төшереп була. Ул заманда зур-зур камераларга төшерә идек. Хәзер социаль челтәрләр аша кайтаваз да бик тиз. Ә ул чорда безгә хатлар язалар иде. Мин эшләгән чорларда интернеттан берәр мәгълүмат кирәк булса, бер бүлмәгә кереп, заказ язып кына ала идек. Югыйсә, ул чорлар кичә генә булган кебек.

«Яшьләр тукталышы» - безнең өчен мәктәп. Мәктәптә билгеләрне үзебез һәм укытучы гына белсә, монда исә барлык ялгышларны, хаталарны һәм уңышларны тамашачы билгеләде. Рәмилә апа Сәхабетдинова безгә әни кебек булды. Безне барыбызны туплап, бөтен нәрсәгә өйрәтеп, кирәк булганда орышып, кирәк булганда мактап үстергән кеше ул.

Без гел яңалык эзләдек, үзгәреп тордык. «Яшьләр тукталышы» алга таба да үзгәреп торсын, һәрвакыттагыча татар яшьләре тормышының пульсында калсын иде, — диде Венера Аитова.

Марсель Әхмәдуллин: «Яшьләр тукталышы» — культ тапшыру иде»

Алып баручы Марсель Әхмәдуллинны күпләр «Тамчы-шоу» тапшыруы аша белә торгандыр. 2002 елда кастинг аша узып, Марсель «Яшьләр тукталышы» тапшыруына килеп керә. Үзе исә: «Яшьлек юләрлегенә сылтап калдырырдай вакыйгалар күп булды инде», — ди.

— Безнең чорда «Яшьләр тукталышы» - культ тапшыру иде. Интернет булмаган заманда татар яшьләре өчен шундый тапшыру барлыкка килү - ул зур бер тарихи вакыйга булды.

Тапшыруны карап утырганда, капылт кына: «Мин дә шушы тапшыруны алып бара алмас идем микән?» — дигән уй барлыкка килде. Тапшыру беткәч, өйдәге камераны алдым да үземне төшерергә тотындым. Әлбәттә, ул миңа ошамады. Тик ниндидер бер омтылыш, теләк барлыкка килде. Һәм әлеге теләк киләсе елда чынга да ашып куйды.

Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында татар-инглиз теле бүлегендә укып йөргән чагым. Икенче курска килдек. Бу «Татарстан Яңа Гасыр» телеканалының тернәкләнеп килгән чоры иде. 2002 елда төрле тапшыруларга кастинг игълан ителә дигән сүз йөри башлады. Бу сүзне ул вакыттагы Татар дәүләт гуманитар-педагогика институтында укып йөргән апам да ишетеп кайткан. Канатланып кайткан да, миңа барырга тәкъдим итте. Аның бу теләгенә каршы чыкмадым, ярар, иптәшкә булса да барыйм, бәлки ул кешенең хыялыдыр дип, аның белән барырга ризалаштым.

Килдек. ТНВның бердәнбер зур студиясендә сөйләтеп карыйлар. Сөйләгән булабыз, шаярган булабыз. Гадәттәгечә: «Ярар, хәбәр итәрбез», — диләр болар. Тик мин үземә кызыксыну күбрәк булганын сиздем. Чөнки саф татарча сөйләшүче егетләр аз. Шалтыраттылар, чакырдылар, эшли башладым.

Башта корреспондент булдым. Спортка мәхәббәтем бик көчле булмаса да, егет кеше булгач, миңа спорт темасын бирделәр. Үземә спортчы дигән образ ясарга туры килде. Аннары сюжетлар төшереп кенә калмадым, алып баручы да булып киттем. Бик зур хезмәт ул. Атна саен нәрсә төшерим икән, тагын ничек кызыклырак итеп эшлим икән, дип йөрисең. Авыр иҗади процесс.

Ләйсән Хәлимова белән «подводка» төшерергә җыенабыз. Ничек төшерергә икәне уйланылмаган. Паркта йөргәндә туңдырма алдык та, «Әйдә, туңдырма ашый-ашый төшерик», - дигән уй килде. Шулай туры килгән инде: төшергәндә туңдырманы ашап бетердек һәм таякчыгын якындагы чүп савытына ташладык. Ә язмада исә ул чүп савыты күренмәгән һәм чүпне җиргә ташлаганбыз кебек килеп чыккан. Аның өчен сүктеләр инде безне, «экологик тәрбиягез юк» дип тә әрләделәр. Анда чүп савыты булганын инде берничек тә исбат итеп булмый иде. Андый юләрлекләр күп булды анда.

Бу тапшыруда эшләүнең тагын бер зур өстенлеге бар иде: йә микрофон тотып, йә микрофонсыз гына, кенәгәне күрсәтеп, шәһәрдә үткән зур чараларга кереп була иде. Берсендә: «Төшерәбез», — дип, аттаркцион паркның һәрбер аттаркционында йөреп чыккан идек (көлә). Төшерүен чыннан төшердек инде. «Американская горка» шикелле куркынычларына да зур-зур камераны күтәреп кергән идек. Илшат Мөхәммәтов исемле оператор белән ничек саклап калганбыздыр ул камераларны. Яшьлек юләрлеге инде. Ул камераның бәясе дә кыйммәт бит әле.

Әллә 18 яшь тулган көнем, әллә туган көннән соң икенче көнне минем хезмәт кенәгәм «Яшьләр тукталышы» тапшыруы белән башланып китте. «Яшьлек тукталышы» — ул яшьлек хатирәсе. Һәр чыгарылышын үземнең видеомагнитофонга яздырып, кабат-кабат карый идем. Ул сюжетлар яздырылган алты-җиде кассетаны һаман да саклыйм. Университетның бишенче курсын тәмамлагач, тапшырудан киттем. Чөнки яшьләр алышынып тора, анда калу дөрес тә булмас иде, — дип, сөйләде ул.

Айзилә Батырханова: «Яшьләр булган җирдә һәрвакыт позитив»

Киләсе тандем — Айзилә Батырханова белән Ваня Остроумов. Әлеге тандемны хәзерге буын яшьләре күбрәк белә торгандыр. Айзилә дә үз хатирәләре белән уртаклашты:

— Уйлап карагыз, милли тапшырулар арасыннан үзенең максатларына, миссиясенә тугры калган тапшырулар бик аз. Я алар ябыла, я үзгәреш кичерә. «Яшьләр тукталышы»н мин уникаль тапшыру дияр идем. 20 елда үзенең исемен алыштырмый, үзгәреш җилләренә бирешми яши алган бердәнбер тапшыру ул.

20 ел эчендә ничәмә ничә буын яшьләре биредә тукталышлар ясады. Шәхсән үзем Венера Аитова, Алмаз Гәрәев алып барган чорга эләктем. Аларның харизмы мине әсир итте. 2нче курста укыганда мин «Дулкыннар» конкурсында катнаштым. Жюрида Рамилә апа Сәхабетдинова да бар иде. Шунда ул мине күреп алып, кастингка чакырды. Менә шуннан телевидение дигән гаҗәеп дөньяга килеп кердем.

Яшьләр булган җирдә һәрвакыт позитив. Мин 5 еллык тукталышымны һәрвакыт яратып искә алам. Яшьлек дәрте белән укудан соң телевидениегә йөгереп кайту, сюжет әзерләүләр, геройларны табу.

Олыгайгач, сагынып искә алырлык хатирәләр бик күп. Аның һәрберсе истә, йөрәк түрендә. Хәтерләсәгез, Ваня белән алып барган чорда безнең белән Фирүзә исемле бик тә креатив корреспондент кызыбыз бар иде. Әле дә онытмыйм, иртәгә туе дигән көнне Фирүзә сюжет төшереп кайтты. Бу җомга көн иде, кичке сәгать ун, без икәү эштә утырабыз. Туе шимбә, Яшьтук якшәмбе чыга. «Фирүзә, бар, иртәгә туең, әзерләнәсең бар», — дим. «Хәзер, хәзер Айзилә, бераз гына калды», — дип монтажлап утыра. Бу бары үз эшенә чын күңелдән бирелеп эшләгәннән килә.

Эшләү дәверендә Ваняның баскычтан төшү фобиясы барлыгын белдек. Баскычтан төшә төшә, стендап яздырганда гел егыла иде. Ваня - чын профессионал, аның белән эшләү шундый рәхәт иде, — дип сөйләде Айзилә.

«Яшьләр тукталышы» тапшыруының гел алга, яңа үрләргә менүен теләп калабаз. Яңа геройлар, кызыклы сюжетлар күп булсын! Иҗат чишмәсе һичкайчан саекмасын.