Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмән өлкәсе татарлары: «Төмән җирендә нәүмиз татар теле укытучысы калмаска тиеш»

Татарстан белән яңа багланышлар корырга, тәнкыйтьтән качмаска, начарны начар дип күрә белергә, татар теле укытучыларының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Китаплар, милли киемнәр белән тәэминат та җитәрлек түгел. Җанисәп алдыннан проблемалар турында Төмән өлкәсеннән милләттәшләребез «Татар-информ» агентлыгында сөйләделәр.

news_top_970_100
Төмән өлкәсе татарлары: «Төмән җирендә нәүмиз татар теле укытучысы калмаска тиеш»
Салават Камалетдинов

«Татарстан белән эшләү җиңел түгел»

Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының координацион советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров Татарстан белән мөнәсәбәтләргә тукталды.

— Бүген безгә Татарстан белән эшләргә җиңел түгел, элек Татарстан белән мәгариф, мәдәният эшләрендә тыгыз бәйләнеш булуын белә идек, белгечләр дә килә иде. Ничә еллар үрнәк эш күрсәтүчеләр шуннан чыккан кешеләр инде, дөресен әйткәндә. Ә бүгенге көндә бер төбәктән икенчесенә яшьләр килми.

Төмән өлкәсендә ике зур институт бар иде — Төмәндә һәм Тубылда. Менә шул Татарстаннан килгән белгечләр белән эшләү программасы да бар иде, ул да хәзер югалды. Бүген без алдагы көнебезне үзебезгә таянып кына эшләү рәвешендә күрәбез. Татарстан белән элемтәләр конгресс аркылы, китаплар алып килү дәрәҗәсендә генә бара.

Татарстанда Мәгариф министрлыгы, Төмәндә Мәгариф департаменты карамагында мәгарифне үстерү төбәк институтлары эшли. Әгәр статистика ясасак, 140лап мәктәптән милли компонентлы 47 мәктәп калды. Мәктәпләр саны өч тапкыр кимеде, укыту сәгатьләре дә кыскарды. Димәк, эшебез әйбәт түгел.

Татарстан институты монда килеп, түгәрәк өстәл үткәрәләр дә, «Төмәндә бөтен нәрсә яхшы, шулай барсын», - дип кайтып китә. Безнекеләр аннары «татар теле укытучыларын әзерләү буенча бернинди проблема юк» дип нәтиҗә чыгара, — дип Ринат Насыйров бүгенге хәл белән килешү, күз йому булырга тиеш түгел, дип саный.

Аның фикеренчә, вазгыятьне үзгәртергә кирәк.

— Татарстан мәгарифне үстерү төбәк институты бераз тәнкыйть ягыннан, аңлап карарга тиеш, мондагы мәгариф институтына карата «легитимлык» булырга тиеш түгел.

Без статистиканы күрәбез: бар ФГОС, бар төбәк компоненты, әле хәтта ФГОСны үтәмәүчеләр дә бар бит. Әгәр бу хәл белән килешү булса, килмәү хәерлерәк тә. Бездә татар теле укытылмый, укучылар, мәктәпләр кими, укытучылар әзерләнми, ә сез аларга мактанып кайтырга мөмкинлек бирәсез.

Төмән — Россия бюджетын төп тәэмин итүче, 90 процент бюджет монда. Монда җирле халык - себер татарлары. Төмән өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу комитетының бюджеты 700-900 млн сумга җитә иде. Комитет татарларның санын, дәрәҗәсен күтәрү өчен дип уйлый кайберәүләр. Юк, ул татарлар саны кимесен, ассимиляцияләнсен дип бирелгән акча.

Татарстанны читтә яшәүче татарлар белән бәйләнеш механизмын табарга кирәк. Татарстанда Төмән өлкәсеннән килгән балаларны 120-160 мең түләп укытабыз. Аны да көйләргә, комплекслы карашны аңларга кирәк. 

Төмән өлкәсенең «Яшь буын» яшьләр татар оешмасы рәисе Фәрит Корманов та Татарстаннан ярдәм кирәклеген белдерде.

– Татар телебез югала бара. Институтларда татар теле бүлекләре ябылу кызганыч. Хәзерге татар телен укыта торган укытучыларыбыз да олыгая бара, аларга алмашка укытучыларыбыз да булмаячак. Татар теле укытучыларын әзерләү мәсьәләсендә борчылабыз.

Балаларыбыз белән эшләү өчен материаллар, кызыксындыра торган китаплар да кирәк. Татарстан ягыннан ярдәмгә өметләнәбез. Мәктәпләрдә кирәкле китаплар белән тәэмин ителеш 50 процент, дәреслекләр барысы да бар дип әйтеп булмый, — диде ул.

«Укытучыларга Төмән өлкәсендә татарлар санын саклый торган кешеләр итеп карарга кирәк»

Төмән өлкәсе вәкилләре татар теле укытучысының дәрәҗәсе бүтән укытучыга караганда түбәнрәк булуына игътибарны юнәлтте.

— Татар теле укытучысына түләү тарифлары, башка фән укытучыларына караганда, 25 процентка кимрәк. Авылда татар теле укытучысы дәрәҗәсе бүтән укытучыга караганда түбән. Янәсе, татар теле кирәксез, 25 процентка азрак түләргә кирәк, диләр, — дип, Ринат әфәнде бу проблемага җитди караш кирәклеген әйтте.

Ул укытучыларның директор, мәгариф департаменты кулы астында эшләүләрен искәртте.

— Аларның авызларын, колакларын ачарга журналистларның, татар эшмәкәрләренең дә көче җитми. Авылда торучылар нәүмиз ителгән, урам себерүчедән дә кимрәк дәрәҗәдә яшиләр. Аларны яклаучы оешма да юк, — диде ул.

Ринат Насыйров сүзләренчә, татар эшмәкәрләрен саклаучы структура бар, ә татар укытучысы, татар мәктәбе директорын яклаучы юк.

— Аларның сүзләре дә үтми. «Әгәр әти-әниләр ризалашса, бәлки, татар телен куярбыз. Безнең буш вакытыбыз юк инде татар теленә», дип җавап бирәләр аларга, — ди ул.

Аның фикеренчә, татар теле укытучысының дәрәҗәсен мактаулы исем, мактау кәгазе генә биреп түгел, башка юнәлештә үзгәртү кирәк.

— Укытучыларга Төмән өлкәсендә татарлар санын саклый торган кешеләр итеп карарга кирәк. Аларның дәрәҗәсе бүтән булырга тиеш, ә бүген алар курка, җил кайсы якка иссә, шул якка ава. Бу бик зур проблема. Әти-әни һәрвакыт укытучының авызына гына карап тора иде, укытучы баласын хурласа, бу проблема булды. Ә хәзер татар теле укытучысы хурласа, исләре дә китми, — дип әйтте Ринат Насыйров.

Ул быел Төмән өлкәсендә милли-мәдәни автономия, мәгариф департаменты, милләт эшләре буенча комитет белән берлектә, башлангыч сыйныф татар укытучыларын әзерләү эше башланганын әйтте.

— Кирәкле эш, ләкин аны системалы эшләтергә кирәк. Бюджетта аңа акча салынсын. Татар укытучылары хәстәрләргә мөмкинлек бар — Тубылдамы, Төмәндәме… Яңадан әзерләү түгел, нәкъ менә баштан ук әзерләү турында сүз, — диде ул.

«Төмән җирендә нәүмиз татар теле укытучысы калмаска тиеш»

Ринат Насыйров фикеренчә, Татарстан башка төбәкләр белән яңа элемтә корырга тиеш. Ул бүген Татарстан белән мөнәсәбәтләр юридик, икътисади яктан ныгытылмаганын әйтте.

— Төбәк мәгарифне үстерү институты килә монда, ләкин консультатив орган буларак кына. Икътисади бәйләнмәгәч, эшләп булмый бит. Татарлар торган җирдә мәгарифне ничек үстерергә кирәклеген уйларга кирәк, — диде ул.

Ринат Насыйров бу эш озакка сузылырга тиеш түгел дип саный. «2021-2023 еллар — Татарстанның төбәкләр белән бәйләнешен кору буенча төп еллар. Мөфтият ул эшне эшләде, съездлары узды — бүтән регионнарда үз бүлекләре ачыла башлады. Районнар, мәктәпләр буенча да горизонталь бәйләнеш турында сүз бара. Патронаж мәктәпләр булырга тиеш. Төмән җирендә нәүмиз татар теле укытучысы калмаска тиеш», — дип белдерде Насыйров.

Ринат Насыйров Төмәндә мәктәпләрдә татар телен укыту буенча фикерен әйтте. Аның фикеренчә, Төмәндә себер татар телен факультатив итеп кертергә, ә әдәби татар телен ФГОС (федераль белем бирү стандартлары) буенча көчәйтергә кирәк.

Аның сүзләренчә, себер татар теле өчен борчылырга кирәкми.

— Алар телләрен безгә караганда яхшырак саклый, авыл җирендә себер татарлары туган телләрен белә, ә әдәби тел буенча проблемалар арта. Беркайчан әдәби тел себер татар теленә авырлык китермәде, аның аркылы аралаштык, аның аркылы үзебезне татар халкы итеп күрдек. Себер татар телендә китаплар чыга, шөкер. Себер татарлары булган галимнәр, 20дән артык фән кандидаты Татарстанда академия аркылы хезмәтләрен якладылар, Төмәндә фәнни элита булып оештылар.

Без Төмән өлкәсендә 17 татар оешмасы — бизнес, дин әһелләре булсынмы, координацион совет төзедек, бу кирәкле эш булды. Без үзебезнең галимнәрнең бәйләнешләре булуын телибез. 20 фән кадидаты һәм укытучылар — алар элемтә формасын табарга тиеш. Көзгә Татарстан Мәгариф министрлыгы аркылы, Төмән өлкәсендә татар укытучылары артсын, мәктәпләр кимемәсен дип, түгәрәк өстәл үткәрергә телибез. Киметү буенча эшләдек, хәзер үстерү буенча эшләргә кирәк, — диде Насыйров.

Ул, шулай ук, Төмән өлкәсендәге «Яңарыш» газетасында мактап язган мәкаләләр генә чыгып килүен, проблемалы аналитик язмалар булмавын әйтте.

Төмән өлкәсе Вагайск районы Осиново мәктәбе директоры урынбасары, рус теле укытучысы Алсу Кучумова 1 сыйныфларда татар теле түгәрәктә өйрәтелүен, 17 баланың 100 процент күләмдә шушы түгәрәккә йөрүләрен, 2 класстан телне дәрестә өйрәнүләрен әйтте.

— Татар теле атнасына ике, әдәбият бер сәгать керә. 5 класстан икесе дә берәр сәгать. Татар теле атналыклары үткәрелә. Татарча уеннар үткәрергә, гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз, — диде укытучы.

«Мин татар дип язылам»

Халык санын алу нәтиҗәләре нинди булыр? Төмән өлкәсендә татарлар саны кимерме, артырмы — белгечләр шул хакта фикерләре белән бүлеште.

Ринат Насыйров җанисәптән соң Төмән өлкәсендә татарлар шул санда калыр дип фаразлады.

— Төмән өлкәсендә Ямал, Ханты, Төмәндә 350-360 мең татар яши, шул исәптән 60 меңнән артык себер татары. Иң күп татарлар шушында яши. Ул сан барыбер хөкүмәт теләгәнчә булыр инде.

Төмән өлкәсендә татар буламы, себер татарымы — аның өчен кайгырырга кирәкми. Себер татары — себер татары дип, татарлар татар дип язылсын. Аларның нисбәте берничә гасырда салынган инде, ул берничек үзгәрәсе түгел. Кемнеңдер нәселенә себер татары, кемнекенәдер — Казан татары, кемгәдер мишәрләр кергән. Бернинди каршылык юк. Аңлау бар, — диде Насыйров.

Фәрит Корманов себер татары булса да, үзен «татар» дип яздырачагын әйтте.

— Себер татарларының җанисәптә кем булып язылганнарын әйтә алмыйм. Һәркемнең үз фикере. Мин «шулай языл» дип, агитация дә үткәрә алмыйм. Мин үзем татар дип язылам, чөнки башкорт, кырым, себер татарымы — татар дигән сүзе бар. Татарлыкта бердәмлек. Әти-әнием себер татары дип язылырга мөмкин, мин аларга да «шулай языл» дип әйтә алмыйм. Татарыбыз рус дип язылмасын, менә шундый бурыч. Балалардан, нинди телне беләсең дип, кереп сорарга мөмкиннәр бит. Рус телен дисә, рус дип язалар бит аны, әти-әнисе татар булса да. Шунысыннан куркырга кирәк.

Себер һәм Казан татарлары сөйләше бер-берсеннән ерак дип әйтеп булмый. Казан татарлары да Төмәндә яши, бер себер татарына бармак төртеп, «син ят кеше» дип әйткәннәре юк. Бездә бит Казаннан күченеп килгән татар авыллары бар. Һәр районда 1-2 авылда булса да Казан татарлары яши.

Үземә килгәндә, татар телен мин өч сыйныф кына укыган, рус мәктәбендә белем алдым. Әдәби телне Татарстан ягына йөреп өйрәндем.

Татарлык саклануы үзебездән тора, татар телен өйрәнү миңа беркайчан комачау итмәде, Казансаммитта төрле илләрдән төрки халыкларның чыгышларының 30 процентын аңлап утырдым, чөнки татар телен беләм, — диде ул.

«Без татар саны артсын дип тырышабыз»

Ринат Насыйров сүзләренчә, Төмән өлкәсендә «башкорт» дип язылырга дигән агитация сизелми.

— Башкортстан белән Төмән бәйләнгән — аны аңларга кирәк. Татарстан белән Башкортстан да бәйләнгән, алар арасында аңлау керде, дус халык дип элемтәләр корыла. Бездә дә әкренләп кереп бара. Без аларны оппонент дип күрмибез, алар мөселман, төрки халык, «әйдә, башкорт дип язылыгыз» дип әйтмиләр. Алар «без сезнең белән якын дуслар» диләр. Без татар саны артсын дип тырышабыз. Сугышып беркем дә җиңүче булачак түгел. Безгә аларны фикердәш итеп күреп, башкортның татардан аермаларын аңлап, себер татарлары дәрәҗәсен күтәрү кирәк, — дип белдерде ул.

«Татарстанда себер татарлары мәдәнияте көннәре уздырырга телибез»

Милләттәшләребезнең тагын бер нияте — ул да булса, Татарстанда себер татарлары мәдәнияте көннәре уздыру. Фәрит Корманов әйтүенчә, әлегә төп сөйләшүләр булмаган, көзен узар дип ниятләп торалар.

— Күп кенә талантлы яшьләребез бар. 4-5 укучыбыз Казанда укый. Айдар Ниязов Әүһәдиев көллиятендә җырчы булырга укый. Җырлар яза башлады. Бик яхшы дәрәҗәдә күтәрелер дип ышанып калабыз.

Индрәй, Червишево авылыннан да укучылар бар, тик җыр-бию, театр юнәлешендә укырга керү бик авыр. Мәдәният университетын алганда, бюджет урыннар аз. Төбәкләргә бик авыр, чөнки бездә талантлар күп булса да, түләү бәясе кыйммәт. Червишево авылыннан бер укучы кызны әнисе кредит алып, елына 180 мең сум түләп укыта.

Ул хәлдә мәдәниятне ничек күтәрергә? Чит төбәкләрдә мәдәниятне, җырчыларны күтәрәсебез килә икән, форматын уйларга кирәк.

Төмән өлкәсендә игезәк Руслан һәм Рөстәм Мәмәтовлар үзләре көй яза. Зөфәр Хәйретдинов янына килеп, авторлык хокукын эшләттек. Аларның «Сиңа да, миңа да» дигән җырлары Татарстан ягына китеп, популяр булды. Кызганыч, ул җыр Рөстәм Мәмәтов язган җыр дип чыкмады. Сезгә авторлык хокукын эшләтергә кирәк, сезнең җырларыгыз сезнең рөхсәтегездән башка китәргә тиеш түгел, дидем.

Тубылдан Зәкинә Арангулова бар, себер сандугачы ул безнең. Аның уллары композиторлар — Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар, — дип сөйләде.

«Татарларга балык тотуны тыярга мөмкиннәр»

Фәрит Корманов татарларга балык тотуда чикләү кертелү ихтималын да әйтте.

— Вагай районында иң зур күлләрнең берсе Оллы күл табигый саклана торган зонага кергән. Балык тотучылар квотага язылып, квота сатып алып, шуның нигезендә балык тотып, акча эшлиләр иде. Ә хәзер бу саз авылларында яшәүче татарларга бүген яраса, иртәгә балык тотарга ярамый дип әйтүләре ихтимал. Безнең андагы татарлар балыкка, сазда үсә торган җиләкләргә таянып яши.

Татар авылларында эшлисе эшләр бик күп әле. Татар авылларында эшләүчеләргә курслар, программалар да кирәк.

Без, үз чиратыбызда, авылларда яшьләр белән дискотекалар, концерт программалары оештырабыз. Башта дискотекаларда 30 проценты татарча, 70 проценты русча булса, хәзер, киресенчә.

Дискотека белән концертта гына тукталырга кирәкми. Мәктәпләргә керә, дәреслекләр юклыгын күрә башладык. Соңгы вакытларда дини бәйрәмнәрдә катнаша башладык. Корбан, Ураза гаетләрен оешмалар белән бергә үткәрә башладык. Чыгышларда милли киемнәр җитмәү проблемасына да килеп төртелдек. Милли киемдәге башкаручыны тамашачы башкача кабул итә, — диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100