Марьяна Сафина: «Татар гаиләсенә эләккәч, тыйнаграк булырга туры килде» — «Нурлат» | intertat.tatar

Марьяна Сафина: «Татар гаиләсенә эләккәч, тыйнаграк булырга туры килде» — «Нурлат»

Гагауз милләтеннән булган Марьяна татар ире белән тату яшәү серләре, балаларын төрле диннәрне һәм телләрне хөрмәт итәргә өйрәтүе, милли бәйрәмнәрне яратулары турында сөйләде. Ул «туган тел - һәрбер кешенең җуелмас бер өлеше» дип саный.

Марьяна белән без 10 еллап таныш. Нурлат телевидениесендә корреспондентлар бүлегендә бергә эшләдек. Үземнән үзгә кешеләр белән аралашырга яраткангамы, башка милләттә, башка диндә булса да, без аның белән уртак телне тиз таптык, дип яза «Нурлат-информ» хәбәрчесе Гөлназ Хәсәншина.

Марьяна өйдә хуҗабикә булып, балалар тәрбияләүне өстенрәк күрде. Шулай да аның белән элемтә өзелми. Очрашсак, берәр «тәмнүшкә» пешерергә яратабыз. Бу юлы менюда гагаузларның милли ризыгы — геврек.

Хезмәттәшем миңа эшне җиңеләйткән, килеп кергәндә өстәл түрендә геврек утыра иде.

 Бәй, бу бит безнең кош теленең туганы!

 Әйе, мин дә татар милли ризыкларын пешерә башлагач, шул охшашлыкны сиздем. Рецепты да бер төслерәк. Кызларым белән өчпочмаклар, бәлеш, кекслар ясыйбыз. Гаиләбезнең яраткан ризыгы — татар бәлеше һәм гагауз манджасы. Милли кухняларда охшашлык зур дип саныйм. 

 Ризыклардан кала тагын уртаклыклар бармы?

 Тарихыбыз, телебездә бераз тәңгәл килерлек урыннар бар. Татарлар кунакчыл булсалар да, бик тыйнак халык. Без — гагаузлар ачык һәм шау-гөр килергә яратабыз. Миңа татар гаиләсенә эләккәч сүзләремне үлчәп сөйләргә өйрәнергә туры килде.  

 Ә милли киемнәр?

 Бала итәкләр, алъяпкычлы күлмәкләр бездә дә бар. Татарларда чулпылар һәм бизәкле изүләр, бездә исә тәңкәләр тагылган муенсалар.

 Хәзер, 10 ел татарлар белән аралашканнан соң, татарчаны яхшы аңлыйм дип әйтә аласыңмы?

 Гаиләбездә без нигездә рус телендә аралашабыз. Кызларыбызга гадәти тормышта кирәк булырлык татар һәм гагауз сүзләрен өйрәтәбез. Татар теле дәресеннән өй эшләрен эшләргә дә мин булышам.

Татар теленең кагыйдәләре, сүзләрнең язылышы, әйтелеше миңа туган телемне хәтерләтә.

 Ирең белән чаңгы шуганда таныштык дигән идең. Ул синең гагауз милләтеннән булуыңны ничек кабул итте?

 Әлбәттә, Җир шарында мондый халык барлыгын белми иде. Теле, дине нинди, төпләнеп кайда яшиләр дип сорады.  

 Сез икегез ике төрле диндә. Милли һәм дини бәйрәмнәрне ничек үткәрәсез?

Берсен дә калдырмыйбыз. Бәйрәмнәр икеләтә артты, бу бик яхшы бит (көлә). Традицияләре ничек куша, шулай үткәрәбез. Сабантуйны яратабыз. Без — гагаузларда да шуңа охшаш бәйрәм бар, ул Хедерлез дип атала. 

 Башка милләт кешесенә менталитетка, мәдәнияткә ияләшүе авыр булдымы?

 Әлбәттә.  Башта әти-әнием һәм туганнарым башка дин, башка милләт кешесе, дип бик борчылсалар да, хәзер безнең гаилә өчен шатланып кына торалар. Чөнки ирем — минем, мин аның динен һәм милләтен хөрмәт итәбез. Төрле мәдәниятле булу бәхеткә киртә түгел. Безнең союз гадәти булмавы белән нык.

 Ә тормыш иптәшең сезнең күпмилләтле гаилә булугызга ничек карый?

 Ул яңа ризыклар татып карый алуына шатлана (көлә). Ике мәдәният кушылган гаиләдә мөнәсәбәтләр иркенрәк, бер-береңә сабыррак буласың, дип саный ул.

 Туган тел синең өчен нәрсә ул?

Ул һәрбер кешенең җуелмас бер өлеше дип саныйм. Телдә туган халкыңның тарихы, мәдәнияте яши. Кызларыбызны Татарстан һм Гагаузиянең тарихи урыннары белән даими таныштырабыз. Алар бит ике Ватанлы.

 Син Нурлат телевидениесендә эшләгәндә татар текстларын җиңел генә русчага тәрҗемә итә идең, хәтерлисеңме?

 Тәрҗемәләрне өйгә алып кайтып, ирем белән бергә эшләгәнебез дә булды. Татарчага тәрҗемә итәргә туган — гагауз телен белүем дә булышты.

 Ә Татарстанда яшәүче башка гагаузлар белән аралашасыңмы?

Кызганычка каршы, юк. Әлегә алар белән очрашканым булмады. Шулай да 75ләп кеше яши дип ишеткәнем булды. Берничә ел элек милләттәшләрем белән Нурлатта аралашырга туры килде-килүен. Татарстанда Гагаузия мәдәнияте көннәре кысаларында Чадыр-Лунга шәһәре җитәкчелеге эшлекле визит белән Нурлатта булып китте. Хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасында мин дә катнаштым.

 Ватандашларың сине Нурлатта күреп гаҗәпләнмәдеме?

 Ничек кенә әле! Алар бит минем туган шәһәремнән иде! Автономия башлыгы урынбасары Олеся Танасогло әйткән сүзләр әле дә хәтеремдә. «Нурлатның һавасы да туган төсле тоелды», — диде ул. Мин бирегә ничек килеп эләгүем турында сөйләдем.

 Әйт әле, киләчәктә кызларыңның нинди милләт кешесенә кияүгә чыгуын теләр идең?

 Нинди диндә, милләттә булуы мөһим түгел. Компромисс табып яшәргә өйрәнсеннәр.

 Марьяна, кулинария турындагы сөйләшүне шул ук тема белән тәмамлыйсы килә. Әйт әле, үз гаиләгезне нинди ризык белән чагыштырыр идең?

Гаиләбезнең тагы бер яраткан ризыгы — коймактан ясалган торт. Нык булсын өчен аны берәмләп, һәр коймакны тыгыз утыртып өяргә кирәк. Безнең гаилә дә шулай.  Бер-беребезгә яраклаша белдек. Коймаклар кебек төрле булсак та, уртаклык табып, нык нигезебезне булдырдык…

Чәй өстәле артында сөйләшә-сөйләшә геврек тулы савыт бушаганы сизелмәде дә. Гагауз дустым икенче юлы миңа тавык итеннән милли ризык — манджа пешерергә өйрәтергә вәгъдә бирде.