Энҗе Садыйкова татардагы каз образы турында: «Горур, усал, токымы өчен нык торучы» | intertat.tatar

Энҗе Садыйкова татардагы каз образы турында: «Горур, усал, токымы өчен нык торучы»

«Сөембикә» журналының яңа февраль саны укучыларын бүләк белән сөендерде. Журналның тугры дусты аның эченнән милли бизәкле каз сурәтләнгән матур открытка табып алгандыр. Матурлыгына сокланып, сыпырып та караган булса кирәк әле. Ә аннары, чын татарча, рәхәтләнеп гаҗәпләнгәндер… 

Ни өчен каз, ә кыз түгел? Хатын-кызлар өчен чыгарылучы журнал эченнән каз сурәте килеп чыккач, минем башыма иң беренче шул уй килер иде.  

«Каз — татар халкының бик көчле символы»

«Каз образы — ул татар халкының онытылган, ләкин бик көчле символы. Каз белән татарның тормыш юлы һәрвакыт бергә үрелеп барган һәм аларны бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Ә кыз образы «Сөембикә»нең укучылары өчен көтелгән эффект бирер иде. «Шәп, матур» дип уйлап куярлар иде дә онытылыр иде. Бүгенге заманда һәр эшкә яңа мәгънә салу яки онытылганны кире кайтару мөһим, — дип саный «Хатлар йорты» проекты җитәкчесе, «Сөембикә»нең яңа саны тышлыгыннан елмаючы Энҗе Садыйкова.

Открытка өчен сурәт сайлау бик озак һәм җаваплы эш булды, — дип башлады сүзен Энҗе. Күңелгә ятышлысын тапканчы, открытка өчен унтугыз төрле макет эшләдек. Бары тик егерменче сурәт кенә бөтенебездә дә эйфория тудырды. Шулхәтле нык тәэсир итте ул безгә. Мин аны шулай озаклап сайлавыбызга һәм, ниһаять, шушы асылташка юлыгуыбызга чиксез шатмын.

Иң мөһиме — без аны махсус ясатып алмадык. Әлеге сурәт бар иде инде. Аның авторы — рәссам-иллюстратор Лилия Гәрәева. Этник рәсемнәр аша Лилия үзенең иҗатында хатын-кыз һәм ана темасын киң итеп ачып бирергә омтыла. Шунысы кызыклы, әлеге милли бизәкләр бер дә элекке вакытларга алып кайтмый — алар барысы да бик заманча итеп ясалган. Ул аларны иллюстрация буларак та тәкъдим итә һәм шулар нигезендә хатын-кызлар өчен алка-муенсалар, брошкалар ясый. Без иң башта открытка өчен аның сурәтләреннән хатын-кыз образларын сайлап алган идек. Очраклы гына шушы ана каз сурәтен күреп, таң калдык, мин сискәнеп үк куйдым. Безнең татар халкы тарихында каз, аеруча ана каз, бик мөһим роль уйнаган. Менә шушы ана каз образында бөтен әйбер дә бар. Горур, кирәк вакытта усал, үз-үзе, гаиләсе, токымы өчен нык тора белердәй көчле хатын-кыз образы ул ана каз. Гомумән, каз — борынгы заманнарда ук кулга ияләштерелгән йорт кошы. Ул татар халкы белән бергә үсеш алган, аның белән бергә алга барган зур символ, — ди Энҗе. 

«Балачакның иң якты хатирәсе дә ул»

Мин кечкенәдән әтинең каз турында төрле кызык хәлләр сөйләвен ишетеп үстем. Әтиләрнең өйләре бик зур булмаган. Шул кечкенә йортта, иңгә-иң, җанга-җан булып кеше ярымлык караватта гомер кичергән әбием белән бабама соклана идем. Ана каз иң дәрәҗәле урында — әнә шул карават астында кыш чыга торган булган. Әтинең сөйләвенчә, ана каз шактый усал да булган. «Әби ашарга бирә, шуңа аны чукымый, мин караватка якынрак килсәм, мине чукый да ала. Аптырадым гына бит. Берсендә башка сукты минем. Әбинең оегын кияргә кирәк, ул бит карават астында безнең аякны гына күрә дип уйладым. Әбинең оегы да булышмады — каз мине барыбер чукып алды. Зиһенле, белә бит кемнең кем икәнен», — дип сөйли иде әтием. 

Үзем татар халкындагы каз өмәсе йоласын бик яратам. Узган ел, пандемия булу сәбәпле, биш ай иремнең туган ягында торырга туры килде. Бу каз өмәләрен мин үз күзем белән күрдем, казны йолкымасам да, әлеге йолада үзем дә турыдан-туры катнаштым, чәй табыннары әзерләштем. Һәм мин бу нәрсәләрне ихлас йөрәгемнән тойдым. Аларның халкыбызның тормышында ничек мөһим булуын аңладым. 

Узган ел «Сүнгән йолдызлар» пьесасында әлеге йоланың бик зур урын алганлыгын күреп илһамландым. Әсәрнең төп асылы ул булмаса да, әлеге гореф-гадәтләр, каз өмәсе шулхәтле тирән, матур итеп күрсәтелгән анда. 

Әлеге моментлар барысы бергә җыелып, мине тәэсирләндерде. Лилиянең шушы рәсемен күреп шаккаттым. Бу хисләрне кичермәгән кеше өчен ул сурәт берни аңлатмаска мөмкин, ләкин аны тирәннән тоеп үскән кеше өчен бик шәп реакция булачак, — ди Энҗе.

«Каз канаты каурый-каурый, хатлар язарга ярый»

Икенче тапкыр бу тәэсирләрне мин хат белән каз арасындагы бәйләнешне күреп кичердем, — дип дәвам итте Энҗе сүзен. — Без открыткалар ясыйбыз, аларга ниндидер мәгънә салу, кешеләрне шатландыру минем төп максатым. Шуңа мин берәр теманы ачарга тырышканда, һәрвакыт Нәкый Исәнбәт мәкальләренә мөрәҗәгать итәм, аларны карыйм һәм ниндидер фикер алырга тырышам. Каз сурәтен күрүгә, компьютер янына йөгереп барып, шул мәкальләр арасыннан «каз» сүзе кергәнен эзләдем. «Каз» сүзе дә, «хат» сүзе дә кергәне килеп чыккач, гаҗәпләнүемә чик-чама булмады. «Каз канаты кавырсын, хатым килсә, алырсың» диелгән иде анда. Без әлеге канатлы сүзне, бик шатланып, открыткабыз өчен сайладык. «Кавырсын» сүзе киң катлам халык беләме икән дип шикләнгән идем. Кайнанам ярдәмгә килде. Халыкта еш очрый торган сүз икәнлеген әйтте, икенче вариантын да әйтеп күрсәтте: «Каз канаты каурый-каурый, хатлар язарга ярый». Шулай итеп бер ачык хат һәм «Сөембикә»нең тарихи саны килеп чыкты, миңа калса.

Каз каурые каләм буларак 1200 ел кулланылган икән. Бары тик IХ гасыр ахыры ХХ гасыр башларында гына каурый каләм урынына ручка уйлап табылган. Ручка сүзенең этимологиясен кереп карасаң да, аның бик күп илләрдә каурый сүзен аңлатканын күрербез. Penna латинчадан кош канаты дигәнне аңлата. Инглиз, голланд халыкларында ручка — pen, шведларда — penna, Норвегия халкында һәм исландларда — penn», — ди ул.

«Башкалабыз атамасы „каз“ сүзеннән килеп чыкканмы?»

Энҗе Садыйкова «Татарстан» журналы сайтында бик кызыклы бер тикшерү нәтиҗәләренә юлыккан.

Казан биологлары Игорь, Олег һәм Артур Аськеевлар Идел буе территориясендә казның ничәмә-ничә дәверләр буена йорт кошы булып саналуының төп сәбәбен, нинди токым казлар үрчетелгәнне белү теләге белән, фәнни эзләнү үткәргәннәр. Каз безнең якларда үрдәккә кадәр үк, иң беренчеләрдән булып кулга ияләштерелгән кошлардан санала икән. 

Ни өчен тикшерүне нәкъ менә каз турында үткәрдегез, мәсәлән, сыер турында түгел дигән сорауга фәнни эш авторларының берсе Олег Аскеев болай дип җавап бирә:

«Чөнки каз безнең төбәктәге изге кош. Безнең якларда казга бәйле бик күп ышанулар һәм легендалар бар. Татарлар гына түгел, мари, удмурт, башкорт халкы да бик ярата әлеге кошны. Идел буе һәм Урал аръягы халыклары казга табынган. Минем уйлавымча, Казан, гомумән, „котел“ дигәнне аңлатмый. Безнең шәһәрнең атамасы „каз анасы“ сүзеннән килеп чыккан», — дип яза ул. 

Әлеге теориягә ышаныргамы, юкмы, белмим. Ләкин аның булуы ук бик кызык һәм урынлы. Чөнки бик борынгыдан безнең Идел буйларында каз булган һәм ул халык тормышында зур урын алып торган, — диде Энҗе. 

Энҗенең каз турында шулай яратып сөйләве һәм бу открытка минем дә йорт казы турындагы бер өем якты хатирәләремне актарып чыгарды. Әбинең алдан оя әзерләп, ана казны кадерләп кенә йомыркалар өстенә утыртуы күз алдымнан үтте. Каз басып утыра торган сарай ниндидер бер изге урынга әйләнә. Йорт тирәсендә шауларга, кычкырып сөйләшергә ярамый — ана казның куркуы, йомыркаларына зыян китерүе бар. 

Ә инде бәбкәләрнең борынлавын ничек сабырсызланып көтә идек. Йомырканы тишеп чыккан хәлсез томшыкны әби әкрен генә суга тидереп ала. Алар борынлый башлау белән, күсе-фәләннән саклап, янәшәләрендә төн куна. Чыккан берен мич башына алдан әзерләнгән җылы урынга җибәрә, йомырка, яшь кычыткан кушып ясалган җим белән сыйлый.

Басып, ябыгып беткән ана казга бәбкәләрен кушабыз. «Берәрсен ят итмәсә ярар иде, барысын да кабул итсә ярар иде», — дип догаларын укып башкара әби бу олы эшне. Беренче тапкыр бәбкәләрен күргән ата казның кыланмышлары үзе бер спектакль. Шатлыгыннан тыпыр-тыпыр бии ул, ә әби такмак әйтеп тора. 

«Кыз гомере — каз гомере»

Дания Нигъмәтҗанова, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:

Татарда каз гомер-гомергә бик дәрәҗәле, затлы кош булып саналган. Халык авыз иҗатында, язучыларыбызның әдәби әсәрләрендә каз образы еш очрый һәм күп очракта ул изге кош буларак сурәтләнә.

Каз — авыл халкының аерылгысыз бер өлеше ул. Ана казның басып, бәбкәләр чыгаруын бөтен гаилә бер булып, сөенеп көтеп алган. Ана казга изге җанга караган кебек караганнар, аны кадерләгәннәр. Урыны да гомер-гомергә иң җылы урында, гадәттә, өй эчендә, сәке астында булган. Әйбәтләп басып бетерерме, йомыркаларының барысы да бәбкәле булырмы дип өметләнеп көткәннәр. Каз гаиләгә әнә шулай зур шатлык алып килә торган булган. «Бер оя бала үстерәләр», — дип сөйләшә бездә халык. Бу күп балалы, матур, үрнәк гаиләләргә сокланып әйтелә торган сүз. 

Ана каз образы — ул татар хатын-кызы, әни кеше образы. Мәсәлән, бу теманы Әмирхан Еники үзенең «Ялгыз каз» әсәрендә бик тирән итеп ачып бирә. Сугыш гарасатлары вакытында иптәшен югалткан ана каз кешеләргә ияләшә. Ләкин каз үзен бик бәхетсез хис итә. Чөнки ул ялгыз, ә аның нәселен дәвам итәсе, бәбкәләр үстерәсе килә. Хуҗабикәсенең тавык астына салып чыгарткан каз бәбкәләрен күрү белән, каз бөтен тынычлыгын югалта. Әсәр ахырында табигать барыбер үзенекен эшли — каз шул бәбкәләргә әни була. Әдип әсәрдә ана каз өчен дә, нәкъ кеше кебек гаилә, нәсел дәвам итү дигән төшенчәләрнең бик әһәмиятле булуын күрсәтә. 

«Кыз гомере — каз гомере» дигән мәкаль дә бар халыкта. Татар халкы кызларны каз белән чагыштыра. Кадерләп тәрбияләсәң дә, көз җиткәч, ничек кенә моңсу булмасын, казларны башка язмыш көтә. Ничек кенә үз яныңда тотарга теләсәң дә, кыз бала да гомер буе туган-үскән йортында яши алмый. Ул тормышка чыгып, үзенең насыйбы белән гаилә корырга, әти-әни кочагыннан аерылырга тиеш.

Татар өен өем-өем мендәр-ястыклардан башка күз алдына да китереп булмый. Халык казның мамыгыннан бик оста итеп файдаланган. Пар мендәрләр, юрганнар белән кызны кияү йортына озатканнар. Ә каз ите гомер-гомергә бик затлы ризык булып саналган. Ниләр генә пешермәгән халык каз итеннән — каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз дисеңме. Туй-никахларга һәрвакыт ике пар каз әзерләп алып барабыз. Шундый хөрмәтле, зур бәйрәмнәрдә өстәлнең күрке ул каз.

Каз маен дару сыйфатында кулланганнар. Мәсәлән, кыш көне бит өшегәндә беренче булып каз мае ярдәмгә килгән.

Ә каз өмәләре! Авыл тормышының әлеге матур бизәге күмәк өмә булудан тыш, авыл яшьләренең танышу, аралашу, күңел ачу чарасы булып та хезмәт иткән. Шушы каз өмәсенең үз эчендә генә дә тагын әллә никадәр кызыклы йолалар бар. Каз канатын, киләсе елга казлар күп булсын дип, елга буена сибүме, кичке уен вакытында егетләргә каз канаты сату, каз бәлеше белән сыйлану дисеңме… Әлеге матур гореф-гадәтне яктыртуга күренекле язучыбыз Гомәр Бәширов үзенең «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә тулы бер бүлек багышлаган. Ул анда каз өмәсен бөтен нечкәлекләре белән тасвирлап бирә, әлеге бәйрәмнең авыл халкы өчен никадәр мөһим булуын дәлилли.

Каз — ул аккошлар, затлы кошлар нәселеннән дип уйлыйм. Шуңа күрә ул халкыбызның дәрәҗәле йорт кошы булып санала. Бик нечкә, шул ук вакытта кыю да, горур да кош бит ул», — дип сөйләде Дания ханым.

«Каз» сүзе кергән мәкаль-әйтемнәр:

Каз канаты кавырсын, хатым килсә, алырсың.

Аерылган каз тупланган каргага җим булыр.

Балалы казга җим тимәс.

Каз артыннан тавык Идел аша очмас.

Каз — каз белән, үрдәк үрдәк белән очар.

Каз какылдаудан туймас, үрдәк бакылдавын куймас.

Каз үрдәкне талый, үрдәк тавыкны талый.

Оясын пычраткан каз басып торыр.

Ялгыз казның тавышы чыкмый. 

Аңарда каз зиһене бар.

Кыр казлары турында җырлар бихисап. Йорт казы турында алай ук күп дип әйтеп булмый. Иң популяр ике татар халык җыры:

«Каз канаты»

Каз канаты кат-кат була,

Ир канаты ат була;

Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,

Сөйгән ярың ят була.

Каз канаты каурый-каурый,

Хатлар язарга ярый.

Уйнамагач та көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый.

Каз канаты ап-ак була,

Ир канаты ат була;

Чит илләрдә йөргән чакта

Бик сагынган чак була.

«Дүдәк-дүдәк»

Йөгерә үрдәк, йөгерә каз

Боты озынга күрә.

Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,

Басма өстендә каз, үрдәк,

Кыйгак-кыйгак,

Бак, бак, бак, бак,

Басма өстендә каз, үрдәк.

Без кызларны яратабыз

Бите кызылга күрә.

Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,

Басма өстендә каз, үрдәк,

Кыйгак-кыйгак,

Бак, бак, бак, бак,

Басма өстендә каз, үрдәк.

Йөгерә үрдәк, йөгерә каз,

Кала эзеннән тамга.

Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,

Басма өстендә каз, үрдәк,

Кыйгак-кыйгак,

Бак, бак, бак, бак,

Басма өстендә каз, үрдәк.

Үтә матурларны сайлап,

Урта матурдан калма.

Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,

Басма өстендә каз, үрдәк,

Кыйгак-кыйгак,

Бак, бак, бак, бак,

Басма өстендә каз, үрдәк.