2019 ел нәрсә белән истә калды?

2019 ел Татарстан тарихында үз эзен калдырды. «Интертат» төрле өлкә вәкилләреннән үткән ел турында фикерләрен сораштырды.

Рафил Ногманов: Worldskills дөнья чемпионаты

Татарстан буенча эчке эшләр министры киңәшчесе, отставкадагы полиция генерал-майоры Рафил Ногманов Татарстан өчен ел вакыйгасы итеп август аенда Казанда үткән Worldskills дөнья чемпионатын атады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү ачылышын уздыруын да ул иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе буларак билгеләде. «Ул бик көчле оештырылган иде», — диде.

Шулай ук Рафил Ногманов 2019 елда ЮХИДИ хезмәткәрләренең югары дәрәҗәдәге эшчәнлеген дә мөһим вакыйга буларак атады. «Матур гына эшләделәр, аларны Президент та мактады. Юлда һәлак булучылар саны кими, бу да яхшы хәл», — диде ул ассызыклап.

Министр киңәшчесе Татарстан Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләр буенча Россия күләмендә алдынгы урыннарда баруын да әйтте. «Димәк, безнең Республикада тәртип бар. Халык өчен тынычлык булу — иң мөһиме», — диде Рафил Ногманов

Индус Таһиров: ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү

Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров 2019 елда Татарстан өчен ел вакыйгасы — ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү дип саный.

«Әгәр дә 100 ел элек республика барлыкка килмәгән булса, аны 90нчы елларда суверен дәүләт итеп игълан итеп булмас иде. Бүгенге көндә без шул нигез ташын саклыйбыз. Аны саклап калдырсак, киләчәгебез якты булачак.

Җиңел түгел, әлбәттә, авырлыклар күп. Аларны төрле рәвештә җиңәргә кирәк. Ләкин безнең татарның язмышы шундый: көрәш, көрәш, көрәш!», — диде ул.

Гүзәл Сәгыйтова: «Ничек кенә бәхәсле булмасын, өч айлык лаборатория дә тарихта калды»

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова коллектив өчен 2019 елда булган мөһим вакыйгаларның шактый күп булуын әйтте. «Тамга» режиссерлык лабораториясе, «Асыл» Бөтенроссия драматургия бәйгесе, «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссерасы фестиваленең Кариев театрына күчүе һәм анда Кама Гинкас кебек күренекле шәхесләрнең катнашуы — болар барысы да мәртәбәле вакыйга булган.

Кариев театры сәхнәсендә ел әйләнәсендә куелган Гадел Кутуй әсәре буенча Илгиз Зәйниевнең «Тапшырылмаган хатлар», Ринат Әюповның «Питер Пэн» спектакле, Тамга лабораториясеннән үсеп чыккан, Екатерина Корабельник куйган «Йомрыбаш», Александра Ловянникованың «Сәлам Актәпи» исемле премьераларын тамашачы җылы кабул иткән.

«Шулай ук „Калеб“ яңа буын җыены Кариев театрында яңа сулыш алып эшли башлады. Ничек кенә бәхәсле булмасын, актерлык импровизациясенә багышланган өч айлык лаборатория дә тарихта калды. Нурбәк Батулланың Йолдыз Миңнуллина иҗатына багышланган „Өтүкән“ перфомансы да бик үзенчәлекле чара булып исә калды», — диде Гүзәл Сәгыйтова.

Резеда Гарипова белән Луиза Янсуарның уртак хезмәте булган «Карурман» спектакленең эскизы, Гөлчәчәк Шәйхетдинованың «Кайту» дип аталган беренче режиссерлык эше, Ландыш Әбударова иҗатына багышланган «Мандариннар» әдәби кичәсе һәм башкалар да ел яңалыгы булган.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясен Гүзәл Сәгыйтова 2019 елның иң зур, иң көтелгән чарасы буларак атады. Лабораториядә иҗат итүчеләр ике этапта эшләгәннәр, өченче этап сайлап алу конкурсы форматында оештырылган. Финалга 34 җыр язылган, сайлап алу турында 30 җыр катнашкан. Җырларның 20сен гала-концертта тыңлый алачакбыз, 19 җыр жюри белән сайлап алынды, калган бер җырга тамашачылар Интертат.ру сайтында тавыш бирде.

«Безнең җыр» лабораториясенең йомгаклау концертын оркестр белән зур итеп, сыйфатлы итеп күрәбез. Ул апрель айларына дип планлаштырыла», — диде Гүзәл Сәгыйтова.

Ркаил Зәйдулла: «Якутиягә сәфәр — күптәнге хыялым иде»

Татарстанның халык язучысы, Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла күптәнге хыялын тормышка ашырган — Якутиягә барган.

«Мин Газинур Морат белән Якутиягә „Оныклар шатлыгы“ дип аталган шигърият фестиваленә барып кайттым. Якутиягә сәфәр — күптәнге хыялым иде. Ләкин анда барырмын дип ышанмый да башлаган идем. Төньяк табигатенә, якутларның гади бер халык булуына, үзләренең мәдәниятен шулкадәр кадерләп саклауларына, язучыларының халык тарафыннан зур дәрәҗәдә булуларына шаккаттым», — дип сөйләде ул.

Чит төбәкләрдән килгән шагыйрьләрне Якутиянең ил башлыгы кабул иткән.

«Ниндидер фестивальләргә төрле төбәкләрдән килгән язучыларга зур әһәмият бирүләрен мин күз алдына да китерә алмыйм. Мәдәният министрлыгына шаккаттым, очрашуларда яттан якутча шигырьләр сөйлиләр.

Якут әдәбиятын бүтән телләргә тәрҗемә итү шулкадәр әйбәт куелган. Хөкүмәт үзе финанслый. Югыйсә алар бер ярты миллион чамасы халык. Әлбәттә, республика бай, ләкин безнең республика да байлык ягыннан Якутиядан ким түгелдер. Минем өчен ул бер гыйбрәт булды. Табигать турында әйттем, анда бик салкын түгел иде. Хәзер инде салкынайта. Ләкин якутларның күңел җылысы ул салкынлыкны җиңеп китә», — дип сөйләде Ркаил Зәйдулла.

Алайса аларда милли рух көчлерәк инде?

Алар үзләре әйтә: без татарларга, татарларның басым астындагы кыенлыкларына карап торабыз. Ул чыннан да шулай бит. Безнең Мәскәүдә чыккан карарларга каршы тору мәсьәләсендә иң якын аркадашлар — якутлар, башкорт та түгел. Алар һәрвакыт безнең протестка кушыла. Милли мәнфәгатьләрне кыса торган карарлар булса, якутлар һәрвакыт безнең белән янәшә басалар, — дип фикерләре белән уртаклашты шагыйрь.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2019 елда меңнәрчә татарларны берләштергән

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова 2019 елда форумның иң мөһим эшләрен атады.

Быел бөтен дөньядан йөзгә якын татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен Иннополиста белем бирү мәктәбе ясаганнар. Алар өч көнлек программа буенча лекцияләр тыңлаганнар, проектлары акселератор аша уздырылган. Махсус белгеч ярдәмендә грантлар язарга өйрәнгәннәр. Укуны тәмамлаганнан соң, аларга өч грант таратылган. Томск татар яшьләре беренче урынны алып, Казаннан 100 меңлек грант алып киткәннәр. «Әле безнең грант тараткан юк иде, быел шулай эшләдек», — диде Ленария.

Быел татарча тоталь диктант бишенче тапкыр узды, анда бөтен дөнья буйлап 85 меңгә якын кеше катнашкан. Диктантны 22 чит ил, Россиянең 50гә якын төбәге язды. Татарстанда әлеге белем бирү акциясе 204 мәйданчыкта узды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы август аенда «Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр культурасы фестивален оештырып WorldSkills дөнья чемпионатының мәдәни чаралар бүлеген башлап җибәргән. Быел «Печән базары» беренче тапкыр ике көн дәвамында барган. Фестивальдә Казахстан, Үзбәкстан, Россия төбәкләреннән барлыгы 130 дизайнер катнашкан. Фестиваль аша 30 мең кеше узган.

Ел вакыйгасы буларак Ленария Мөслимова «Җәдид-фест»ны да атады. Яңа татар бистәсенең 275 еллыгына багышланган чара биш көн дәвамында барган. Беренче тапкыр биредә Чаллы, Минзәлә, Арча көллиятләре катнашкан.

Камияр Байтемиров: Алга таба кооперацияләр оештырылачак

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров 2019 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә булган күзәтүләре белән уртаклашты. Ул Татарстан өчен ел вакыйгасы буларак ТАССРның 100 елы ачылышын атады.

— Татарстанның 100 еллыгына әзерләнү бара. Без хәзерге эшләрдә дә, яңа эшләрдә дә үзебезнең тарихыбызга таянырга тиешбез, — диде ул.

Аның әйтүенчә, фермерларның тулаем төбәк җитештерүчәнлегенә керткән өлешләре арта бара, бу аеруча крестьян хуҗалыкларының терлекчелек өлкәсендәге эшчәнлегендә сизелерлек күренә.

«Безнең фермерлар ассоциациясе бик уңышлы эшләп килә. Шунысы шатландыра, Дәүләт советы, Дәүләт Думасы, министрлыклар, Федерация Советы тарафыннан безнең теләкләр юлланып бара.

Киләсе 2020 елда бик зур үзгәрешләр булырга тиеш, безнең эшчәнлеккә бик яхшы фундамент ясалачак», — диде ул.

Камияр Байтемиров Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кооперацияләр оештыруны да фаразлады. «Кооперация авыллардан башлана, җитәкчеләр авыл җирлегендә халыкны яхшырак белә, анда кооперацияләрне оештырырга җиңелрәк. Алга таба кооперацияләр булдыру эшчәнлеге дәвам итәчәк дип уйлыйм», — диде ул.

Илдус Фазлетдинов: Стандарт ел

Башкорт дәүләт университеты доценты, журналист, шагыйрь Илдус Фазлетдинов татар дөньясында «һуш китәрлек», ел вакыйгасы дип атарлык вакыйга юк дип әйтте.

«Татардан бигрәк, беренче чиратта, Разинның үзен-үзе яндыруы искә төшә», — диде ул.

WorldSkills дөнья чемпионаты да читтә яшәүче татарлар өчен сизелерлек вакыйга булмаган. «Юк инде, ул сезнең өчен мөһим, минем өчен булды ни дә, булмады ни. Мин әйтә алмыйм, юк андый әйбер. Быел торгынлык, бушлык, гадәти, стандарт ел. Бу тел мәсьәләсендә дә, башка мәсьәләдә дә, артка чигенү, элекке позицияләрне Мәскәү кулына тапшыруда да күренә. Шул ук әйбер дәвам итә», — дип сөйләде галим.

2020 елга булган тәкъдимнәре турында сорауга, Илдус Фазлетдинов читтә яшәүче татарларны онытмаска кирәклеген искәртте.

«Әлбәттә, теләгем шул: хәзер җанисәп вакыты җитә, Казаннан читтә яшәүче татарларга өлкән агасы кече энеләренә караган кебек карамасыннар иде. Без тиң булырга тиешбез, безнең монда үз сәләтләребез, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез бар. Казан тарафыннан Башкорстанда яшәүче татарлар җанисәп елында гына искә алына. Ул конфронтациягә кертү өчен генә эшләнә. Мәсәлән, тугандаш башкорт халкы белән безне файдаланалар да, аннары тагын 10 елга оныталар. Шуңа күрә, төбәкләргә игътибар итсеннәр. Татарларның дүрттән бере генә Казанда яши.

Стратегия, стратегия дип сөйләделәр, «Татар-информ» да ел буена стратегия дип язды, ә хәзер тынып калдылар. Кайда соң ул, татар халкының үсеш стратегиясе? Бер кампания иде дә, онытылдымыни? Минемчә, стратегиягә миллионлаган акча түгәргә кирәкми. Аның формуласы гап-гади», — диде ул.

Сезнеңчә, формуласы нинди?

Иң беренче чиратта, икътисад кирәк. Акчаң булса, бөтенесе дә була. Икенче чиратта, мәгариф кирәк. Ул шулай ук акчадан үсеп чыга, чөнки әгәр дәүләт үзе акча түгеп мәктәп ачарга теләми икән, аны акчалары булганнар ача ала, элек бит меценатлар ача иде. Мин артык өмет багламыйм, чөнки өстәгеләрдә эштән бигрәк, күбрәк сүз боткасы булды, анысы. Аллага шөкер, — диде галим.

Ринат Галимов: Татар блогерлары

Томскиның «Дуслык» татар яшьләре активисты Ринат Галимов хәзерге татар блогерларының активлашуын аерып әйтте.

Ул татар дөньясында тискәре тенденция нәтиҗәсендә мөһим вакыйгаларны әйтә алмавын белдерде. «Минемчә, татар үзаңы акрынлап юкка чыга. Моңа ике фактор сәбәпче була: Россия халкын русификацияләүнең актив омтылышлары һәм Татарстан хакимиятенең тел мәсьәләсендә көчсез позициясе. Ә бит үрнәк алырлык Якутия, Чечня кебек үзләрен яклый белгән төбәкләр бар.

«Безнең төбәктә элек-электән татар балаларына Томск өлкәсе Россия төбәге дигән мәгълүматны көчләп тагалар. Ермакны торган саен күбрәк герой итеп, ә татарлар турында азрак искә төшерәләр.

Яңа елда шатлыклы әйберләр турында сөйлисе килә, ләкин сезнең соравыгыз әлеге фикерләрне уята, кызганычка каршы», — дип искәртте ул.