Бер гаилә - өч мәхәббәт тарихы: «Аерылышабыз, туйдым, дип әйткәнемне хәтерләмим»

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Азнакай районы Сәпәй авылын шаулатып-гөрләтеп, озак еллар бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәгән бер зур гаилә турында күпләр белә дә торгандыр. «Татар-информ» сезгә берсе - 59, икенчесе - 34, өченчесе 11 еллык өч мәхәббәт тарихын тәкъдим итә.

«Озак яшәүнең сере — бер-береңнең нервасын ашамауда»

Сәпәйдәге матур гаиләнең башы Галия әби белән Сәгадәт бабай Гәрәевләргә барып тоташа. Икенче елга аларның бергә матур гаилә коруларына 60 ел була икән. Галия әби 81дә дә җир җимертеп йөри, аны балалары яратып, «прокурор» дип атыйлар. 75 яшькә кадәр үзе сыерга хәтле асрый ул.

— Азнакайның Тымытык авылыннан Сәпәйгә, әнкәй яклап туган апаларга кунакка килеп йөри идем. Сәгадәт белән шунда танышып, күрешеп калдык. Үзе дә Тымытыкка машина белән төшеп йөрде. Әгерҗедә пешекче һөнәрен үзләштергәндә дә сабыр итеп торды. 1961 апрелендә укып бетереп, авылга кайттым һәм 17 июньдә килен булып төштем. Туйдагы кырык кунакны икәүләп йөгерә-йөгерә сыйладык.

Килен булып төшкәч тә, бәлеш ясарга куштылар. Биш бәлешнең өчесен үзем бөрдем. «Килен булырлык икән бу», — диештеләр шунда туганнары. Бер атна дигәндә мәктәпкә пешекче булып эшкә чыктым. Укыган җиремнән Азнакайга икмәк пешерү заводына эшкә урнаштырырга дип шалтыраткан булганнар. Тик кайнанам рөхсәт итмәде. «Башы күренсә дә, башка авыл бит. Төнге смена булгач, ризалыгым юк», — диде. Ул чорда кайнана сүзе закон иде.

Һәр елны икебезнең дә туган көннәрне үткәреп килдек. Шулай бер мәҗлестә иптәшемнең туганнары мине сөйләп утыралар икән. Сәгадәт шуны ишеткән дә, апаларын тотты да куа башлады. Беркем бернәрсә аңламый, нишлисең дә нишлисең, диләр моңа. Шунда апалары аңлап алып: «Апаем, без бит Галияне мактап кына сөйлибез, мактап кына», — диделәр. Иптәшем мине яманларга беркайчан да ирек бирмәде, Аллага шөкер, — дип сөйләде Галия әби кавышулары турында.

Галия әби белән Сәгадәт бабай авылда иң хөрмәтле гаилә буларак кына телгә алына. Галия әби башта мәктәптә, аннары хастаханәдә пешекче булып эшләп, Хезмәт ветераны исемен алган. Ә Сәгадәт бабай кырык елдан артык тракторда эшләп, алдынгы механизатор булып, лаеклы ялга чыккан. Гөрләшеп, серләшеп, онык-оныкчыклар сөеп утыра торган чорлары аларның хәзер.

— Беркайчан да «туйдым мин синнән» димәдем, кызым. Иптәшем әшәке телле түгел, миңа бер генә тапкыр да начар сүз әйткәне, балалар каршында кимсеткәне булмады. Балаларым андый нәрсәне белми-күрми үстеләр. Мин һаман аны тәрбияләү, олылау ягында булдым. Икебез бергә эшләдек, икебез бергә тарттык дөньяны. Утар тулы малын да асрадык, балаларын да карадык. Дөнья көтә-көтә бер-беребезне күрмәгән чагыбыз да булды. Шуңа күрә талашырга да, «туйдым» дип утырырга да вакыт юк иде безнең. Хәзер олыгайдык, «туйдым»нарны хәзер әйтсәң генә инде, — дип көлә Галия әби.

Сәгадәт белән Галия гаиләсендә өч бала дөньяга килә — Сирин, Сиринә, Рүзилә. Бу исемнәрне куюның тарихы да бар икән әле.

Исем кушуга җаваплы кеше Сәгадәт бабай үзе булган. Нигә андый исемнәр кушуын да, мәгънәләрен дә беркемгә дә әйтеп тормаган. Еллар узып, инде балалар үсеп беткәч кенә, ник нәкъ менә шушы исемнәрне кушуын аңлаткан. Баксаң, Сәгадәт-Сирин-Сиринә-Рүзилә дигән эзлеклелек СССР дигәнне аңлата икән. «Безнең гаилә СССР кебек дус һәм тату», — дип йөри иде әти», — дип көләләр балалары. 

Исем кушуга җаваплы кеше Сәгадәт бабай үзе булган. Баксаң, Сәгадәт-Сирин-Сиринә-Рүзилә дигән эзлеклелек СССР дигәнне аңлата икән. «Безнең гаилә СССР кебек дус һәм тату», — дип йөри иде әти», — дип көләләр балалары.

Тик Галия белән Сәгадәт тагын бер балага әти-әни булып куялар. Галия әбинең әнисенең бертуган энесенең кызы Ташкенттан кунакка кайтып, өч яшьлек кызы Мәнзүрәне калдырып китә. «Кайтып алам», — дисә дә, нәтиҗәдә кайтмый. Мәнзүрәне Галия белән Сәгадәт үз балалары кебек сөеп, назлап үстерәләр. «Үз балаң кебек була икән ул. Хәзер әти-әни дип өзелеп кенә тора», — диләр Сәгадәт белән Галия. Мәнзүрәнең инде үзенең дә өч баласы үсеп килә.  

Сәгадәт белән Галия гел дә гөрләшеп, сайрашып кына яшәсәләр дә, тормыш булгач, төрле авырлыкларны да күрергә туры килә үзләренә. Сәгадәт бабай гомер буе тракторда эшли. Шулай төшке аш вакыты җиткәч, тракторны тау битенә куеп, ашарга төшеп китә. Кинәт трактор, тормозлары тотмыйча, әкренләп таудан тәгәри башлый. Моны күреп, Сәгадәт тракторга каршы йөгерә. Иртән яңгыр явып киткән була ул көнне: аягы таеп егыла да, арбалы трактор аның өстеннән генә үтеп китә. Сөякләре сынып, эчке әгъзалары эштән чыга.

— Көндез эштә, өйдә йөгердем, төнгә иптәшемне сакларга бара идем. Аны инде өметсез дигәннәр иде. Хастаханәдә яткырмыйча, өйгә алып кайттым. Үзем тәрбияләп, кеше ясадым, терелттем мин аны. Эчермәгән, сыламаган әйберем калмады, тик ул аякка басты. Хәзер дә сәламәтлеге бик юк. Икебез өчен дә йөгерәм әле, Аллага шөкер. Хәсрәтен дә, кайгысын да, сөенечен дә күп күрдек инде, кызым. Икебез бергә күтәргәч, авырлыклар өскә авып төшмәде, — ди Галия әби.

59 ел бергә яшәгән пардан: «Озак яшәүнең сере нидә?» — дип сорамый кала алмадым. Галия әби исә, гадәттәгечә, өздереп: «Бер-береңнең нервасын ашамау», — дип җавап бирде.

 — Озак яшәүнең сере — бер-береңне мыскыл итмәү, бер-береңнең нервасын ашамау инде. Балаларның, туганнарның тәртипле булуы да мөһим. Әти-әнинең тәртибе буенча яшәргә кирәк. Аннары ирләрнең тыныч булуы мөһим. Ир кеше тыныч икән, хатын-кыз борчылмый, нервалары бозылмый. Безнең озак яшәүнең сере шулдыр инде, кызым. Акырышып, бакырышып, сугышканнарыбыз булмады. Башка хатыннар кебек биләмгә дә йөрмәдем, авыз тутырып: «Ирем шундый, ирем мондый», - дип сөйләп тә йөрмәдем. Икебез дә өйдә булганны тышка чыгарып селкемәдек, — дип сөйләде Галия әби. 

«Аерылышабыз, бергә яшәмибез, туйдым», - дип әйткәнемне хәтерләмим»

Галия белән Сәгадәтнең дүрт баласының да үз тормышлары, эшләре, балалары бар. Инде балалары оныклар сөя хәзер. Бу зур гаиләдә бәбиләр саны артып кына тора икән. Аларның икесенә дүрт бала, ун онык, сигез оныкчык.

Уртанчы кызлары Сиринә белән кияүләре Заһир 34 ел иңне-иңгә терәп яшиләр. Галия әби үзе көлеп: «Безнекләрнең берсенең дә аерылганы юк. Бер барганнар да торалар. Ябышып торалар әле», — ди. Кош оясында нәрсә күрсә, очканында шул булыр, диләр бит.

— Без Заһир белән бертуган сеңлемнең туйларында таныштык. Заһир шаһит иде. Туйда ошатып калып, аннан соң озата да башлады. Ул вакытта яшьләр клубка биюгә чыга иде. Заһир минем кызлар белән котыра-котыра биегәнне көтеп тора да, аннары икәүләп кайтып китә идек. Ул чакта армиядән кайткан чын егет иде ул. Матур итеп кенә йөреп, ике елдан өйләнешеп тә куйдык.

Без икебез дә Сәпәйдән, икебез дә бер елгы. Әмма мин аның безнең белән бер мәктәптә укыганын да белми идем. Өйләнешкәч кенә: «Мин бит синең мәктәптә барлыгыңны да белми идем», — дип көлешә идек, — ди Сиринә апа.

Әле шалтыратканда да: «Заһир абыең төшке ашка кайтырга тиеш, аны көтеп утырам менә», — дип башлаган иде ул сүзен. «Бергә» дигән сүзне Сиринә апа сөйләшүнең башыннан азагына кадәр теленнән дә төшермәде.

— Бездә беркайчан да көнләшү дигән нәрсә булмады. Бер-беребезгә ышанганга шулайдыр анысы. Өйдә монысы хатын-кыз эше, монысы ирнеке дип тормадык. Мин өйдә булмасам, Заһир кайтып, булдыра алганча ашарга пешереп куя иде. Ул эштән кайтканчы мин кер юып куям, аннары аларны чайкарга дип китәм, ул балалар белән кала иде. «Мин хатын-кыз эшен эшләмим», — дип аермады бервакытта да. Ничек булса да, ярдәм итәргә тырышты. Шуңа күрәдер дә бер-беребезгә начар сүзләр әйтеп, какмадык-сукмадык. Тормышны бергәләп алып бардык без. Ике якны да тигез күрдек. Башка төрле фикер килә, тик беркайчан да гаиләне таркату турында уйлаганым булмады. «Аерылышабыз, бергә яшәмибез, туйдым», - дип әйткәнемне хәтерләмим, — ди ул.

«Сиринә апа, 34 ел яшәп, берәр вакыйга истә калдымы соң?» — дип сорагач, башта рәхәләнеп көлде үзе. Тыңлагач, мин дә шатланып көлдем. Бала алып кайту — һәр гаиләнең изге бурычы да, иң татлы мизгелләре дә бит ул.

— Олы кызыбыз Зөлфирәгә 13 яшь булганда гына икенче кызыбызны алып кайттык. Табар вакыт җиткәч, биш-алты көн алдан күрше шәһәр Бөгелмәгә балалар табу йортына җибәрделәр. Ә ул вакытта кесә телефоннары бөтенләй юк. Килендәшем өй телефоныннан роддомга шалтыратып: «Хөсәинова бәбәйләмәдеме?» — дип сораган. Шул көнне Азнакай районыннан Венера Хөсәинова исемле хатын малай тапкан булган. Исемне сорап-карап тормаганнар, тотканнар да: «Хөсәинованың малае бар», — дигәннәр. Килендәш бөтен авылга малай туу хәбәрен җиткергән, кич буе малай тәпие юганнар болар. Икенче көнне киенеп-ясанып, бүләкләр алып, бөтенесе төялеп, минем янга килгәннәр. Малай туган бит! Ә роддомда: «Сиринә Хөсәинова бәбәйләмәде бит әле», — дигәч, бөтенесе бүселгән, кәефләре төшкән боларның.

Мине чакырдылар. Икенче каттан олы корсак белән көчкә-көчкә төшеп киләм, ә тегеләрнең йөзләренә карарлык та түгел. Ниләр булды икән инде, Ходаем, дип уйлыйм. Заһир бөтенләй борылды да чыгып китте. «Син бәбәйләмәдеңмени соң? Без бит инде авылны гөрләтеп, малай тәпие юып килдек», — диләр. «Бәй, нишләтим инде хәзер?» — мин әйтәм.

Берничә көннән Инзиләне таптым. Анысын да үзем булмаганда бер ир сорап чыгып киткән. И Аллам, монысы кем булды икән, тагын ялгышмасалар ярый инде дип борчылып беттем. Ул сеңлемнең ире булган. Шулай итеп, «Мин ике тапкыр бәби тәпием юдым. Башта малайныкын, аннары кызныкын», — дип сөйли Заһир. Унөч елдан соң, бик көттереп кенә тугач та, кайчан карама шуны сөйли ул. «Инзилә минем малаем», - дип йөри шуңа, — ди Сиринә апа.

Мәктәп бусагасыннан башланган мәхәббәт

2009 елның 26 июне исә гаилә календарендә Галия белән Сәгадәтнең оныклары Сиринә белән Заһирның олы кызлары Зөлфирә һәм кияүләре Артурның туй көне буларак теркәлгән.

Инде мәктәп бусагасыннан башланган мәхәббәтнең җимешләре — ике кызлары да үсеп килә. Зөлфирә тормыш иптәше Артур белән йөргәннәрен, яшьлек максимализмы, көнләшүләр турында көлә-көлә сөйләде.

— Артур белән мәктәптә укыганда таныштык. Миңа унөч яшь, аңа — унике. Ул миңа дәфтәр битенә кечкенә хатлар, «записка»лар яза иде. Минем энекәшем аның белән бер класста укыды. Артурның хатын алып килә дә, мин язам да, кире алып китә. Шулай итеп, аралашып киттек. Аннары велосипедта йөргәндә безнең янга килә башладылар, капка төпләрендә сөйләшеп утыра идек.

Мин Әлмәткә укырга киткәч, анда хәтле килеп йөрде. Хәтта Әлмәттән Азнакайга җәяү кайтып киткән чаклары да булды. Мин аны армиягә озатып, көтеп алдым. Екатеринбург шәһәрендә хезмәт итте ул. Әти-әниләре белән аның янына да бардык әле. Гомумән, аның әти-әнисе мине бәләкәйдән үзләренеке дип кабул иткәннәр иде инде.

Ул башта бик каты көнләшә иде. Теге кеше белән дә, монысы белән дә сөйләшергә ярамый. Үпкәләшкән вакытлар булса да, без бер тапкыр да аерылышып тормадык. Хәзер балалар белән машинада барганда да: «Менә мин сезнең әниегезне яратып тордым ул», — диештерә. Мин инде: «Хәзер яратмыйсыңмыни?» — дисәм, «Бәй, яратам инде, башта ныграк та ярата идем әле», — ди. 

Ул заманда мотоцикл белән йөриләр иде. Башка авылларга, хәтта Башкортстан якларына чыгып китәләр иде. Шулай бервакытны бу миңа әйтмичә генә каядыр киткән. Тоттым да, миңа бүләк иткән бүләкләрен бер зур пакетка тутырдым, сеңлемне иярттем дә, өйләренә барып, ишек төбендә шул пакетны калдырып кайтып киттем. Үзе кайткач, килеп, гафу үтенеп, ул бүләкләрне кире китереп бирде.

Аннары хәзер әни яратып искә ала торган бер вакыйга бар. Элек кышлар да бик суык була иде бит — 30га җиткән, артып киткән чаклары да булды. Ә Артур бер көнне дә калдырмый килә. Бер кичне шундый салкын булды. Әни: «Артур килмәс инде бүген», — ди. Шунда кинәт ишек шакыдылар. Чыксам, Артур басып тора. Керфекләре бәсләнеп беткән, баш киемнәре, курткалары ап-ак, кат-кат шарфлар уранган үзе. Әни әле һаман да: «Минем кияү — 30 градус дип тә тормады, килә дә җитә иде», — дип сөйли».

Зөлфирә белән Артур да Азнакайдан туган авыллары Сәпәйгә кайтып төпләнгәннәр. «Үпкәләшкән чаклар еш була инде, тик чиген беләбез», — диләр алар гаилә тормышы турында.

— Бер-береңә ышанырга, хөрмәт итәргә кирәк. Аңа нәрсәдер ошамый һәм ул аны әйтә икән, мин эндәшмим, «Син нәрсә сөйлисең?» - дип кычкырганым юк. Ул да шулай, мине тыңлап бетерә. Иң мөһиме - чыннан да хөрмәт инде ул, — ди Зөлфирә.

Нәселләре белән матур итеп яшәүче күркәм гаиләләр бездә җитәрлек, Аллаһка шөкер. Шушы матур һәм ихлас бәйрәм — Гаилә көне белән барча кешене тәбрик итәсем килә. Парлылар гаиләләрен саклап, ялгызлар үз тиңнәрен табып, мәхәббәттә, кайгы-хәсрәт күрми генә яшәсеннәр, өйләре балалар тавышыннан тынып тормасын иде!