Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли киемле кияү-кәләш, татар халык йолалары, җыр-биюләре — Казанда милли туй узды

Казанда яшәүче Илсинә һәм Инсаф Исмәгыйлевларның туй мәҗлесе бик үзенчәлекле форматта үткән.

news_top_970_100
Милли киемле кияү-кәләш, татар халык йолалары, җыр-биюләре — Казанда милли туй узды
Яшь парның шәхси архивыннан

Узган гасыр башы декорацияләре, милли киемнәрдән Сәйдәш вальсына бөтерелүче кияү белән кәләш, Иске Татар бистәсендә бөтен традицияләргә туры китереп үткәрелгән кыз алу йоласы, су юлы күренеше, үзебезнең саф татар көйләре, җыр-биюләре, түбәтәй-калфаклы кунаклар… Казанда яшәүче Илсинә һәм Инсаф Исмәгыйлевларның туй мәҗлесе әнә шундый үзенчәлекле форматта үткән. Әлеге милли туйның идеясе һәм нечкәлекләре турында «Интертат» хәбәрчесе яшь парның үзләре һәм бәхетле әни — кайнана, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән сөйләште. 

Инсаф белән Илсинә икесе дә милли хисләр хөрмәт ителгән, рухи кыйммәтләребезнең кадере булган, әхлаклы гаиләләрдә туып-үсеп, тәрбия алганнар. Гаилә эчендә күңелләренә салынган миллилекне җәмгыятебез генә кысрыклап чыгара алмаган, әлбәттә. Тормыш үзләре кебек үк тәртипле, инсафлы яшләр белән очраштырган аларны, шундый ук дуслар насыйп иткән. Булачак һөнәрләрен дә яшьләр киләчәк буынны тәрбияләү эше белән бәйләгәннәр. Инсаф бүген 7нче татар-төрек лицеенда укытучы-тәрбияче булып эшли. Илсинә исә, кызлар гимназия-интернатында укыта.  

Яшьләр икесе дә актив, шаян, төрле чараларда катнашырга, вакыйгалар үзәгендә кайнарга яраталар. Шулай ук соклангыч парның дин юлында булуларын да искәртеп үтәргә кирәк. 

 «Туй күлмәгемне милли стильдә булыр дип күз алдына китердем»

Туй — һәр гаилә өчен тормыштагы иң мөһим вакыйгаларның берсе. Инсаф белән Илсинәнең туй көннәре алдан билгеләнгән булган. Ләкин әлеге дә баягы пандемия сәбәпле, мәҗлесне үткәреп булмый дип кәефсезләнеп йөргәндә, рестораннарның җәйге верандаларына эшләргә рөхсәт иткәннәр. 

Туйлар, гадәттә, кыз алу дигән бик матур йола белән башланып китә. Илсинә белән Инсаф өчен шул чор локацияләрен булдыру, үзләрен һәм кунакларны вакытлыча гына элекке заманнарга алып кайтып килү бик мөһим булган. Шуңа күрә әлеге йоланы Казанның Иске Татар бистәсендә оештырырга уйлаганнар. Аның сценариен Илсинәнең дус кызлары язган. 

«Алар аны милли традицияләрне саклап, заманча биремнәр дә кертеп, кызыклы итеп әзерләделәр. Кыз алыр өчен егетләр Камал театры, Кабан күле, Мәрҗани һәйкәле, «Мәрҗани» мәчете һәм «Бал йорты“нда тукталышлар ясап, махсус маршрут буенча үттеләр», — дип сөйләде Илсинә. 

Кәләш үзләренең танышу тарихы белән дә уртаклашты. «Без Инсаф белән Шаяннар һәм тапкырлар клубында таныштык. Шуннан бирле Инсаф белән бер казанда кайнадык. «Бөтендөнья татар яшьләре» форумында кураторлар, «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә, «Печән базары»нда волонтерлар булдык. Мин «Яз Гүзәле — 2017» җиңүчесе, «Татар кызы — 2017» финалисты. Инсаф миңа әлеге бәйгеләрдә катнашканда ярдәм итеп торды. Шактый очрашып йөргәннән соң, ул миңа тәкъдимне дә шул танышкан җирдә — Халыклар дуслыгы йортында ясады. 

Туйны хәзерге вакытта күп кеше үзенчәлекле итеп үткәрергә тырыша. Безнең менә үзебезнең милләтебезгә хас булган туй, никах үткәрәсебез килде», — ди ул. 

Кәләшнең искиткеч матур милли күлмәге, затлы камзул һәм калфагы аерым алкышларга лаек. Туй көнне аңа сокланып карамаган кеше калмагандыр, мөгаен. 

«Мине әти-әнием кечкенә чактан ук бию, җыр түгәрәкләренә йөртте. Һәрвакыт милли киемнәрдән чыгышлар ясый идем. Шуңа татар бизәкләренә, милли киемнәргә мәхәббәттем чиксез. Туй күлмәгемне дә мин гел шундый милли стильдә булыр дип күз алдыма китердем. Минем хыялымны Луиза Скипина һәм аның командасы тормышка ашырды. Тиз арада тегеп өлгерттеләр һәм ул чыннан да бик нәфис, күркәм килеп чыкты», — ди Илсинә. 

«Идеаль татар гаиләсе нинди булырга тиеш?»

«Шундый кыска вакыт эчендә әзерләнеп, экслюзив туйны оештырып чыгуның үз авырлыклары да булган, әлбәттә. Бу хакта кияү егете Инсаф Исмәгыйлев әйтеп үтте. 

«Стилистик яктан иң зур кыенлык ул, әлбәттә, атрибутика эзләү, видео һәм фотолар төшерү өчен туры килгән локациялар табу. Гаиләбез белән ял көннәрендә, иртәнге якта гына эшли торган Хәерчеләр базарында да йөрергә туры килде. Аллага шөкер, әти-әниебезнең дә, үзебезнең дә дусларыбыз күп, әзерлек эшләрендә аларның ярдәме булды. Атрибутлар һәм декорацияләр белән Кариев һәм Камал театрлары, „Бал“ банкетлар залы һәм „Чәк-чәк“ музее булышты», — ди Инсаф. 

«Милли татар тематикасы минем күңелемә бик якын. Аеруча үземне җәдитчеләрнең фанаты дип атар идем. Минем өчен алар үрнәк. Туйны да шул стильдә оештырырга булдык. Әзерләнгән вакытта мин бер дә каушамаган идем. Туйда чыгыш ясаганда, вальс биегәндә, җырлаганда нык дулкынландым. Әти-әниләребезгә рәхмәт сүзләре әйтү мизгелләре дә бик истә калды», — ди ул. 

Инсафтан идеаль татар гаиләсе нинди булырга тиеш дип сорадым. «Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, ике якның да әти-әниләрен тигез күреп, үз халкының гореф-гадәтләрен истә тотып, кем булганын онытмыйча, бүгенге көн модасы дип, үз тамырларыннан баш тартмыйча, ә киресенчә, үз мәдәниятен заманчалаштырып, жәмгыятькә тугры хезмәт итеп яшәүче гаиләдер, минемчә», — дип, җавап кайтарды ул. 

Яшләрнең туй мәҗлесе Меңъеллык паркы верандасында узган. Мәҗлесне этник җырлар җырлаучы «Риваять» төркеме башлап җибәргән. Тарихчы-филолог, фәнни эшләрендә җәдитчелек чорын өйрәнгән тел остасы Фәнил Вакказов алып барган.

«Шулай ук бәйрәмне татар хатын-кызының эталоны булган, үзе дә өч бала әнисе, җырчы Венера Шәмиева, Гөлназ Солтанова, скрипкачы Динә Закирова чыгышлары бизәде. Мәхәббәт тарихыбызның видеоролигын да элекке стильдә, Илһам Шакировның „Эзләдем, бәгърем, сине“ җырына ясадык. Ул шулай ук Иске Татар бистәсендә төшерелде. Һәр килгән кунакка кечкенә мәтрүшкә бәйләме янына кулъяулыклар куеп, истәлекле бүләкләр әзерләдек», — дип сөйләделәр яшьләр. 

 «Миллилек җанда булырга тиеш»

Милли туй үткәрү — Ризәлә Исмәгыйлеваның күңелендә йөрткән матур хыялы булган.

«Милли стильдәге туй үткәрү минем күңелемдә яши иде. Безнең «Ихлас» дигән милли бәйрәмнәр агентлыгы бар. Аның максаты — милли, хәләл бәйрәмнәр оештыру, хәтта татарча белмәүче татар кешеләрен дә үзенә җәлеп итү. «Тәртип» радиосының да төп миссиясе — безнең тамырлардан килгән традицияләрне бүгенге яшьләребезгә җиткерү, үткән белән бүген арасында күпер салу. Менә шушыны улымның туенда эшләдек бит без. Миллилек җанда бит ул. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, киленебез дә, кода-кодагыйларыбыз да үзебез кебек милли рухлы кешеләр туры килде. Алар икесе дә журналистлар — Ләйсән Тимерова белән Илсур Тимеров. Киленебез Илсинә дә үзебезгә охшаган. 

Никахны Актанышта — Илсинәнең төп йортында, барлык гореф-гадәтләрне саклап уздырдык. Мин үзем никах туйлары алып барам. Кеше балаларының туйларын үткәргәндә, эх моны эшләсәң иде дип, милли гореф-гадәтләрне яңартасы килеп, үземчә тырышып йөрим. Миңа иң беренче Аллаһы Тәгалә: «Син башта үз балаларыңныкын үткәреп күрсәт әле», — дигәндер. Җиренә җиткереп бетермәгән булганмындыр әле мин аны. 

Шул йолаларыбызны торгызырга, күңелемдә булган теләкләремне тормышка ашырырга мөмкинлек бирде улымның туе. Кыз ягына бөтен тиешле күчтәнәчләрне алып барып, никах уздырдык. Татар халкының элекке йолалары буенча кияү ике көн кыз йортында Актанышта кунды. Аннары Казанга килеп, чын матур итеп килен төшердек. Бал-май каптырып, ак мендәрләргә бастырып каршы алдык. Киленебез бирнәләрен нәкъ әбиләребез вакытындагы кебек, ләкин заманча эшләнгән сандык белән алып килде. Соңыннан, килен токмачлары кисеп, Коръән укыттык», — дип сөйләде Ризәлә апа. 

«Өлкәнрәк яшьтәге кунаклар, безнең яшьләребезне күреп, шаккатылар. Инсаф белән Илсинә дә, дуслары да — барысы да дини. Туйның тәнәфесе вакытында намазларын да укып алырга өлгерделәр. Дини яшьләр образы безнең халыкның үзаңында тыныч, тыйнак булып формалашкан. Ә монда шундый актив, флешмоблар ясап, җырлап-биеп, уйнап-көлеп йөрүче яшьләрне күреп гаҗәпләнделәр.

Лицей тәмамлаган егет-кызларның бер бик матур традициясе бар. Алар ахырдан да бер-берсе белән элемтәне югалтмый, дуслык җепләрен өзмиләр. Улымның бергә укыган иптәшләре дә бөтен ил буенча диярлек таралган. Шуңа да карамастан, туйга кайттылар. Күбесе яңа өйләнешкән парлар, яшь әти-әниләр. Кечкенә бәбиләрен дә күтәреп килүчеләре булды. Менә шулай бер-берсенә таяныч булып яшиләр алар. 

Мин балаларымның шундый туй үткәрүләренә чиксез куандым. Чөнки бүгенге көн кадагындагы әйбер — ул тел мәсьәләсе, татарның киләчәге. Бу туй — шушы арада Президентыбызның әйткән сүзләренә дә туры килде, шуны раслау булды. Татар халкын, милләтебезне саклап калу — иң беренче үзебездән тора. Яшьләргә карадым да елыйсыларым килде. Шундый яшьләр кулында киләчәк, өмет бар, Аллага шөкер» — дип горурлана Ризәлә апа. 

«Кунаклар ничек кабул итәр икән, дип борчылдык»

«Безнең Татарстанда инде 25 ел дәвамында Татар конгрессының дәүләт программасы эшләп килде бит. Безнең Илсинә кечкенәдән шул форумнар, «Сәләт» лагерьларында катнашып, татар телендә уздырылучы бәйгеләрдә җырлап-биеп, нәфис сүз сөйләп үсте. Аның Актаныштагы гуманитар гимназиядә белем алуы да милли җанлы булып үсүенә йогынты ясады, татар рухында тәрбияләнде. Инсаф та шундый ук милли җанлы булып үскән егет. Балалар гадәти туйны кабул итә алмаячаклар иде. Чөнки алар башкача уйлый, яшәү рәвешләре дә башкача. 

Кунаклар төрле җирләрдән — Пензадан, Мәскәүдән кайттылар. Түбәтәйләрдән, калфаклардан килерләр микән, ничек кабул итәрләр икән дип бераз борчылдык. Ә ахырдан барысы да килеп: «Шул хәтле рәхәт, матур, ихлас туй булды», — дип сөенеп әйттеләр. Кодабызның абыйсы — олы яшьтәге имам, чыгып, яшьләргә аерым рәхмәтләр белдерде. Үзенең хәер-фатихасын бирде», — дип сөйләде Ләйсән апа. 

«20 гасыр башы татар интеллигенциясе оештырган

мәҗлескә эләккән кебек булдым»

Алып баручы Фәнил Вакказов мондый форматтагы татар туйлары алга таба киң кулланылышка керер дип уйлый. 

«Миннән: «Татар яшләре нинди булырга тиеш?» — дип сорасалар, үрнәк итеп Инсаф белән Илсинәне китерер идем. Икесе дә зыялы, кызыксынучан, алдынгы карашлы, шул ук вакытта татарлыкларын саклап калган яшьләр алар. Үземнең дә балаларымның шундый булып үсүләрен теләр идем.  

Милли туй дип сөйләгәндә, монда татар интеллигенциясенең зыялы туен күз алдында тотарга кирәк. Татар халкының йолаларын, традицияләрен истә тотып, шул ук вакытта заманча һәм зыялы итеп уздырылды ул. Татар халкы милли уяну кичергән чорларга, җәдитчелекчелеккә кире алып кайтты безне. ХХ гасыр башларындагы Тукайлар, Рәмиевләр, татарның алдынгы карашлы интеллигенциясе оештырган мәҗлесләргә эләккән кебек булдым. 

Бу туй бөтенләй без уйлаганча бармады. Төп моментларын гына эшләдек тә, калганнары тулысынча импровизацияләнде. Чөнки яшьләрнең килгән кунаклары да үзләре кебек үк зыялы, җор телле. Матур итеп котладылар, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. 

Тарих ул кабатланырга ярата. ХХ гасыр башларында безнең татар халкы кузгалу дәвере кичергән, милли үзаң формалашкан. Безнең татар әдәбиятының нигезен тәшкил итүче язучылар шул чорда калкып чыкканнар. Шул вакытлардан соң инде 100 ел үтеп китте. Татарның милләт буларак үсүе торгынлык кичергәндә безгә ниндидер бер кискен үзгәреш кирәк. Хәзер безнең башкача тәрбияләнгән яңа буын үсеп җитте. Алар татар милләтен яңа баскычка күтәрерләр дип ышанам. Аларда татарлык икенче төрле.

Менә шундый милли форматтагы туйлар үткәрү алга таба ешрак очрар, шул стильдәге кичәләр, мәҗлесләр оештыру модага керер, дип уйлыйм», — ди Фәнил Вакказов. 

«Татар дөньясын менә шундый яшьләр тотып тора» 

Милли туйның фото-видеолары тиз арада интернет челтәрендә таралды. Яшьләрнең бәхетле фотоларын күреп, бөтенләй чит кешеләр дә соклануларын яшерә алмыйча, матур комментарийлар калдырганнар.  

Туй кунагы — скрипкачы Динә Закирова Инсаф белән Илсинәнең туен «Тәртипле туй» дип атаган. «Шәп туегыз! Бүген Казанның нәкъ үзәгендә чын татар туе гөрли! Туйның дресс коды да үзенчәлекле — түбәтәй белән калфак!!! Бу мәҗлесне „Тәртипле туй " дисәм дөресрәк булыр! Ни өчен тәртипле? Чөнки «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә апаның олы малае өйләнә! Хөрмәтем иксез-чиксез Сезгә, Ризәлә апа. Бер дулкында тибрәлә торган кешеләр без, андый дусларым булуы белән мин бик бәхетле», — дип язган ул үзенең инстаграмында. 


Туйның кыз ягыннан килгән кунагы, шагыйрә Гөлүсә Баттал үзенең инстаграмдагы аккаунтында менә нинди бәяләмә калдырган:

«Без кичә чын татарча, милли туйда булдык! Илсинә, Инсаф, рәхмәт сезгә кадерле кешеләребез! Менә бит, була бит шулай! Беркем китереп бирмәгән, беркем килеп оештырмаган — яшьләр тотканнар да, үзләре татар милли туе итәргә карар кылганнар! Үз гомеремдә әллә никадәр туйда булдык төсле, әмма бу тиклем ихлас, җанга рәхәт, бер сулышта узган бәйрәмне күргән юк иде әле! Татар дөньясын менә шундый яшьләр тотып тора, почмак саен татар бетә дип кычкырып йөргәннәр түгел!

Бетми, бетми татар! Бөтен Казанны шаулаткан шундый туйлар үткәргән татар ничек бетсен?! Афәрин, яшьләр».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100