Казанның Вахитов суды «Интехбанк» директорлар советының элекке рәисе Рөстәм Абдуллинны һәм аның элекке бизнес-партнеры Айрат Фәйзрахмановны аклады. Аларны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта һәм мошенниклыкка омтылуда гаепләгәннәр иде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Тикшерү версиясе буенча, Абдуллин һәм Фәйзрахманов коммерция низагы буенча Арбитраж судына тәкъдим ителгән ялган документлар ясаган. Документ Тимер-бетон заводының 158 миллион сумлык милке белән бәйле килешүләр турында була. Моннан тыш, аларны 8 миллион сум урлауда да гаепләгәннәр.
Эш судка әле 2019 елда ук тапшырылган. Дүрт ел узгач — 2023 елда — аларга аклау карары чыгарыла. Әмма соңрак Татарстан Югары суды бу карарны гамәлдән чыгара һәм эшне яңадан карау өчен җибәрә.
Бүген Вахитов суды Рөстәм Абдуллин белән Айрат Фәйзрахмановны тулысынча аклады, аларга карата куелган чикләү чарасы (подписка о невыезде) гамәлдән чыгарылды. Моннан тыш, алар җинаять эшен тикшерү барышында килгән зыянны дәгъвалап кайтару хокукына ия, диелә хәбәрдә.