Казан ханнары: Сафа Гәрәйнең өченче тапкыр тәхеткә килүе

“Татар-информ” хәбәрчесе Казан ханнары турындагы китабы белән таныштыруын дәвам итә. Китап тиздән Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак.
Казан тәхетенә янәдән менәргә Сафа Гәрәйгә ногайлар ярдәм итә. Ногай морзасы Йосыфның кызы Сөембикә элек Казан ханы Җан Галидә кияүдә булса, соңрак Сафа Гәрәй белән никахлаша.

Казаннан “аз санлы кешеләр белән” куылган Сафа Гәрәй Әстерханнан ярдәм ала. Шуңа таянып, хан Казанга килә. Тик шәһәр диварлары янында торган ханны каршы алырга Казан аксөякләренең берсе дә чыкмый. Сафа Гәрәй шәһәрнең “иң яхшы кешеләре” аны кайтарырга теләр дип өметләнә. “Шул өмет белән торды, Казан кенәзләре һәм иң яхшы кешеләреннән кем дә Сафакирейга килмәде”, - ди рус елъязмасы. Шулай хурлыкка калгач, хан ярдәм сорап Йосыфка китә - “еларга килде”: “Казанда безне теләүче кешеләр күп, тик Мангыт (ногай) көче белән генә барам, һәм алар мине үзләренә алыр”.


Казан тәхетен кайтара алган очракта, Сафа Гәрәй Йосыфка Тау ягы һәм Арча ягын бирергә вәгъдә итә. Моны ул ант белән раслый, сүзен раслап, хәрәмдәге хатыннарын һәм балаларын калдыра. (Россиянең Ногай урдасы белән элемтәләре буенча илче кенәгәләре: 1489-1549. Махачкала, 1995, с 293, 318).

Йосыф гаскәр бирә, һәм Сафа Гәрәй Казанга якынлашкач, Шаһ Гали кача. Шәһәр сигез көнгә хансыз кала. Ногайлар Казанны алып, Сафа Гәрәйне хан итә. Шул рәвешле, ул өченче һәм соңгы тапкыр Казан тәхетенә менә.

Шулай да Сафа Гәрәйнең Казанда хәле шактый мөшкел була. Тәхете какшаган хан үзенә буйсынмаган морзаларның күпчелеген үтертә, һәрдаим көч кулланып, куркытып кына идарә итәргә мәҗбүр була. 1546 нчы елның сентябрендә Казаннан кенәзләр, морзалар һәм башка аксөякләр – барлыгы 76 кеше – Мәскәүгә хезмәт итәргә килә. Шушында инде Казан ханлыгы үз тарихының соңгы этабына керә. Сафа Гәрәй яңадан “Казан һәм Кырым кенәзләрен” биләп тора башлый. Рус-казан сугышы яңадан кабынып китә. Сафа Гәрәй үлеменә кадәр бу каты сугышлар туктамый. Хан 1549 нчы елның февраль ахыры – март башында үлгән күрәсең. Никон елъязмасы буенча Сафа Гәрәйнең үлеме турында хәбәр Мәскәүгә 25 нче апрельдә килеп җитә, Львов елъязмасы буенча – 21 нче мартта, Александр-Невский елъязмасы хәбәр 18 нче мартта килде дип яза, Пискарев елъязмачысы 25 нче март көнен күрсәтә. “Казан тарихы” һәрвакыттагыча бизәкләп-күпертеп бәян иткән хан үлеме вакыйгасы һәм сәбәпләре бу юлы саллы гына елъязмаларда китерелгән дәлилләр белән раслана.

Тарихчы, ханның күп тапкырлар яуда алган каты яралардан исән калганын билгеләп үтеп, аны исерек хәлдә юынган җиреннән егылып, башын юынгычка бәргән, шул сәбәпле үлеп киткән, дип яза. Ләкин Польша-Литва дәүләте белән дипломатик язышуда Мәскәүдән 1549 нчы елның 14 нче июлендә чыгып киткән рус илчесе Михаил Морозовка инструкциядә Казандагы хәл түбәндәгечә сурәтләнә: “Һәм Казанлылар, безнең патшабыз ачуыннан куркып, Сафа-Гирей ханны үтерделәр...”. Ни генә булмасын, бер нәрсә ачык аңлашыла – Казан тәхетендә утырган Гәрәйләрнең иң күренеклесе якты дөньядан һич тә тыныч кына китә алмаган.

Киләсе очеркта Казан тәхетендә утырган Гәрәйләрнең соңгысы – Үтәмеш Гәрәй һәм Казанга Шаһ Галинең өченче тапкыр килүе хакында сүз барыр.

Шаһ Гали, Хәлил, Ибраһим һәм Илһам ханнар, Сафа Гәрәй, Казан идарәчеләре тарихы, Шаһ Галинең икенче тапкыр килүе турында сылтамалардан укырга мөмкин.