Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» тренеры Данис Зариповка тернәкләнер өчен 2 ноябрьгә кадәр ял биргән

Казан клубының капитаны соңгы тапкыр бозга 27 сентябрьдә чыккан иде.

news_top_970_100
«Ак Барс» тренеры Данис Зариповка тернәкләнер өчен 2 ноябрьгә кадәр ял биргән
Рамил Гали

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы капитаны Данис Зарипов 2 ноябьрдә командага кушылачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына клубның тренеры Дмитрий Квартальнов хәбәр иткән.

«Зариповка 2 ноябрьгә кадәр ял бирдем. Сәламәтлеге белән бәйле. Мин аңа ял итәргә һәм тернәкләнергә вакыт бирдем. Шул вакытта әзер булса, матчта катнашачак», — дигән ул.

Шулай итеп, Данис Зарипов 10 ноябрьдә Түбән Новгородның «Торпедо» командасына каршы уенда катнашырга мөмкин. Соңгы тапкыр ул бозга 27 сентябрьдә «Северсталь» белән матчта чыккан иде.

5 октябрьдә «Татар-информ» Казанның «Ак Барс» хоккей клубында коронавирусның өч очрагын ачыклаганнар дигән хәбәр таралды, дип язган иде. Инфекцияне сакчы Микаэль Викстранд, шулай ук һөҗүмчеләр Найджел Доус һәм Данис Зарипов йоктырган. Бу хакта «ТрэшХоккей» телеграм-каналы хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100