Зиннәтулла Билалетдинов нигә моңсулана?

Видео бик кызык, дип яза җанатарлар.

«Ак Барс» хоккей клубының элекке тренеры плей-оффка багышланган видеороликта төшкән.

Әлеге видеода Зиннәтулла Хәйдәрович плей-оффка кадәр калган көннәрне саный. Көннәр бер-бер артлы бик күңелсез һәм бертөрле үтәләр. Шул сәбәпле тренер да бик моңсулана.

Әмма уен көне килеп җиткәч, барлык эшләрне дә биеп, елмаеп, көлеп эшли башлый. Көннең азагында ул, әлбәттә, хоккейга бара, тамашачылар секторы белән берлектә яраткан клубы өчен җан ата.

Социаль челтәрләрдә әлеге ролик астында җанатарлар: «Видео бик кызык булып чыккан», — дип язган.