Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данис Зарипов: «Җиңелгән уеннарымны яңадан карамыйм»

Хоккейчыга: «Сезне еллар буе хоккей уйнау туйдырмадымы әле?» — дигән сорау да бирүчеләр бар.

news_top_970_100
Данис Зарипов: «Җиңелгән уеннарымны яңадан карамыйм»
видеодан скриншот

Данис Зарипов «Ак Барс» хоккей Академиясенең яшь хоккейчылары белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде.

Командада иң олысы булу авырмы, җиңелме?

Хоккейда бу яшькә кадәр барып җитү бик кыен. Ә болай, юк, авыр түгел. Син хоккей турында барысын да белсәң, нәрсәсе авыр инде? Хоккейдагы тактика да соңгы арада үзгәрмәгән булса… Барысы да коллектив белән командадан тора. Безнең коллективыбыз бик яхшы, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Син картмы, яшьме — мөһим түгел.

Ни өчен куркак хоккей уйнамый?

Мин дә элек моның турында уйлый идем. Бер карасаң, һәрбер кеше чыгып, алка белән уйный ала. Ләкин мине бер-ике тапкыр бортка төрткәч, мин ул вакытта бу җырның мәгънәсен аңлый башладым. Куркак, минемчә, бу хәлдән соң бозга башка чыкмаячак. Авыртуларсыз җиңү булмый, кубоклар яулау бәясе дә - караянулар һәм сынган тешләр.

Уен вакытында бәдрәфкә барасы килгән очраклар булдымы?

Әлбәттә, кайвакыт бик нык барасы килә.

Тренировкада яки уенда минем бернәрсә дә барып чыкмый икән, кәефем бик нык төшә, елап та җибәрә алам. Сезнең андый хәлнең булганы бармы?

Әлбәттә, бар. Хоккей - син башыңда уйлап, аннары аны бозда шул ук тәртиптә эшли ала торган спорт төре түгел. Ник эшли алмыйсың? Чөнки синең алда буш боз түгел. Сиңа комачаулаячаклар. Син вакытында дөрес нәтиҗә ясарга тиеш.

Бала чагыгызда хоккейны ташлыйсы килгән чаклар булдымы?

Юк, хаталарымнан соң ничек кенә кәефем төшмәсен, ташлау турында уйламадым. Чөнки мин хоккейны яратам. Раздевалкада булырга, барысы белән бозга чыгарга һәм барлык киртәләрне дә җиңәргә яратам.

Сез берәр нәрсәдән куркасызмы?

Соңгы вакытта алканы зәңгәр сызыкта югалтырга курка башладым. Беләсеңме нәрсәгә? Чөнки әлеге югалту 80 % очракта үз капкаңа алка китерәчәк. Безне аның өчен тренер орыша.

Ни өчен мәктәптә яхшы укырга кирәк, мин бит барыбер хоккейчы булачакмын?

Хоккей — тормыш түгел. Әйе, ул синең эшен. Тормыш бик күләмле һәм төрле. Монда яңа әйберләр бик күп. Калган өлкәләрдә дә яхшы булыр өчен, сиңа яхшы белем алырга кирәк. Мәктәптә укыганда, мин дә шулай уйлый идем: «Мин бит алкалар кертәм, нигә миңа ул мәктәп?» — дип. Ләкин хоккей ул билгеле яшькә кадәр генә, аннары инде яшь чакта алган белемең ярдәмгә килә.

Хоккейдан соң өегездә нишлисез?

Ашыйм. Уенны кабатласалар, карыйм да йокларга ятам. Ләкин җиңгәч кенә карыйм. Җиңелсәк, карамыйм. Икенче көнне уенны тренер раздевалкада бик җентекләп күрсәтә.

Үзегезнең беренче тренерыгызны хәтерлисезме? Ул нинди иде?

Әлбәттә, хәтерлим. Сергей Иванович Кокорин. Бу «Мечел»да булды. Мин аның белән һәрвакыт элемтәдә һәм аңа бик рәхмәтлемен. Ул минем икенче әтием кебек булды. Җиде яшемнән бирле, мин «Ак Барс»ка күчкәнчегә кадәр, без һәр көн бергә булдык.

Сезне еллар буе хоккей уйнау туйдырмадымы әле?

Миңа бу сорауны ярты команда көн саен бирә. Тренировка алдыннан: «Форманы киеп туймадыңмы әле?» — диләр. Юк, әлбәттә. Мин бит аннан ләззәт алам. Җиңгән чакта аеруча. Күпме уйныйсым калганын белмим, ләкин әлегә беркая да китәргә җыенмыйм.

Начар уйнасагыз, тренер орышамы?

Әлбәттә. Бу аның иң яраткан шөгыле. Бар тренерлар да моны эшләргә ярата.

Сез дә Зарипов, мин дә Зарипов. Кыз-җанатарларны ничек бүләчәкбез?

Сиңа ничә яшь? Сигезме? Ә син инде җанатарлар турында уйлыйсың. Яңа гына мәктәпкә баргансың, кәшәкәне яңа гына кулыңа алгансың, инде бу әйберләр турында уйлыйсың. Бу әйберләр турында башка уйлама, яме. Үзең өстендә эшлә. Аннары мин сиңа безне рухландырган җанатарлар белән сөйләшергә рөхсәт итәрмен.

Беренче хезмәт хакыңны алганда, әти-әниеңә берәр нәрсә алырга онытма. Алар сиңа бар тормышларын багышлаганнар. Алар турында онытмаганыңны, яратканыңны һәм хөрмәт иткәнеңне күрсәт.

Хоккей булмаган булса, нинди спорт төрен сайлаган булыр идегез?

Белмим… Барыбер кәшәкә белән утырган булыр идем. Башымда башка вариантлар юк. Әйтә алмыйм. Ә болай, миңа тагын теннис, футбол һәм волейбол ошый.

Борын тишеген чокыйсызмы?

Барысы да борын тишеген чокыйдыр инде ул… Ләкин беркемгә дә сөйләмиләр. Кеше күрмәгәндә, тиз генә чистартып чыгарабыз.

Без сезгә карыйбыз да, сезнең кебек буласыбыз килә. Ә сезнең кумирыгыз бармы?

Хоккейдагы барлык кумирлар да үткәндә калгандыр инде ул. Тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр күп. Яхшы үрнәкләр алырга һәм аларны куллана белергә кирәк. Шулай гына без яхшырак була башлаячакбыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100