Арча көрәшчесе Ранис Шәмсетдинов Алмаз Гафиятовның туганына өйләнде | intertat.tatar

Арча көрәшчесе Ранис Шәмсетдинов Алмаз Гафиятовның туганына өйләнде

Сабантуйлар җиңүчесе Ранис Шәмсетдинов Алинә исемле кыз белән никах укытты.

Җырчы һәм алып баручы Ильяс Халиков инстаграмда сөенечле хәбәр уртаклашты.

«Тагын бер көрәшче егетебез башлы-күзле булды, Аллаһка шөкер!

Арча районы көрәшчесе, күп кенә Республикакүләм ярышлар, Сабантуйлар җиңүчесе Ранис Шәмсетдинов  чая кызыбыз Алинә белән никахлашты! Алинәбез исә, Алмаз Гафиятовның туганы. Менә бит! Димәк, яшь Шәмсетдиновлар гаиләсеннән көрәшче егетләр көтеп калабыз!

Никахыгыз котлы булсын!!! Иң изге теләкләр!» дип яза ул.