Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитовага телевидениедә эшләүдән баш тартырга киңәш иттеләр

«Ул алтынчы урын белән генә канәгатьләнә торган спортчы түгел», — ди танылган тренер Александр Жулин.

news_top_970_100

Фигуралы шуу буенча Мәскәүдә узган Гран-прида күрсәтмә чыгышында Алинә Заһитова егылды. Ике тапкыр Олимпия чемпионы, танылган тренер Александр Жулин Алинәгә күнегүләр белән ныклап шөгыльләнергә киңәш итте. Бу турыда «Татар-информ» язды.

«Алинә — Алинә инде ул, Олимпия чемпионы. Ул бозга чыккан саен бәйрәм була. Үз стиле булган бик шәп спортчы. Аңа карап торуы ук рәхәт. Ләкин ярыш — ул башка әйбер, аңа башкача карарга кирәк. Шуңа күрә ярышны күрсәтмә чыгыш белән чагыштырырга кирәкми», — дигән Жулин Russia Today белән әңгәмәдә.

Тренер сүзләренчә, зур спортка кайту өчен, 18 яшьлек фигуристкага тагын да катлаулырак берничә сикерү элементын өйрәнергә кирәк. 

«Алинәнең өчле аксель һәм дүртле сикерүләр ясый башлаганын күргәч, шул вакытта спортка кайту турында сөйләргә була. Ул алтынчы урын белән генә канәгатьләнә торган спортчы түгел. Спорт турында әйткәндә, аңа барлык „Ледниковый период“лардан баш тартып, ныклап шөгыльләнә башларга кирәк. Минемчә, хәзер Заһитова үзен бик уңайлы хис итә. Ул нәфис, үз бәясен белә, яхшырак сөйләшә һәм хәрәкәтләнә башлады. Ул дөрес эшлидер дип уйлыйм», — дигән Жулин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100