Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм көрәшче Ильяс Галимов каберенә дуслары җыелган — видео

«Атылган йолдызыбыз», — дип искә алалар көрәшчене.

news_top_970_100

Мәрхүм көрәшче Ильяс Галимовны дуслары искә алган. Бу турыда Татарстан көрәшчеләренең инстаграмдагы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Видеода Ильяс Галимовның кабере сурәтләнгән. «Урының фирдәвес җәннәтләрендә булсын», — дип язылган әлеге постта.

Видео кадрларында яшел чардуганлы кабер күренә. Анда кара мәрмәрдән таш куелган. Ташка Ильяс Галимов фотосурәте төшерелгән.

«Авыр туфрагың җиңел булсын. Халкыбызның батыр улы, чын кеше, чын ир-ат иде. Атылган йолдызыбыз», — дип сөйли мәрхүмне искә алырга килүчеләр.

Көрәшче Ильяс Галимов быел 3 июньдә вафат булды. Ильяс Галимов — 2015 елда көрәш буена дөнья чемпионы, күп тапкырлар Россия чемпионы. Аңа 44 яшь иде.

  • Ильяс Галимовның дүрт ел элек басылган әңгәмәсе: Халык яратырлык итеп көрәшергә кирәк
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100