Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» яңа сезонга әзерлеген кайчан башлаячак?

Хоккейчылар Казанда 11-12 июльдә җыелачак.

news_top_970_100
«Ак Барс» яңа сезонга әзерлеген кайчан башлаячак?
ХК "АК Барс", Илнар Төхбәтов

«Ак Барс»ның рәсми сайты клубның яңа сезонга әзерлек планы белән бүлеште.

Шулай итеп, клуб 11-12 июльдә җыелып, 13-14 июль көннәрендә медосмотр үтәчәк.

15-30 июльдә Казанда тренировкалар узачак.

31 июльдә һәм 1 августта барслар «Нефтехимик» белән уйнаячаклар. Шулай ук 4 августта Югары Хоккей Лигасының «Нефтяник» клубы белән уен көтелә.

9-13 августта Мәскәү клублары «ЦСКА» һәм «Динамо» белән уеннар узачак.

19-23 августта TANECO чемпионнар кубогы уйнатылачак. Бу турнирда барлыгы дүрт клуб катнаша: «Ак Барс», «Салават Юлаев», «Металлург» һәм «СКА».

26-27 август — «контроль уеннар». Кайда һәм кем белән — әлегә билгесез.

Һәм, ниһаять, 2 сентябрь — КХЛның 2020/2021 сезоны ачылышы.

Үткән елларны «Ак Барс» җәйге җыеннарын Финляндиядә үткәрә иде. Быел андый мөмкинлек юк. Аннан тыш, клубның баш тренеры Дмитрий Квартальнов үзе дә, пандемия булмаган очракта да, җыеннарны башкалада үткәрергә кирәклеген әйткән иде. Аның фикеренчә, Казанда җыеннар өчен барлык шартлар да бар, ә егетләр тренировкалардан соң өйләренә кайтып, гаиләләре белән ял итә алачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100