Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган көрәшче Илмир Төхвәтуллин никах укыткан

Көрәшче Илмир Төхвәтуллинның 23 февраль көнне никахы булган.

news_top_970_100
Танылган көрәшче Илмир Төхвәтуллин никах укыткан
bulathab_ инстаграм сәхифәсе

Көрәшче Илмир Төхвәтуллин сөйгәне Алия белән 23 февраль көнне никах укыткан. Бу хакта үзенең Инстаграм сәхифәсендә Илмирның дусты, тренер Булат Хәбибрахманов хәбәр итте. Ул үз инстаграм битенә яшь парның никахыннан фотолар куйган.

Инстачылар Илмир белән Алияне котлап, комментарийлар да калдырганнар. «Илмир брат, бәхетле булыгыз!», «Хәерле никахлар булсын. Котлыйм!», хәтта «Югалтык дустыбызны» дип язучылар да бар.

Илмир Төхвәтуллин көрәш сөючеләргә 90 кг үлчәү авырлыгында көрәшүче лидер буларак билгеле. Ул күптән түгел генә Биектауда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куючы Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда да беренчелекне яулады.

Шулай ук, Илмир Төхвәтуллин җырчы Ләйсән Мәхмүтованың «Язмыш әллә ялгыш» клибында төп рольне дә башкарган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100