Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан көрәш федерациясенә яңа башкарма директор билгеләнде

Озак еллар көрәш федерациясен җитәкләгән Равил Хәйруллин 5 октябрь көнне коронавирустан вафат булган иде.

news_top_970_100
Татарстан көрәш федерациясенә яңа башкарма директор билгеләнде
архив "Татар-информ"

Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры итеп, милли көрәш буенча атказанган спорт остасы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров билгеләнде.

Озак еллар көрәш федерациясен җитәкләгән Равил Хәйруллин 5 октябрь көнне коронавирустан вафат булган иде. 

Марсель Таһиров үзенең куелачагы турында уйлап та карамавын белдерде.

— Көтмәгәндәрәк килеп чыкты бу хәл. Уйлаганым да булмады. Марат Готович (Марат Готыф улы Әхмәтов — Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе — ТИ) белән без озак еллар бергә эшләдек. Шалтыратты да: «Уйла әле, Марсель, берәр кешене тәкъдим итә алмыйсыңмы?» — дип сорады. Мин өч кешене әйттем. «Әйдә, тагын уйла әле. Аннары тагын бер шалтыратышырбыз», — диде.

Өч көннән шалтыратты да, сөйләшү шул юнәлешкә кереп китте. «Үзең булсаң, ничек булыр икән?» — ди. «Ярар, эшләп карармын», — дидем. Менә шулайрак килеп чыкты инде. Алай җитәкче булам дигән хыяллар бөтенләй булмады да. Уемда да юк иде, — дип сөйләде ул ничек итеп башкарма директор вазифасына билгеләнүе турында.

Марсель Шәрифҗан улыннан киләчәккә планнарын да сораштык. «Бездә көрәшнең нигезе бар», — дип сөйләде ул.

— Бу формалашкан өлкә. Монда зур итеп революция ясап булмый. Мин үзем, малай вакытларны да кертсәк, кырык ел көрәшкән кеше. Шул ук көрәш инде ул. Аның асылы нигездә үзгәрмәде. Мин кырык ел элек белгән көрәш хәзерге көндә дә шундый ук дияргә була. Шулай да, дөнья гел үзгәрештә. Кайбер җирләренә үзгәрешләр дә кирәктер. Ул бүген генә эшләп була торган эш тә түгел. Авыр үлчәүләр турында да күп сөйләшүләр бара. Берәү 130 кг җитә, берәү 120 кг булырга тиеш, ди. Менә шушы сораулар буенча да киләчәктә үзгәрешләр булуы мөмкин.

Бездә көрәшнең, көрәшне оештыруның нигезе бар. Мәсәлән, йорт салганда проектың булмаса, анда әле «моны үзгәртеп, тегене үзгәртеп була» дип әйтеп була. Бездә исә соңгы егерме елда да көрәшнең үсеше өчен күп нәрсә эшләнде. Районнарда да федерацияләр оешты, штатта тренерлар эшли, — дип сөйләде ул.

22-23 октябрь көннәрендә Казанда ирләр арасында федерация Кубогына турнир узарга тиеш иде. Билгеле сәбәпләр аркасында ул кичектерелде. Марсель Таһиров планлаштырылган ярышлар турында:

— Шушы атнада федерация кубогына турнир узарга тиеш иде. Җәмгыятьтәге ситуацияне һәркем күреп тора. Шул сәбәпле, ярыш кичектерелде. Тик ул бөтенләй булмаячак дип тә әйтүче юк әле.

11-13 ноябрь көннәрендә «Ак барс» көрәш сараенда иң көчле ярышларның берсе — Татарстан чемпионаты узарга тиеш. Әлегә үтә дип торабыз. Чикләүләр кертелмәсә, билгеле. Россия чемпионаты буенча ярышлар календаре төгәлләнә, — дип җавап бирде.

  • Марсель Шәрифҗан улы Таһиров — авыл хуҗалыгы белгече, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры (2006), «Нива Татарстана» журналы баш мөхәррире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. ТР ФА мөхбир-әгъзасы. Милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, Татарстанның 8 мәртәбә, РФ 2 мәртәбә чемпионы.
  • 1964 елның 21 октябрендә ТАССР Әтнә районы Әйшияз авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын (1988), шул уку йортында җитәкче кадрларның квалификациясен күтәрү факультетын (1991), аспирантураны (2001) тәмамлаган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100