Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар һәм башкорт арасында боз эри»: Тямаев «Ак Барс»ка багышлап, шаян җыр чыгарган

Фирдүс Тямаевның «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» хоккей командаларына багышланган җырына: «Сиңа Башкортстанга юл ябык!» - дигәннәр.

news_top_970_100
«Татар һәм башкорт арасында боз эри»: Тямаев «Ак Барс»ка багышлап, шаян җыр чыгарган
видеодан скриншот

Фирдүс Тямаев «Ак Барс» хоккей командасына багышлап, шаян җыр чыгарган. Көе «Сайра, әйдә, сандугач» җырыныкы. «Ак Барс" - чемпион! Шуточная песня», — дип исем дә биргән үзе. Видеода Фирдүс үз төркеме белән «Ак Барс» хоккей командасы экипировкасында. Әлеге видео комментарийларда чын «сугыш» чыгара язган. Кемдер аны провокация дип санаса, кемдер «Тямайга Башкортстанга юл ябык», — дип, үпкә дә белдергән.

Җырның сүзләре рус телендә, ә соңгы куплетында: «Әйдә, әйдә, „Ак Барс“, үтә син теләгемне: син генә җиңә аласың бүгенге уеныңны!» — дигән сүзләр дә бар.

«Ах, Юлаев Салават,

Наш сосед и близкий друг.

Но сегодня порешаем

Кто же из зеленых крут!

Айда, айда, Салават!

Битва будет знатная.

Ну, а после чай с чак-чаком

Бонус есть приятная!» — дип җырлый Фирдүс Тямаев төркеме.

Тямаев «Салават Юлаев» командасында башкорт хоккейчылары булмавына да төртелеп китә: «Уфаны Хельсинкига әйләндермәгез», «Три башкира в нападении родом из Финляндия», «Финны есть, но где башкиры?» дигән юллары «Салават Юлаев» җанатарларының ачуын чыгарган. «Сездә гел татарлар гына уйныймы?» — дип комментарийларда дәгъва да белдергәннәр.

Азактан легендар «Татарстан! Казан! "Ак Барс", вперед!» — дигән сүзләрен дә әйтеп куя.

Әлеге видео астындагы йөзләгән комментарий язучылар җырны чынга кабул иткән. Тямаевка пычрак атучылар да, «Башкортстанга аяк басма», «Позор», — дип язучылар да күп.

«Гаиләбез белән сезнең концертларга йөри идек. Тик сез шушы клибыгыз белән безнең хоккей клубын түгел, ә үзегезне түбән төшердегез. Финнар уйнаса да, безнең клуб бөек башкорт герое исемен йөртә!», «Оят булып китте. Сезгә һәрвакыт хөрмәт белән карый идем. Алдыгыз да, бөтен нәрсәне бозып ташладыгыз. СЮ әле сезгә күрсәтер! Мондый җыр җырлаганчы башта уйласагыз иде!» — дип тә язганнар.  

Сүз уңаеннан, 17 сентябрь көнне «Татнефть арена»да узган яшел дербида Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Уфаның «Салават Юлаев»ны 4:1 исәбе белән җиңеп чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100