Алинә Заһитова кабат тренировкага кереште

Былтыр ел азагында Олимпия чемпионы спорттан китүе турында хәбәр иткән иде.

Фигуралы шуучы Алинә Заһитова актив рәвештә тренировка белән шөгыльләнә башлаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Инстаграмда сәхифәсендәге кадрлардан күренгәчә, Алинә өчле лутц — өчле риттбергер ясый. Ул бу элементларны программаларында еш файдалана.

«Минем хәзер бар нәрсәм дә бар. Ә мин кабат бозга чыгарга теләү хисен кире кайтуын телим». Алинә Заһитова карьерасын туктата, дип язган идек.