Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барыс» «Ак Барс»ка каршы: тугандаш республикалар матчыннан репортаж

6 декабрь Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Казахстаннан «Барыс» уенчыларын кабул итте һәм кунаклар командасына җиңелде. «Татар-информ» хәбәрчесе әлеге матчта булып кайтты һәм командаларның җанатарлары белән аралашты.

news_top_970_100
«Барыс» «Ак Барс»ка каршы: тугандаш республикалар матчыннан репортаж
Салават Камалетдинов

Әлеге матчка кешеләр боз сараен тутырып килмәде, трибуналарда буш урыннар күп күренде. Шулай да, уенны карарга килүчеләр арасында Нур-Солтан шәһәренең «Барыс» командасы өчен җан атучылар да бар иде.

«Ак Барс» — «Барыс» уены — зур бәйрәм

Гайнатулиннар гаиләсе ерактан ук күренеп тора иде. Алар Казахстан әләме белән килгән иделәр, үзләре дә команданың свитерларын кигәннәр, тик Надия ханым, аның кызы Диана һәм оныгы Ризван «Барыс» киемнәреннән, ә Диананың игезәге Русалина «Ак Барс»ныкыннан иде.

«Без — татарлар, Казахсанда туып үстек», — диеште алар.

«Безнең әбиебез Арча районыннан. Без монда тарихи ватаныбызга кайттык, безенең ике ватаныбыз бар — Казахстан һәм Татарстан», — диде Диана Гайнатулина.

«Әлеге ике команда уйнаганда, безнең гаиләбез икегә бүленә. Без зур табын әзерлибез, әби-бабайлар да бүленә, берсе „Ак Барс“, икенчесе „Барыс“ өчен җан ата. Бу безнең өчен зур бәйрәм. Кайсы җиңсә дә, шатланабыз», — дип сөйләде Надия Гайнатулина.

Алты яшьлек Ризван бер яше тулганчы ук хоккей карарга йөри башлаганын әйтте әбисе Надия Гайнатулина.

«„Барыс“ка җиңү телим, безнең Ортио — молодец», — диде Ризван. Йони Ортио — «Барыс» капкачысы.

Тәнәфестә «Татнефть Арена» фойесында тальян көен яңгыраттылар. Кечкенә Ризван уен вакытында «Барыс» өчен җан атса, тәнәфестә тальян көенә татарча биеде.

«Соңгы сирена яңгыраганчы, җиңүгә ышанам»

Алибек Тынышбаев та Казахстаннан, ул өченче ел Казанда яши, тик ул хәзер Казанда яшәсә дә бөтен күңеле белән Нур-Солтанның «Барысы»ы өчен. Алар командага көч биреп торыр өчен, казахча «Алга, „Барыс“», — дип кычкыралар икән.

«Казахстанда да гел хоккей уеннарына йөри идем. Башта беренче матчка әтием алып килде, аннан соң үзем дусларым белән килә башладым», — ди ул.

Алибек Казанда узган башка хоккей матчларына да килә икән. Ул «Яшел дерби»ны да карарга килгән булган. Сүз уңаеннан, «Яшел дерби» дип яшел киемле ике команда уеннарын атыйлар, ул «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчлары. Киләсе «Яшел дерби» 12 декабрь көнне Казан бозында булачак.

Шулай ук Алибек уенның да, көндәш команданың да яхшы булуын әйтте.

«Команда җиңелеп барса да, соңгы сирена яңгыраганчы, җиңүгә ышанам», — диде ул.

 «Соңгы ноктаны кую килеп чыкмый»

«Ак Барс» җанатарлары да Алибек кебек уенның соңгы секундларына кадәр җиңүгә ышангандыр, чөнки команданың моңа мөмкинлеге бар иде, тик әлеге уенда «Барыс» командасы җиңде һәм үз җанатарларын шатландыра алды. Ризван мактаган капкачы Йони Ортио, чыннан да, капкасын яхшы саклады, «Ак Барс»ның кискен һөҗүмнәре күп булды, тик алка гына капкага кермәде.

Уеннан соң оештырылган матбугат конференциясендә «Ак Барс» хоккей командасының баш тренеры Дмитрий Квартальнов та, уенчылар Дмитрий Воронков белән Илья Сафонов та голга китерерлек мизгелләрнең күп булуын, тик голларны тормышка ашыра алмауларын әйтте.

«Соңгы ноктаны кую килеп чыкмый», — диде Дмитрий Квартальнов.

Уен барышы

Уен исәбе — «Барыс» файдасына 1:2. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче периодта «Ак Барс»ның кискен һөҗүмнәре күп булды, тик алка капкага кермәде.

Икенче периодның икенче минутында исәп ачылды, алканы «Барыс» һөҗүмчесе Якоб Лилья кертте (0:1). Бу периодта «Барыс» хоккейчысы Томаш Юрчо, хөкемдарга карата физик контакты өчен, уен ахырына кадәр дисциплинар штраф алды, ул бозга бүтән чыкмады.

Әлеге егерме минутлыкта да Казан командасының һөҗүмнәре кискен иде. Артём Лукоянов, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда да, капкачы белән бергә-бер калып бәрү ясый алды, тик «Барыс» капкасы «коры» калды.

Өченче период. Унберенче минутта «Барыс» һөҗүмчесе Аркадий Шестаков гол кертте (0:2). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» хоккейчысы Дмитрий Воронков алка кертте һәм командасының калышуын киметте (1:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Воронков — Галимов — Дыняк, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
  • Кагарлицкий — Линдхольм — Панюков, Адамчук — Рукавишников;
  • Лукоянов — Сафонов — Глухов (Квартальнов), Лямкин.

«Барыс»

  • Ортио (Бояркин);
  • Фрэттин — Вей — Юрчо, Морроу — Диц;
  • Михайлис — Волк — Лилья, Альсинг — Шалапов;
  • Старченко — Куник — Савицкий, Савченко — Орехов;
  • Гурков — Сагадеев — Шестаков, Данияр.

10 ноябрь көнне Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда Татарстанның ике командасы көч сынашачак. «Ак Барс» Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын кабул итәчәк. Матч 18:30 сәгатьтә башлана. 



Галерея: «Ак Барс» - «Барыс» хоккей матчыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100