Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альберт Яруллин: «Хоккей комачауламый. Уен булганда, намазны тәнәфестә укыйм»

«Дингә биш ел элек килдем. Шул вакыттан бирле хәмер эчмим һәм монда бернинди проблема да күрмим», — ди Казан клубы уенчысы.

news_top_970_100
Альберт Яруллин: «Хоккей комачауламый. Уен булганда, намазны тәнәфестә укыйм»
Яруллинның фан-аккаунтыннан

Альберт Яруллин «СПОРТ-ЭКСПРЕСС» басмасына биргән кечкенә генә интервьюсында дин турында фикерен әйтә.

— Быел сез Мәккәгә бармадыгыз...

— Әйе, чикләр ябык.

— Рамазанны ничек үткәрдегез?

— Сез аны ниндидер бер авыр нәрсә итеп сорыйсыз. Мин бит инде беренче тапкыр гына түгел. Быел җиңелрәк булды дип әйтә алам. Нәрсә белән бәйледер — белмим. Аңа карамастан, без Эмиль Гарипов белән тренировка ясарга да өлгерә идек әле.

— Сезгә бит су эчәргә ярамый.

— Әйе, ләкин барысы да әйбәт үтте. Мин сезгә Рамазан аеннан бер көнемне әйтеп үтәм. Иртән 11гә кадәр йоклыйсың, эшләрең белән шөгыльләнәсең, ә дүрттә безнең тренировка. Беренче тапкыр кичке сигезенче яртыда ашарга ярый иде. Вакыт сузыла дип әйтмәс идем. Ләкин күз алдыгызда китерегез, бер стакан гади суның ничек кадерен белә башлыйсың. Шулай итеп, икенче ашау төнге уникенче яртыларда була да бетте.

— Ничектер сәер бу бөтен нәрсә дә...

— Нигә? Бу минем динем, мин Ислам кануннары буенча яшим. Беркемгә дә фикеремне бәйләмим.

— Барыбер сәер. Зур спорт һәм дин. Башыма сыеп бетми. Сезгә бит көненә биш тапкыр намаз укырга кирәк. Ә уен булса?

— Хоккей моңа комачаулый алмый. Тәнәфес вакытында барыбер биш минут булса да вакыт бар. Раздевалкада егетләр төрле. Кемдер дәшми генә утыра, кемдер, киресенчә, күбрәк селкенергә тырыша. Ә мин вакыты җитте икән, бер бүлмәгә керәм дә намаз укыйм.

— Партнерларың моңа ничек карыйлар?

— Яхшы. Беренчедән, күнектеләр. Икенчедән, кемдер кызыксына. Гомумән, хәзер бар да тыныч. Бу - Казаннан китәсе килмәвемнең бер сәбәбе. Әлеге шәһәрдә сиңа намаз укырга кирәк, ләкин син урамда икән, беркем дә кырын карамаячак. Бәлки, сиңа кушылырлар да әле. Республикада мөселманнар күп.

— Динегез өчен сездән курка башлаган кешеләрне очратканыгыз булмадымы?

— Юк. Менә без сезнең белән таныш, мин берәр агрессив кеше дигән тәэсир ясыйммы? Безнең хакта стереотиплар күп. Хәтерләгәнемчә, сез үзегез дә Балашихада мәчеттән ерак тормыйсыз.

— Әйе.

— Намаз вакытында берәр тапкыр булса да берәр конфликт чыкканы булдымы? Ислам — тынычлык дине.

— Миңа Эмиль Гарипов ничектер бер интервьюда: «Ислам — идеаль, мөселманнар — идеаль түгел», - дигән иде.

— Дөрес.

— Җирнең башка өлешендә нәрсә булганын беләсездер?

— Андый кешеләргә карап, барлык мөселманнар турында нәтиҗә ясарга ярамый. Коръәндә һәрвакыт проблеманы тыныч итеп чишәргә чакыралар. Миңа андагы хәлләрнең күбесе аңлашылмый.

— Мөселман эчми дә, тармый да. Сез бит инде һәрвакыт андый булмагансыз?

— Һәрвакыт булмадым. Дингә биш ел элек кердем. Шул вакыттан бирле хәмер эчмим һәм монда бернинди проблема да күрмим. Начар гадәтләр һәрчак комачаулый гына, — ди сакчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100