«Ак Барс» хоккейчысы Радель Фазлыев өйләнде

Бер ел чамасы элек никах укыткан яшьләр Казанда туй иткән.

«Ак Барс» хоккей командасының форварды 24 яшьлек Радель Фазлыев өйләнде. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Тик-ток каналда чыккан кызыклы видеода яшь кияү белән кәләшнең биегәне сурәтләнгән. Башта алар эчке киемнән генә, аннары тантаналы кием кигәннәр, чәчәк бәйләме дә күренә.

Радель һәм аның хатыны Казанның Идел буе районында ЗАГСта язылышкан. Аннары алар туганнары һәм дуслары белән бәйрәм иткән.

Яшьләрнең никахы былтыр 19 июньдә булган.