Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Спартак» клубы тарихындагы татар футболчылары. Кемнәр алар?

Мәскәү клубы тарихында татарлар шактый. Аларның күбесе сезгә таныш.

news_top_970_100
«Спартак» клубы тарихындагы татар футболчылары. Кемнәр алар?
https://www.championat.com/

20 сентябрь көнне «Рубин» Казанда Мәскәүнең «Спартак» футбол клубын каршы алды. Уен 0:2 исәбе белән тәмамланды. Казан клубы үзенең көндәшләрен җиңә алмаганга алты елдан артып бара инде. Матчның дүртенче минутында беренче голны Джордан Ларссон кертте. Ә 21 минутта үзенең капкасына Казан сакчысы Михаил Меркулов автогол ясады.

Шулай итеп, «Спартак» клубы «Зенит»ны куып җитеп, хәзерге вакытта «Премьер-Лига» таблицасының иң югары урыннарының берсен алып тора.

Иң кызыгы шунда: Казан клубының составында бер татар уенчысы да юк, ә менә Мәскәү клубында берәү булса да бар.

«Рубин» уены алдыннан «Спартак» үзенең рәсми сайтында клуб тарихында уйнаган татар футболчыларын искә төшерде.

Ринат Дасаев

«Спартак»та уйнаган вакыты: 1977-1988 еллар, 425 матч.

Капкачы.

Клубтагы казанышлары: ике тапкыр СССР чемпионы; 1988 елда «Дөньяның иң яхшы капкачысы».

Галимҗан Хөсәенов

«Спартак»та уйнаган вакыты: 1961-1973, 408 матч, 129 гол.

Һөҗүмче.

Клубтагы казанышлары: ике тапкыр СССР чемпионы

Вәгыйз Һидиятуллин

«Спартак»та уйнаган вакыты: 1976-1980, 1986-1988, 220 матч, 27 гол

Сакчы

Клубтагы казанышлары: ике тапкыр СССР чемпионы

Әлмир Каюмов

«Спартак»та уйнаган вакыты: 1984-1987, 1991, 68 матч.

Сакчы.

Клубтагы казанышлары: СССР чемпионы.

Ренат Сабитов

«Спартак»та уйнаган вакыты: 2007-2010, 64 матч.

Ярымсакчы.

Руслан Нигъмәтуллин

«Спартак»та уйнаган вакыты: 1995-1997, 31 матч.

Капкачы.

Клубтагы казанышлары: ике тапкыр Россия чемпионы.

Данияр Биләлетдинов

«Спартак»та уйнаган вакыты: 2012-2013, 30 матч, 4 гол.

Ярымсакчы.

Ренат Атауллин

«Спартак»та уйнаган вакыты: 1986 ел, 18 матч.

Ярымсакчы.

Эльдар Низаметдинов

«Спартак»та уйнаган вакыты: 2009, 5 матч, 1 гол.

Һөҗүмче.

Наил Умяров

«Спартак»та уйнаган вакыты: 2019 елдан алып хәзерге вакытка кадәр, 34 матч.

Ярымсакчы.

 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100