Татарстанның синхрон йөзү Федерациясе Президенты Айрат Дәүләтшин: “Синхрон йөзү – югары сәнгать”

Күптән түгел Казан синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итте. Бөтен ил буенча башкалага әлеге спорт төренең иң яхшы вәкилләре җыелды. Татарстан командасы бу чемпионатта дүртенче урынга чыкты - 2 бронза медалебез бар. Татарстанның синхрон йөзү Федерациясе Президенты Айрат Дәүләтшин әлеге спорт төре республикада үсештә дип саный.

“Казанда узучы ил чемпионатында Татарстан иң яхшылар өчлегенә керергә мөмкин”

- Синхрон йөзү төрен үстерү күзлегеннән караганда, Татарстан өчен чемпионат ни дәрәҗәдә мөһим иде?

- Иң көчле спортсменнар старты кебек үк, безнең чемпионат һичшиксез, төбәктә синхрон йөзүне үстерүдә яңа нокта булды. Әлеге спорт төренең матурлыгын күреп яшьләр, аларның әти-әниләре синхрон йөзү белән шөгыльләнергә теләячәкләр.

Шунысы да мөһим, хәзерге вакытта Татарстанда безнең спорт үсештә. Казанда куәтле спорт инфраструктурсы төзелде, республиканың район-шәһәрләрендә яңа, заманча бассейннар ачыла. Безгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, “Динамо” спорт җәмгыяте җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәм итә. Узган ел безнең федерация тулы составы белән “Динамо” җәмгыятенә керде. Спорт үсеше өчен барлык шартлар да бар – чемпионат тәҗрибә уртаклашу һәм тренерлар, спорт хөкемдарлары арасында инновацион идеяләр алмашу мәйданчыгы булды.

- Синхрон йөзү Татарстанда күптән түгел генә үсә башлады. 2015 елда узган Су спорты төрләре буенча Дөнья Чемпионаты мирасы йогынты ясадымы?

- Һичшиксез. Ләкин бу мирас кадрларсыз, профессиональ спорт менеджерларыннан башка эшли алмый. Ә монда безгә уңыш елмайды. Узган елда Татарстанның синхрон йөзү Федерациясенең Попечительләр советы оешты. Аны танылган, халыкара тәҗрибәсе булган спорт менеджеры, Дәүләт Думасы депутаты һәм Россиянең актазанган тренеры Ольга Павлова җитәкли. Мин бу кешегә сокланам, андагы энергия, чыныкканлык таң калдыра. Яңа вазифасында ярты ел гына булуга карамастан, ул безгә алга китәргә ярдәм итте: президиум составына район башлыкларын, шәһәр мэрларын, танылган эшмәкәрләрне һәм спорт вәкилләрен чакырды. Шулай ук, ул безнең тренерлар өчен спорт ставкалары белән ярдәм итә, яңа спорт объектларын ачу мәсьәләләрен чишә.


“Синхронисткалар чыгышы белән балет премьерасы карагандагы кебек хозурланалар”

- Дөресен генә әйткәндә, җанатарлар арасында синхрон йөзү артык популяр спорт төре түгел. Ничек уйлыйсыз, бу хәлне ничек үзгәртеп була?

- Мин алай дип әйтмәс идем. Һәр спорт төренең үз фанатлары, яратучылары бар. Алар бездә дә бар.

Безнең фанатлар трибуналардан кычкырмыйлар, без стадионнар җыймыйбыз. Безнең спорт төре башка. Мин аны югары сәнгать белән чагыштырыр идем. Яхшы синхронисткалар чыгышы белән, балет премьерасы караганнан да ким ләззәтләнмиләр. Татарстан турында әйткәндә, мин монда әллә ни зур проблемалар күрмим. Без актив үсештә, елдан-ел күбрәк ярышлар уздырырга планлаштырабыз. Традицион рәвештә халыкара титул турниры оештыру турында уйлыйбыз. Һәм әлбәттә, бу ярышларда, безнең Татарстан спортчылары катнашырга тиеш. Тамашачыларга үзләренеке өчен җан ату кызыклырак.

- Татарстанда ике мәктәп актив эшли – Казанда һәм Яр Чаллыда. Бүгенге көндә аларның уңышын ничек бәялисез?

- Бер урында гына тормаганыбызны безнең кызлар ирешкән нәтиҗәләр сөйли. Без ПФО беренчелегендә абсолют лидерлар булдык, “Черноморская русалочка”, “Краса Сибири” кебек бөтенроссия ярышларында искиткеч чыгыш ясадык.

- Синхрон йөзүнең бүлекчәләрен республиканың башка районнардагы спорт мәктәпләрендә ачу перспективасы бармы? Хәзер бит йөзү бассейннары бар җирдә дә диярлек бар?

- Мондый идеяләр бар. Хәзер шул юнәлештә эшлибез.

- Балалар өчен спорт төре буларак, синхрон йөзүне сайлауга, гадәттә нинди факторлар йогынты ясый? Ни өчен әти-әниләр балаларын бассейнга алып киләләр?

- Бу матур, сокландыргыч спорт төре. Ул дөрес сын формалашуга ярдәм итә, организмның чыдамлыгын арттыра һәм иммунитетны ныгыта. Һәм һичшиксез – бу спорт төре җиңүчеләр өчен.

“Татарстанда Олимпия уеннары катнашучылары тәрбияләргә телибез”

- Бүген Татарстанда су спорты төрләре буенча йолдыз – йөзүче Александр Красных бар. Республикада синхрон йөзү спортында шундый дәрәҗәдәге йолдыз кайчан барлыкка киләчәк һәм моның өчен нәрсә кирәк?

- Бер генә белгеч тә кире какмас дип уйлыйм: Красныхның үсеше өчен берничә ел дәвамында, Татарстанның йөзү федерациясенең барлык юнәлешләре һәм Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән зур эш эшләнде. Ләкин онытырга кирәкми, синхрон йөзү буенча безнең республика Олимпия медальләрен күрде инде. Татарстанны тәкъдим итүче спортчылар арасында, Россиянең атказанган спорт мастеры, Пекинда һәм Лондонда узган Олимпия уеннары җиңүчесе Эльвира Харисова бар. Шулай ук, синхрон йөзү буенча Татарстанның горурлыгы – халыкара классы Россиянең спорт мастеры, су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында өч тапкыр җиңүгә лаек булган Казан кызы Лилия Низамова. Синхрон йөзү буенча Татарстанның спорт күгендә балкырга барлык мөмкинлекләре бар дип уйлыйм.

- Алга таба, Татарстан спортчыларының Олимпия уеннарында катнашу мөмкинлеге бармы?

- Әлеге пункт безнең перспектив-лидерлык максатларында бар. Акыллы кешеләрнең реаль булмаган максатлары булмый ул. Барысын да әкренләп хәл итәргә кирәк.

- Күптән түгел генә синхрон йөзүдә “микст” дисциплинасы барлыкка килде. Татарстанда ир-атлар арасында синхрон йөзүчләр белән эшләр ничек?

- Хәзер безнең тренерлар яшьләрне җыя. Моннан нәрсә килеп чыгачагын вакыт күрсәтер.

- Республика күптәннән православ синхронистка Мария Киселева белән дустанә мөнәсәбәттә. Бу Татарстанда әлеге спорт төрен үстерергә ни дәрәҗдә ярдәм итә?

-  Республика Мария Киселева белән дә, Ольга Брусникина белән, белән дә дус , хәтта Татьяна Покровская (Россия җыелмасының баш тренеры – авт.) да Татарстанның потенциалы зур икәнен бер генә мәртәбә әйтмәде. Покровскаяга без әйтеп бетергесез рәхмәтле. Ул бөек кеше һәм легендар спортсменка, ул Татарстанда синхрон йөзү спорты үсешенә яңа импульс бирде.