Кырлайда Ат көне: татар атларында «Аударыш» уены, өчпочмак ашау һәм кымыз эчү ярышы | intertat.tatar

Кырлайда Ат көне: татар атларында «Аударыш» уены, өчпочмак ашау һәм кымыз эчү ярышы

Арча районы Яңа Кырлай авылында җиденче тапкыр Ат көне бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә барлыгы 120 ат катнашты. Мәскәү, Төмән өлкәләреннән, Кабардин-Балкар республикасы һәм Санкт-Петербургтан килүчеләр бар иде. «Интертат» «Аударыш», ат чабышы бәйгеләрен һәм өчпочмакны тизлеккә ашау чемпионатын күреп кайтты.

«Атны да, хатынны да яратам!»

Бәйрәм мәйданының бер читендә төрле төсле чуклар, кыңгыраулар белән бизәлгән берсеннән-берсе матур атлар төзелешеп тора иде. Бәйрәм башланганчы, шул матур атларны карап, хуҗалары белән танышып чыктык.

— Ат җиккәнгә утыз еллап бардыр. Безнең авылда ат тотучылар бик күп, — ди Кашканың хуҗасы, Арча районы Сеҗе авылыннан Хәлил Хәсәнов.

Ул атын бик үзенчәлекле итеп бизәгән, арбасына самавыр куеп, кунакларны чәй белән сыйлап утыра иде. Янында бер егет баян тартып җырлый.

— Монысы минем баянчым, — дип таныштырды Хәлил абый.

— Җан дус бит инде ул, — ди Фердинант Җиһангиров. — Дүртенче тапкыр катнашуым. Кеше күреп кайтабыз, ел саен катнашып, тәҗрибә өстәлә генә. Кешенекен дә карыйсың. Чуклар, чүпрәк белән бизим. Хатыным бизәргә ярдәм итә. Без малай чакта тимерченең атына атланып төшәргә чират тора идек. Бер көнне бер малай, икенче көнне икенчесе. Ул вакытта атта шулкадәр яхшы йөргәнмен. Шуннан ат җене кагылып калды, бетерәсе дә килми. Атның теле генә юк. Аңлата инде ул үзе.

— Атны күбрәк яратасызмы соң, хатыннымы? — дип сорыйм абзыйдан.

— Икесен дә яратам! — ди көлеп ат хуҗасы. — Чама белән икесе белән дә бер тирә аралашабыз. Мин ишегалдына чыккач, кешнәп куя. Яхшылап ашатсаң, яхшы бара. Юньле атка чыбыркы кирәкми, болай да тыңлый, — диде Фердинант абый.

«Дусларны сатмыйлар ич»

Ул арада икенче бер матур бизәлгән акбүз атка таба юнәлдем. Янында шундый ук матур колыны басып тора. Атка эшләпә дә кидерткәннәр.

— Бизәгәннәрен ярата, тик эшләпәсен яратып бетерми. Конкурста ел саен катнашабыз, ел саен тай алып кайта. Буянга ун яшь. Колынына ай ярым булды. Бизәүне гаиләбез белән уйлап табабыз. Атлар белән бик күптәннән шөгыльләнәбез. Башка малларны да асрыйбыз да, ләкин ат барыбер күңелгә якынрак. Татарча әйткәнне аңлый.

Хуҗасыннан ат бәясе турында сораша башладым:

— Әйбәт, җигә торган ат 90 мең тирәсе тора. Таба алсаң…

— Ә сез ничә сумга сатасыз? — дип кызыксынырга булдым ат хуҗасыннан.

— Без сатмыйбыз. Дусларны сатмыйлар ич! Ат — тугры дустыбыз, — диде Арча районы Сөрде авылыннан Тәлгать Салихов.

«Атны бик каты жәллим»

— Атны күптәннән тотабыз. Атыбыз тыңлый. Элеккеләре машинадан да курка иде, монысы тфү-тфү, сөбханаллаһ. Кыңгыраулар белән үзебезчә бизәдек, як-ягына көзге куйдык, кычкырта торган сигналы да бар. Ат үзен бизәгәннәрен ярата, — ди Арча районы Кенәр авылыннан Равилә Әхмәтханова.

— Ирем Әхтәм Кырлай Сабан туена килергә өч көн кала яңа ат алып кайтты. Бу юлы ат Кенәрдән Кырлайга кадәр үз «хуты» белән килде. Котым очты. Атыбыз әле капчык ташу бәйгесендә дә катнаша. Кыңгырауларын алып китмәгәйләре дип, саклап торам. Ирем ат чабышында катнаштырмакчы иде әле, «Юләрләнмә, бармыйсың!» — дим. Атны бик каты жәллим. Егерме чакрым килде, әле кайтып җитәсе дә бар! — ди хуҗабикә.

— Кенәрдә тагын ат тотучы бармы? — дип сорыйм Равилә ападан.

— Минем бабай белән тагын бер кешедә бар, бөтен авылга икәү генә. Кибетләргә барганда, саламнар, печәннәр алып кайтканда ярап тора. Капчыклы әйберләр алганда кешегә әйтәсе, ялынасы юк. Ат булгач, ярый әле, — дип җаваплады Равилә апа.

«Аударыш» уены: атларның авызлары каерылып бетте

Равилә апа кебек мин дә атларны кызганам. Аларга чыбыркы белән сукканнарын, аяк белән типкәләгәннәрен, дилбегәне каты тартканнарын бөтенләй карап тора алмыйм. Күзгә карап малны кыерсыту булып чыга түгелме соң? Казанның элекке ипподромыннан өч адым ераклыкта торган булсам та, ат чабышларын бер дә барып караганым булмады.

…Программа буенча ат чабышлары иртәнге биштә үк башланган булган. Без чабышларның финишын, ягъни ахырын гына карадык.

Тамашачыга иң кызыгы алда иде әле — соңгы елларда популяр булган «Аударыш» бәйгесенә чират торып язылдылар.

Ярыш тәмам булганнан соң халык киртә белән әйләндереп алынган мәйдан янын сырып алды. Көрәштән дә кызыграк бу, дигән фикерләр ишетелде. Биредә татар токымлы атларга атланып ике батыр көч сынашты. Бәйгедә татар атлары гына катнаша. Кагыйдәсе шундый: көндәшеңнең билбавыннан гына тартырга ярый, кем дә кем аттан җиргә беренче булып егылып төшә, шул җиңелә.

Алай тарт, болай тарт. Ә жюри көрәшергә куша. Аптырагач, бер катнашучы атка бар көченә: «Әйдә!» — дип акырды. Юк, селкенергә ашыкмады ат. Ничек бар, шулай басып калды. Курыккан, югалып калган, күрәсең. Бәйге вакытында ул мескен атларның дилбегәләре шулкадәр тартылды, хәтта авызлары каерылып бетте… Төс-кыяфәткә миннән дә яшьрәк бер кыз ат карарга чыкты, ветеринар иде, ахры.

Бәйге вакытында төрлесе булды: берсе икенчесенең билбавыннан тартам дип, икенче батыр бирешмим дип, һаман да шул мескен атка кырыйлап, астан-өстән чатырдатып ябышып калырга тырышты. Ә бер минуттан ул үзенең атыннан көндәшенең атына бөгелә-сыгыла күчеп утырган иде. Бер дә җиңеләсе килми бит! Баш киемнәре, күзлекләр дә төште җиргә.

Бер карасам, бер ат җиргә бөгелеп төште, икенче ат тоякларын шулкадәр биек күтәрде — бу кадәр ярышуга нишләргә белмәссең… Шулай да, бәйге хәвеф-хәтәрсез үтте. Шуңа җиңел сулап куйдым. Аттан җиргә каты егылып, берәр җиреңне имгәтү дә күп сорап тормый бит...

«Бу бәйгедә техниканы аңларга һәм хәйләкәр булырга кирәк»

Шулай итеп, «Аударыш» бәйгесендә Лениногорск районыннан Динар Хәйбриев беренче урынга лаек булды. Ул, башкалардан аермалы буларак, билбавын ялан тәнгә бәйләгән иде.

— Көндәшләрнең барысы да көчле. Һәр атның үз тактикасы бар, бу бәйгедә техниканы аңларга һәм хәйләкәр булырга кирәк. Җиңүнең 70 проценты аттан тора, — диде ул. — Бу токым бик чыдам. Кышын хәтта карны казып азык эзли, үз-үзен ашата ала.

Динар Хәйбриев 2019 елда «Аударыш» бәйгесе җиңүчесе булган.

Икенче урынга — Лениногорск районыннан Самат Нәбиуллин, өченче урынга Тукай районыннан Инсаф Хөсәенов лаек булды.

Динар Хәйбриев чиста нәселле татар атына утырып ярышты.

Хәйләкәрлек дигәннән, шундый ук бер хәйләкәр алымны Самат Нәбиуллин да кулланды. Башкалар билбауның төенен артка таба каратып бәйләсә, ул алга таба каратып, ныклап кысып бәйләде. Атта утырганда көндәшеңнең алдыңнан тарту уңайсызрак — шуны уйлап эш иткәндер егет.

Бәйге барышында җиңүче Динарның тормыш иптәше Алсу белән әңгәмә корып алдым:

— Ирем Лениногорск, Чаллы, Мөслимдә дә катнашып беренчелекне алды. Ул үзлегеннән шулай әзерләнмичә килә. Үзенең кызыксынуы бар. Җиңү яулар өчен үзенең сере бар, ул аны беркемгә дә әйтми.

Чыдамлык, атны тоя белергә, яратырга, алар белән яхшы мөнәсәбәткә керергә кирәк. Нык куркыныч бәйге. Имгәнүләр алганы булмады, Аллага шөкер. Мин иремә көч биреп, Аллаһы Тәгаләдән сорап торам, — диде Алсу Хәйбриева.

«Ат — татарның дусты, киңәшчесе һәм ашатучысы»

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар халкының һәрвакытта да ат тотканын әйтте.

Бирегә атта чабучылар, йөрүчеләр җыелды. Күптән түгел генә башлап җибәргән идек, хәзер инде зур дәрәҗәгә иреште. Ат — дус, көрәшче, хезмәтче дә. Татарлар өчен татар токымлы атларны рәсми рәвештә теркәү — зур горурлык. Киләсе елда без Арча районы базасында ат тотучылар өчен семинарлар, остаханәләр үткәрергә уйлыйбыз. Техника заманында Россия күләмендә атлар кәсепчелеген дә саклап каласы иде, — ди ул.

Аның әйтүенчә, чабышкы атларны быел 40, 80, 120 чакрымга чаптырсалар, икенче елга 160 чакрымга да чабыш үткәреләчәк.

— Спортчылар барысы да бертавыштан Яңа Кырлай җирен Россия күләмендә иң яхшы, иң уңайлы трасса, диде. Күркәм, зур мәхәббәт белән оештырылган. Ярыш булса да, күңел ял итә, — диде Васил Шәйхразиев.

Әмма җайдаклар арасында ат трассасын атлар өчен авыр дип әйтүчеләр булды.

— Трасса авыррак, чөнки туфрагы балчыклы. Аннан соң, өченче көн яңгыр да яуган иде, дым сеңеп бетмәгән, — дип аңлатты бер ат хуҗасы.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев фикеренчә, татар халкын атсыз күз алдына китерү мөмкин түгел.

— Бер-беребезне сөендереп, татарча сөйләшеп, гореф-гадәтләрне онытмыйча атлы халык булып калырга язсын. Ат гомер-гомергә татар халкының дусты, киңәшчесе һәм ашатучысы булган, — диде ул.

Кымыз эчү һәм өчпочмак ашау чемпионаты

Бәйрәмдә барлыгы 120 ат катнашты. 40 һәм 80 чакрымга ат чабышы ярышларына Татарстаннан катнашучылар арткан. «Иң матур бизәлгән арба» номинациясендә барлык катнашучыларны да бүләклибез, ул бәйгедә оттырганнар юк», — диде оештыру эшләре белән шөгыльләнүче Айрат Хәбибуллин.

Бәйрәмдә татар токымлы, чиста, нәселле, катнаш нәселле атлар төрле дистанциягә көч сынашты. Шулай ук атны арбага иң тиз җигү һәм иң матур арба, «Авыл мәргәне», «Кумысмен» кебек гадәти булмаган конкурслар, рәсем бәйгесе, ат дагалау буенча мастер-класс, билбау көрәше, өчпочмак ашау буенча чемпионат, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Ак төстәге понига утырган тугыз яшьлек Настя исемле кыз Казаннан бу бәйгегә махсус катнашырга килгән:

— Пониның исеме Белла, — дип таныштырды ул. — Атта йөрү белән ярты ел шөгыльләнәм. Пониларны яратам. Кишер, шикәр, алма белән сыйлыйм. Гадәттә, печән ашый. Бәйрәмдә ат белән киртәләр аша сикерәбез. Киртәгә якынлашканда тураям һәм атка сыенам. Шулай эшләгәч, ул киртәләрдән сикереп чыга. Атка ятсаң, ул туктап калачак һәм син җиргә барып төшә аласың, — дип аңлатты Настя.

Бәйрәмдә игътибарны җәлеп иткән тагын бер конкурс — кымыз эчеп, өчпочмак ашау чемпионаты. Чемпионат дип зурлап әйткәннәр, әмма бу иң-иң тәмле бәйге иде. Абзыйлар бер-бер артлы бушлай өчпочмакны тизлеккә ашауга ярышты. Халык күзен алмый карап торды шуларга.

Ә соңыннан барлык җиңүчеләргә акчалата бүләк, кубоклар һәм дипломнар тапшырылды. Ярышларның приз фонды ике миллион сумга якын иде.

Атларның агы да, җирәне дә, бүз төстәгесе дә катнашты. Үземә тагын бер ачыш ясадым. Рус телендәге ат төсләренең исемнәре төрки телдән алынган булган. Мәсәлән, «буланая» (болан сүзеннән), «чалая» (чал), «чубарая» (чуар), «караковая» (кара кола), «саврасая» (сары).