Дәрәҗә артыннан куа торгач, яки Россия чемпионатында көрәшне югары чөя алганнармы?

7-8 декабрь көннәрендә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты үтте. Һәм бик тә югары дәрәҗәдә үтте дияр идем. Көрәшүләре дә, оештырулары да мактауга лаек. Шампунь болгап йөрүче ярымшәрә егетләр дә, келәм читеннән акырып-бакырып утыручылар да булмады. Шөкер.

Бетте дигәч, ачып куйдылар

Беренче көнне ярышлар Идел буе спорт академиясе бинасында башланып китә. Урын җитмәү кебек уңайсызлыклар булып алган, әлбәттә. Тик андый гаепне генә кичереп була. Чөнки 8е көнне «Ак Барс» көрәш сараенда узган финал ярышлары матур булды. Оештыру ягыннан да, көрәш ягыннан да.

Миңа бер нәрсә сәер булып тоелды шулай да: нигә ачылу тантанасын инде көн ярым көрәшеп, ябылыр вакыт җиткәч кенә үткәрделәр ул? Финал ярышлары алдыннан гына ачылу дигән нәрсә дөрес түгелдер инде, ябылуны да тантаналы итеп эшләп була бит. Өч көн үткәч — исәнме, кодагый дигән шикелле булды. Башта ярышларны башланган көнне ачу дигән гадәт бар иде, ул гадәттә еракта, офыклар арасында гына күренеп калды булса кирәк. Кайтыр вакыт җиткәч кенә, ябылырга өлгермәгән ярышны тантаналы төстә ачуларын әле кайда һәм кайчан күрер идек, име? Әле дә ярый кайгыртып торалар инде үзебезне.

Россия көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногуманов исә «кунакларга шулай уңайлы булды», — дип җавап бирде.

— Оештыручылар шулай теләде. Бөтен кунакларга шулай уңайлы булды. Ягъни, килеп, чемпионатны ачтылар да, шунда ук финалларны да карадылар. Һәрбер ярыш үз регламенты белән бара. Безнең регламент шундый. Болай да эшләп карыйбыз, тегеләй дә. Аннары кайсысы уңышлырак була, шунсын калдырабыз. Русча әйткәндә, «сколько людей столько и мнений». Безнеңчә, ачылышны икенче көнне оештырып, матур бәйрәм ясау — яхшы идея булды, — диде Равил Уел улы.

Шулай көн ярым көрәшкәч кенә, ачып куйдык Россия беренчелеген. Аннары сәгать ярым дигәндә ябып та куйдык.

Ярышларны оештыру ягыннан башка минуслар тапмадым. Калган яклары идеаль дә була язды хәтта. «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш бер генә келәмдә барды. Келәм өскә күтәртелеп, үзенә күрә бер сәхнә итеп ясалган иде. Алай, әлбәттә, уңайларак. Чөнки бар кешегә дә көрәш күренә, беркем дә келәмне каплый алмый. Келәмнең дүрт ягында дүрт камера. Көрәшчеләрне дүрт яктан төшереп, ике зур экраннан күрсәтеп торалар. Шулай ук матур алымнарны кабатлап та күрсәтәләр. Берәр нинди хата булса, бөтен халык нәрсә булганын күреп, аңлап тора. Хөкемдарлар исә, пышылдаша да, яклаша да, күз кысыша да алмый. Г — гаделлек.

Хөкемдарлар дигәннән, Россия беренчелегендә хөкемдарлар булып, Татарстаннан Руслан Нургалиев, Илдар Гыйниятуллин, Нәфис Миңнебаевлар да эшләде. Республикакүләм ярышларда алар Әлмәт, Теләче, Биектау районнарының вәкилләре булып катнашалар. Аннары баш хөкемдарның берничә ярдәмчесе бар — алар аның янында өстәл артында утыралар. Ягъни, бар нәрсәне бер генә кеше хәл итми. Киңәшләшеп эшләнгән эш хәерлерәк була шул.

Финалда көрәшчеләрне дә үзенчәлекле итеп келәмгә чыгардылар. Бокстагы кебек. Зур экранда фотолары, исем-фамилияләре күренеп тора, үзләре музыка астында «сәхнә»гә менә һәм шунда озы-ы-ын буйлып кыз аның муенына сөлге элә дә, көрәшченең алдында гына ак төтен «пышш» итә. Шәп! UFC дагы кебек бит, чын! Менә нәкъ андагы кебек булсын өчен, көрәшчеләргә үзләре сайлаган көй астында гына чыгу җитми. Күз алдыгызга китерегез: «Келәмдә фәлән — фәлән! Татарстан Республикасы!» һәм җырлый Салават Фәтхетдинов. К — колорит.

Көрәш барганда ут бары тик келәмгә генә төшә. Көрәшчеләр янына бары тик рөхсәте булган кеше генә керә алар, бүтәннәргә юл ябык. Келәм читенә тезләнеп, акырып-бакырып утыручылар юк. Шулай ук микрофонны тартып алып, шул келәм читенә тезләнеп акырып-бакырып утыручыларга җавап итеп акырып-бакыру дигән нәрсә дә юк. Гаҗәеп! Дәрәҗә күренә һәм бу бик каты сөендерә.

Татарстанкүләм ярышларга да шундый оешканлык җитми. Чагыштырып карасаң, җитешмәгән яклар күренә бит ул. Алагаем ертык киемнәр дә, шампунь болгап йөрүче ярымшәрә егетләр дә күренми. Хаталарны күреп, төзәтү өчен менә дигән мөмкинлек бу.

2020 ел — көрәш елы?

Россия көрәш федерациясенең үсеш буенча вице-президенты Игорь Николенко ачылыш тантанасында ике төрле тәкъдим белән чыкты. Беренчесе — 2020 елны Татарстан көрәш елы дип игълан итү икән. Ул бу тәкъдимне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткерәчәкләрен әйтте. Икенчесе — Мәскәүдә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский исемендәге халыкара турнир уздырырга, ә финал ярышларын Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткәрү. Ул бу идея белән Россия президентына да мөрәҗәгать итәргә әзерлекләрен белдерде. Кем белә, бәлки әле Кызыл мәйданда да татарча көрәшеп күрсәтерләр.

Аннары ачылыш тантанасына махсус кунак итеп, «Реальные пацаны» сериалы аша танылган театр һәм кино артисты Антон Богдановны чакырганнар иде. Ул Казанны «чемпионнар башкаласы» дип әйтте. Халык та каршы килмәде, шау-гөр килеп кул чапты.

Антон бер яңалык та кертеп китәргә уйлаган. «Хоккейда да, футболда да, матч башланыр алдыннан, символик рәвештә „вбрасывание“ ясыйлар. Ә нигә көрәштә юк? Шуңа күрә мин ярышны символик рәвештә көрәшеп башларга тәкъдим итәм», — диде ул үзе көрәшче киеменнән киенеп чыгып.

Башта беренче алымны үзе эшләргә теләсә дә, аңа көндәш итеп Сергей Павликны чыгардылар. Антонның күзе маңгаена менде инде. Павлик аны күтәреп, әйләндереп сала язгач, бигрәк тә. Шуңа күрә яңа традициягә җан өрер өчен келәмгә танылган көрәшчеләр — Раил Нургалиев белән Муса Галләмовны чакырдылар. Муса исә Раилне матур итеп кенә алып салды.

Татар егетләре — Россия чемпионнары

Россия чемпионаты оештыру ягыннан гына түгел, көрәш ягыннан да югары дәрәҗәдә үтте. Оялырлык түгел. Күтәреп алып, матур итеп көрәшергә тырыштылыр. Кисәтүләр дә булды инде, аларсыз булмый. Көрәшнең төп атрибуты бит алар хәзер.

Россия беренчелеге ун үлчәү авырлыгында үткәрелде. Шул ун үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре чемпион калды. Ике көрәшче — өченче урыннарда. Бары тик 85 кг үлчәү авырлыгында гына Татарстан көрәшчесе урынга керә алмады.

Чемпионнарга килгәндә, 60 кг да Актаныш егете Раббани Нургалиев ир-атлар арасында беренче тапкыр Россия чемпионы булып танылды. Финалда ул Башкортстан көрәшчесе Ибатуллин Илфак белән күреште. Раббани аны матур алым белән — күтәреп алга салып җиңеп чыкты. Мактау пьедесталында басып торганда да, ул әтисе Ришат абыйны чакырып китереп, үзе янына менгезде. Х-хөрмәт.

70 кг да Теләче егете Динар Кәримуллин чемпион калды. 80 дә — Ренас Кәлимуллин. Ренас чиста, матур алым белән җиңде. Монда гаҗәпләнерлек нәрсә юк — ул гел шулай итә. Көндәшләренә суларга да ирек бирми. Көрәштә үз исемен инде калдырган шәхес ул.

90 кг да Илмир Төхвәтуллин булдырды. Җәй көне аягын сындырып, келәмгә дә аягында тимер булган килеш чыккан Илмир да чиста алым эшләп, оста итеп җиңде.

100дә исә Федераль Сабантуйлар батыры — Раил Нургалиев чемпион калды.

130 кг үлчәү авырлыгында Муса Галләмов җиңү яулады. Татарстан чемпионатыннан с Марий Эл өчен көрәшер микән, Татарстан өчен микән дип фаразлаучылар күп булды. Галләмов Татарстанны аяк астына салып таптамаган, әйткән сүзендә торган. Финалда ул Төмәннән Турал Азимов белән күреште. Келәм читеннән «Муса, сулга йөр!» дип киңәш биреп тордылар, Муса сулга йөрде, йөрде дә, 4:0 исәбе җиңеп тә чыкты.

130 кг нан югары үлчәү авырлыгында Ульян-Зәй-Мәскәү һәм тагын бик күп районнар көрәшчесе Павлик Сергей чемпион калды. Аны батыр «Всея Руси» дип тә атадылар. Мәскәүгә кадәр барып җиткәнгә күрә әйтелгән сүзләр инде.

Мортазин — молодец!

Мортазин, молодец! Иң алдан мактап куйыйм әле. Аңа карап, үрнәк алырга була. Үрнәк алырга кирәк, дөресрәге.

65 кг үлчәү авырлыгының финалында Актаныш егете, хәзер Әлмәт командасы өчен көрәшүче Искәндәр Мортазин Оренбург өлкәсеннән Евгений Ниязов белән күреште. Ниязов та оста көрәшә, Мортазин да. Беркемнең дә җиңеләсе килми, этләшә-этләшә көрәшәләр. Читтән карап торуга ук каннары кызышканы күренеп тора иде инде. Тик Искәндәр үзенекен итте — Россия чемпионы исемен алды. Искәндәр Евгенийның кулын кысарга килгәч, тегесе аны этеп җибәрде дә келәмнән чыгып китте. Искәндәр үзе тыныч егет инде ул. «Ә, ярар», — диде дә, халыкка таба борылып, башын иде дә чыгып китте. Ике минут та үтмәде, «Ниязовны ярыштан төшереп калдырдылар» дигән сүз әйтмәсеннәрме.

Искәндәрнең баш хөкемдар белән сөйләшүен күреп, үзе янына бардым.

— Шундый вакытлар була инде ул. Җиңелеп чыккач, ачу килә, кулны күтәреп күрешәсе килми. Евгений белән сөйләштек, үзе гафу үтенде, кул бирде. Баш хөкемдар янына барып та, «төшереп калдырмагыз» инде дип сөйләшеп карадым. Үзе дөрес эшләмәде, кире кайтарып булмый диделәр инде миңа. «За неспортивное поведение» дип төшереп калдырдылар, — диде Искәндәр.

Терсәк якында гына, ә тешләп булмый. Җиңелә дә белергә кирәк шул. Көрәшчеләргә уйланырга тагын бер җирлек булды. Ә Мортазин — молодец. Икенче кеше булса, үзе кызып китеп, селтәнә башлар, йә ул егет белән дошманлашып бетәр иде дә, чын-чынлап UFC га әйләнер иде газиз һәм бердәнбер көрәшебез. «Төшереп калдырмагыз» инде дип йөрүнең нәтиҗәсе булмаса да, кешегә карата хөрмәт уяна бит. Шуңа өстәп, Искәндәр 2019 елда уздырылган иң зур биш турнирның да җиңүчесе булды. Сез дә өч тапкыр төкереп куегыз яме, күз тимәсен.

Татарстан чемпионатында Радик Сәлахов оештырган гауганың кайсы җире «неспортивное поведение» булмагандыр инде, анысы һаман билгесез әле. Ә монда Ниязов шул бер гамәле өчен алган икенче урыннан, үзен Россиянең спорт остасы исеменнән, тренерын атказанган тренер исемнәреннән колак кактырды.

«Поясная борьба» көрәш…

Соңгы елларда көрәшнең исемен кырык төрлегә үзгәртеп карадылар бугай инде, билләһи. Татар-башкорт көрәше дип барды башта, аннары көрәшкә генә калды, хәзер исә «билбаулы көрәш көрәш». «Поясная борьба» корэш» дип уздыралар. Аннары билбау гына дип калдырырлар микән? Ә Равил Уел улының бу мәсьәләгә карата фикере икенче төрле.

— Безнең татар көрәше Сабантуйларда гына сакланды. Без хәзер төрле төбәкләргә барабыз. «Көрәш» дибез, алар берни аңламый. Шуңа күрә «поясная борьба» дигән сүз өстәдек. Безнеңчә, алай яхшырак та.

Ә безнең федерация рәсми рәвештә «Россия көрәш федерациясе» дип атала.

Кагыйдәләрне үзгәрттеләр — сөлгене бәйләп кенә көрәшәләр. Нигә? Чын татар көрәшенең асылын бетерү түгелме бу?

Безнең көрәш «смотрибельный». Көрәш актив булырга тиеш. Яртышар сәгать көрәшченең әйләнгәләп йөргәнен халык та яратмый. Хәзер дүрт минут эчендә ул берничә алым эшләргә тиеш. Ә бәйләп, без аны универсаль иттек. Безнең теләк — көрәшне халыкара дәрәҗәгә чыгару. Әгәр көрәшне универсаль итмибез икән, ул шул Сабантуй тирәләрендә генә калачак инде, монда үсеш турында сүз дә була алмый. Безнең бурыч та көрәшне үскә күтәрү бит. Шуңа күрә нәрсәне дә булса корбан итәргә кирәк.

Без федераль Сабантуйларны да үзебез үткәрәчәкбез, анда да бәйләп көрәшәчәкләр. Бәйләмичә, шул районнарда, авылларда көрәшерләр инде. Без аларга фәрман бирә алмыйбыз, — диде Равил Уел улы.

Газиз һәм бердәнбер

Нәрсә, җәмәгать. Россия чемпионаты шәп үтте, югары дәрәҗәдә үтте. Оештыру шәп булган, югары дәрәҗәдә булган. Көрәшчеләр шәп көрәште, югары дәрәҗәдә көрәште. Кыскасы, булдырганнар.

Ә көрәшне спорт дип кенә караучылар артып китте, ә милли якка игътибар кимеде. Ай-һай ничек кимеде. Милли спорт төре буларак дөньякүләм аренага чыгарып булмыймыни соң аны? Менә бу — татарныкы диярлек итеп. Газиз һәм бердәнбер көрәш бит ул! Татар көрәше! Көрәш!.. Билбаулы көрәш көрәш…


60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Нургалиев Раббани (Татарстан)

2 урын — Ибатуллин Илфак (Башкортстан)

3 урын — Андреев Иван (Марий Эл), Вәлитов Зариф (Төмән өлкәсе)


65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Мортазин Искәндәр (Татарстан)

2 урын — Ишмуратов Алмаз (Чувашия)

3 урын — Билданов Фаил (Оренбург өлкәсе), Егоян Егор (Төмән өлкәсе)


70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Кәримуллин Динар (Татарстан)

2 урын — Кинзябаев Айнур (Башкортстан)

3 урын — Галләмов Мөнир (Марий Эл), Хикмәтуллин Тимур (Ульяновск өлкәсе)


75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Зөлкәрнәев Артур (Башкортстан)

2 урын — Волобуев Игорь (Төмән өлкәсе)

3 урын — Османов Эмир-Али (Кырым), Синякаев Рамил (Татарстан)


80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Кәлимуллин Ренас (Татарстан)

2 урын — Кантемиров Илгизәр (Ленинград өлкәсе)

3 урын — Рузметов Кәрим (Самара өлкәсе), Мәхмүтов Илһам (Чувашия)


85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Мөхәммәтҗанов Наил (Башкортстан)

2 урын — Садаров Ринас (Чувашия)

3 урын — Хәйруллин Айрат (Киров өлкәсе), Яминов Илдар (Оренбург өлкәсе)


90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Төхвәтуллин Илмир (Татарстан)

2 урын — Зәйнетдинов Айгиз (Башкорстан)

3 урын — Пятачков Андрей (Оренбург өлкәсе), Кардонов Ранис (Чувашия)


100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Нургалиев Раил (Татарстан)

2 урын — Сыртаев Айнур (Башкортстан)

3 урын — Бадамшин Рамил (Свердловск өлкәсе), Исламов Рөстәм (Ямал-Ненецк автомонияле округы)


130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Галләмов Муса (Татарстан)

2 урын — Азимов Турал (Төмән өлкәсе)

3 урын — Әүхәдиев Рәмис (Марий Эл), Рафиков Валерий (Оренбург өлкәсе)


130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын — Павлик Сергей (Ульяновск / Мәскәү өлкәләре)

2 урын — Маматов Руслан (Пермь)

3 урын — Фәйзуллин Фәрхәт (Татарстан), Абдуллин Салават (Төмән өлкәсе)