Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева: «Тыңлаган саен җырым күңелемә үтеп керә»

Җырчы хатын-кызларны рәнҗетмәгез дип җырлый.

news_top_970_100
Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева: «Тыңлаган саен җырым күңелемә үтеп керә»
https://www.instagram.com/rustam_leila_galievi/

Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева хатын-кызларны рәнҗетергә беркемнең дә хакы булмау турындагы җырының премьерасын тәкъдим итә.

«Зур дулкынлану белән «Рәнҗетмәгез хатын-кызны» дигән яңа җырымны тәкъдим итәбез! Чынлап та, тормышта хатын-кызларның роле бик зур. Иң хөрмәтле хатын-кызлар — әниләребез. Җырдагы сүзләрне куәтләп әйтсәк, һәр хатын-кыз — кемнеңдер яраткан кызы, сеңелкәше, апасы, сөйгән яры яки әнисе бит! Һәр хатын-кыз кемнедер бәхетле итә. Һәм ул үзе дә бәхетле булырга тиеш!

Шуңа, нәфис затларны беркайчан да рәнҗетмәсәк, үпкәләтмәсәк иде! Барлык гүзәл затларга саф мәхәббәт, гаилә бәхете, балалар рәхәте телибез.

Тыңлыйм да, үз җырым күңелемә үтеп керә, ышанасызмы…

Әлеге җырны беренче тапкыр тыңлаганда сез нинди хисләр кичерүегезне языгыз әле, дусларым», — дип язган Ләйлә Галиева.

Яңа җырның сүзләрен Эльвира Сафина, ә көен Гүзәлия язган.

«Рәнҗетелгән, я булмаса рәнҗетелгәнне күреп язылган сүзләрдер дип уйлыйм. Бик тә хак җыр! Ләйлә, һәр җырыңны йөрәгең белән башкарасың!» - дип бәя биргән тамашачы.

«Искиткеч матур җыр», «мәгънәле җыр», «дөрес сүзләр», «шәп җыр», дигән инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100