Хәния Фәрхинең "Балаларым" җыры кызы Алия Гәрәева башкаруында

Хәния Фәрхи истәлегендә багышланган "Истә калсын!" концертында, җырчының кызы Алия Гәрәева, әнисенең иң популяр җырларын башкарды.

"Балаларым"

Балаларым, сезгә дога кылып,
Исәнлекләр телим ятканда.
Ходаемнан бәхет-тәүфыйк сорыйм
Һәрвакытта таңнар атканда.

Ишетегез йөрәк бәгырьләрем
Миннән сезгә бары шул теләк.
Җирдә һава кирәк булган кебек
Сездә безгә шулай бик кирәк.

Горур басып алга атлагыз сез,
Тормыштан сез артта калмагыз.
Шатландырып яшәгез гел безне
Хәсрәт утларына салмагыз.

Балаларым, сезгә дога кылып,
Исәнлекләр телим ятканда.
Ходаемнан бәхет-тәүфыйк сорыйм
Һәрвакытта таңнар атканда.