Баянчы Рәзил Камалов инструменталь клип төшергән | intertat.tatar

Баянчы Рәзил Камалов инструменталь клип төшергән

Клип барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Рәзил Камалов «Күбәләк» дигән инструменталь клип төшергән. Бу хакта баянчы инстаграмда үз сәхифәсендә хәбәр итә.

Ул заманча форматта татар халык уен коралларына кушылып башкарылган көйләрне тыңларга өнди һәм бәя бирүне сорый.

Клип барлык музыкаль мәйданчыкларда чыкты.