Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Монда минем бөтен газапларым» — Анастасия Макарова үз тормышы турында клип төшергән

Клипта яшь парның аяныч мәхәббәт тарихы күрсәтелә.

news_top_970_100
«Монда минем бөтен газапларым» — Анастасия Макарова үз тормышы турында клип төшергән
https://www.instagram.com/nastya_makarowa/

Татарча җырлаучы рус кызы Анастасия Макарова «Дөньяның яктысы» дигән җырына клип төшергән. Анда яшь парның аяныч мәхәббәт тарихы сурәтләнә.

«Безнең клиплардагы тарихларның һәрберсе мәгънәле. Бу клипка да мине озак вакытлар дәвамында эзәрлекләп килгән үпкә-рәнҗүләрем, куркуым, газапларым, тәҗрибәм салынган. Минем әлеге мизгелләрне яңадан кичерәсем, ә кабат мәңгегә онытасым килде. Рәнҗешләрне үземнән җибәрү иң кыены булды.

Хәзер мин тормышымның әлеге битен мәңгелеккә ябып куеп, аны бары тик матур төсләр белән генә ясаячакмын», — дип язган җырчы инстаграм сәхифәсенә.

Җырчының продюсеры Рушана үз сәхифәсендә әлеге клипның идеясы уйламаганда, юлда барган вакытта килүен һәм үзенең шул минутта ук Анастасиягә шалтыратуы турында әйткән.

«Карагач каз тәннәре чыкты», «Анастасия бик хисле уйнаган», «Моңсу клип», — дип бәяләгәннәр яңа җырны инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100