Зәйнәп Фәрхетдинова, Илһам Шакиров истәлегенә багышлап, "Сакмарсу" җырын репертуарына керткән

Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова үзенең Инстаграм һәм Вконтакте аккаунтларында Илһам Шакиров репертуарында булган "Сакмарсу" җырын җырлаган видеоязмасын керткән.
"Илһам Шакировның якты истәлегенә багышлап, репертуарыма башкорт халкының "Сакмарсу" җырын керттем! Бу җыр белән бик күп якты истәлекләр бәйле. Концертларда бу хакта искә алып сөйләве тагын да күңелне җылыта. Яшәсен милли моңнарыбыз", - дип язган Зәйнәп Фәрхетдинова.