Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Алмаз Мирзаяновка: «Сиңа җыр эләксә, супер була»

Артист «Тапшырылмаган хат» җырына яңа сулыш биргән.

news_top_970_100
Инстачылар Алмаз Мирзаяновка: «Сиңа җыр эләксә, супер була»
https://www.instagram.com/almaz_mirzayanov/

Алмаз Мирзаянов «Тапшырылмаган хат» җырын яңача яздырган.

Ул машинада композитор Айдар Тимербаев белән әлеге җырны җырлап утыра.

«Хәзер бу җырның яңа башкаручысы Алмаз Мирзаянов булачак», — ди композитор.

Инстачылар җырны хуплап кабул иткән. «Алмазга җыр эләксә, супер була инде», — дип тә ышануын белдергән бер тамашачы.

«Күңелдә бу җыр гел «Айфара“ныкы», «Айдар абый, сездән башка бу җырны беркем дә йөрәккә үтеп керерлек итеп җырлый алмый», «Икегез бергә җырласагыз да шәп килеп чыгачак», «Икегезнең дә тавышыгыз шәп», — дип комментарийлар калдырган композиторның виртуаль дуслары.

«Тапшырылмаган хат» җырының сүзләрен Айдар Минһаҗев язган, ә көе Айдар Тимербаевныкы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100