Илсөя Бәдретдинова яңа җырын тәкъдим итә:«Егетләр дә егет үк түгел, мин дә кыз түгел» | intertat.tatar

Илсөя Бәдретдинова яңа җырын тәкъдим итә:«Егетләр дә егет үк түгел, мин дә кыз түгел»

Җыр барлык музыкаль мәйданнарга чыкты.

Илсөя Бәдретдинова «Өч гашыйк» җырының көй авторы Рөстәм Вәлиевның туганнары рөхсәте белән яңартылган вариантны тәкъдим итте.

«Миңа 16 яшьләр булгандыр… Безнең авылга «Заман » егетләре төркеме егетләре килеп, бөтен авыл кызларын гашыйк итеп киткәннәр иде. Бөтенләй башка төрле аранжировкалар, сәхнә бизәлеше, башкача кырт-кырт итеп яшьләрчә җырлау… Әле мондыйны кургән юк иде. Шаккаттык…

Инде хәзер егетләр дә бөтенләй үк егет тугел… Мин дә кыз тугел дигәндәй… Ә җыр һаман яшь!» — дип тәкъдим иткән ул яңартылган җырны.

«Өч гашыйк» җырының сүзләрен Алмаз Хәмзин язган, ә көй авторы — Рөстәм Вәлиев.

Тамашачыларның күпчелеге җырга заманча сулыш бирүне ошаткан.

«Сез матур җырлыйсыз, әмма бу җыр „Заман“ егетләре башкаруында ошый миңа», - дип язучы да бар.