Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның көтеп алынган яңа җыры чыкты | intertat.tatar

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның көтеп алынган яңа җыры чыкты

Инстачылар иҗади гаиләнең җырын бик ошаткан.

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның «Шундый көттем» дигән җырлары тамашачыларга тәкъдим ителде. Яңа җырның авторлары — Нияз Вәлиев һәм Ренат Галиаскаров.

Иҗади гаилә җырга карата тамашачыларның фикерләрен сорап язган. Алар исә җырны бик ошатулары хакында комментарийлар калдырган.