Чулпан Йосыпова яңа җырын тәкъдим итте | intertat.tatar

Чулпан Йосыпова яңа җырын тәкъдим итте

Аны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.

Чулпан Йосыпова «Ялындырып йөрмә» дигән яңа җырын тәкъдим итте.

Шагыйрь Рөстәм Зәкуан сүзләренә язылган җырга көйне Илназар иҗат иткән.

Аны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.

Инстачылар җырның бик матур булуы турында комментарийлар калдырганнар.

Мәрхүм Рөстәм абыйның туганнары: «Бик шәп җыр. Рәхмәт безнең туганыбызның сүзләренә язылган җырны яздыруыгызга. Рөстәм абыйга дога булып барып ирешсен», — дип тә язганнар.