Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдинов күңелне айкый торган җырга клип төшергән

Җыр аның балачагына багышланган.

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдинов күңелне айкый торган җырга клип төшергән
«Татар-информ» архивы

Зөфәр Хәйретдинов «Умарталы алан» җырына клип төшергән. Бу хакта ул үз сәхифәсендә хәбәр итә.

Клип төшерү тарихы турында «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина бәян иткән.

«Зөфәр абый клип төшерик дип бу җырны җибәргән көннәр…Əтине мәңгелеккә озаткан вакыт иде… Тыңладым да еладым, еладым да тыңладым…

Бар кеше өчен дә балачак хатирәләрен, матур истәлекләрне яңарта торган, моңы саркып торган клип эшлисе килде. Шулай итеп сюжет туды. Аны гамәлгә ашырырдай умарталык табарга кирәк иде.

«Шәткедә бар», — диде Зөфәр абый. Без Шәлегә барып җиттек. Байтак умарталыкларны әйләнгәннән соң Илдус абый биләмәсенә тукталдык. Ул гармунчы, умартачы, музыка уен коралларын төзәтүче һ.б.», — дип язган Миләүшә ханым үз сәхифәсендә.

Күпсанлы тамашачылар фикеренчә, җыр күңел кылларын тибрәтә, елата, сагындыра торган клип булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100