Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәидә Мөхәммәтҗанова «Сөембикә моңы» җырына клип төшергән

Кантатаның музыкасын Луиза Батыр-Болгари, сүзләрен Гөлназ Гарипова язган.

news_top_970_100
Сәидә Мөхәммәтҗанова «Сөембикә моңы» җырына клип төшергән
Рамил Гали

Сәидә Мөхәммәтҗанова Сөембикә-ханбикәгә багышланган яңа клип төшергән. «Сөембикә моңы» музыкаль-тарихи җырының видеосы ютуб челтәрендә Сәидәнең каналында чыкты.

Клипта Сәйдә музейда йөри, аннары ул үзе Сөембикә образында киенеп, Татарстанның дәүләт камера хорына кушылып җырлый.

Сөембикә турында кантата ике өлештән тора, әлегә аның беренче өлеше куелган.

Кантатаның музыкасын Луиза Батыр-Болгари, сүзләрен Гөлназ Гарипова язган. Җырның исемен русчага «Песнь-плачь о Сююмбике» дип тәрҗемә иткәннәр.

Клип Казанда 2020 елда төшерелгән диелә видео аннотациясендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100