Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Заһидуллинаның «Белеп яшик тормыш кадерен» клибы

Гөлфия Шакирова шигыре, Илнар Гыйльманшин көе.

news_top_970_100
Сөмбел Заһидуллинаның «Белеп яшик тормыш кадерен» клибы
Рамил Гали

Очрашты язмышлар яшьлек илендә,

Туды иң саф хисләр ярсу күңелдә.

Тик бәхетле генә булыйк ла бергә

Атлыйк гел янәшә гомер гомергә.


Кушымта:

Саф мәхәббәт тоеп типсен йорәкләр,

Кабул гына булсын матур теләкләр.

Мин сине яратам, сөям, бәгерем,

Белеп яшик әле тормыш кадерен.


Кулыбыз кулларда, күзләр күзләрдә,

Шатлык нуры балкый безнен йөзләрдә.

Саф мәхәббәт хисен саклыйк без, саклыйк,

Өмет-ышанычны аклыйк, без аклыйк.


Мин сина кирәкле, син мина кирәк,

Бер сулыш, бер уйда тибә пар йөрәк.

Тирбәлик назларда, калыйк язларда,

Бәхетле янымда син, син барында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100