Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу җырда минем язмышым чагылыш таба» — автор-башкаручы Гүзәлия яңа җыр яздырган

«Ул барлык хыялларын тормышка ашырган хатын — кызның Ходай Тәгаләгә, язмышына рәхмәтен җиткергән җыры», — дигән Гүзәлия.

news_top_970_100
«Бу җырда минем язмышым чагылыш таба» — автор-башкаручы Гүзәлия яңа җыр яздырган

Автор-башкаручы, продюсер, композитор Гүзәлия үзенең язмышы турында «Рәхмәт, Ходай» дигән җыр яздырган. Аның сүзләрен Гөлфия Шакирова иҗат иткән.

«Кешеләрнеке кебек, һәрбер җырның да үз язмышы була. Бу җыр — күп еллар буе, әйләнгеч юллар, каршылыклар аша үтеп, уңышларга ирешкән, биеклекләр яулаган, барлык хыялларын тормышка ашырган бер хатын-кызның Ходай Тәгаләгә, язмышына рәхмәтен җиткергән җыры. Шул ук вакытта, бу җыр берничә көчле хатын-кызның энергиясеннән тудырылган. Флүрә Әхәтовна, Гөлфия Шакирова һәм үзем…

Җырның көй авторы, башкаручысы буларак шуны әйтә алам, бу җырда минем дә язмышым чагылыш таба. Кисәтеп куям, кайбер нәрсәләр миңа туры килеп бетми икән, ялган дип төртеп күрсәтергә ашыкмагыз. Хатын-кызга әзрәк хыялланырга да ирек бирегез инде!

Бу җыр һәм аны ни өчен үзем башкарганымның тарихы белән сезне соңрак таныштырырмын», — дип яза Гүзәлия инстаграмда.

«Рәхмәт! Яшәргә көч бирдегез бүген сез миңа!», «Гүзәлия, үзең җырла, яме. Елаттың», «Бик матур, күңелләргә үтеп, кемнедер елатып, кемнедер уйландырып, кемгәдер канат куеп җибәрә торган җыр», — дип бәя бирә инстачылар җырга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100