Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукайга багышланган яңа җырны Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Илнар Шәрәфетдинов башкара

Композитор Луиза Батыр-Болгари шагыйрь Рәмис Аймәт шигыренә «Нурлы Тукай карашы» җырын язган.

news_top_970_100
Тукайга багышланган яңа җырны Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Илнар Шәрәфетдинов башкара

Композитор Луиза Батыр-Болгари шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Тукай карашы» шигыренә эстрада стилендә яңа җыр язган.

2018 елда ул бу шигырьгә көй язган булган инде. Аны Дәүләт камера хоры башкарган. Хәзер композитор бу җырга кабат әйләнеп кайткан һәм аны эстрада стилендә язган. Шулай итеп быел гыйнварда бу шигырьгә «Нурлы Тукай карашы» җыры барлыкка килгән.

Җырга оркестр аранжировкасын композиторның улы Рөстәм Булгари-Явич ясаган. Аны Татарстаннан Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Башкортстан җырчысы Илнар Шәрәфетдинов башкара.

«Мин шулай итеп Татарстан һәм Башкортстанның иҗади көчләрен берләштерергә булдым», — ди Луиза Батыр-Болгари.

«Нурлы Тукай карашы» җыры рус субтитрлары белән бирелә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100