Коронавирусны кичергән Рәфкать Шаһиев: Капчыкта озатсалар, якыннарга авыр була, дидем

Әлмәт Язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев коронавирус белән авырган. Хастаханәдә яткан вакытта үзенең күзәтүләрен һәм табибларның авыручыларга карата мөнәсәбәтен, коронавирусны ничек итеп җиңеп чыга алганын ул «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.

«Аллаһ хозурына күчә калсам, багажым бар, дип уйладым»

Бу зәхмәт гел дә көттереп тормый икән. Хәер, кайсы авыруны кем табын корып көтсен?! Югыйсә мин дә, авыз-борынны томалап, үз машинамда гына йөргән идем. Беркөн килеп, фамилиямне дә сорап тормый, ябышты. Башта әзрәк ютәлләткән итте дә, тән кайнарлыгын күрсәтүче терекөмеш баганасы яшен тизлеге белән югарыга үрмәли башлады. Ике көн ютәлдән соң, тән кайнарлыгы 40ка якынлашып килә иде инде. Гөнаһ шомлыгы, ул бит әле кичкә, төнгә күтәрелә.

Башка әллә нинди килде-китте уйлар килә. Кара капчыкка тыгып озатсалар, якыннарга авыр була инде дигән булам. Анысы да әле күбрәк үзем турында уйлаудан. Адәм баласы эгоист бит ул. Шулвакыт иң зур шатлыгым — янымнан китмәгән хатыным, балаларым һәм Аллаһ хозурына күчә калсам, тоткан уразаларым, укыган намазлар һәм кылган хаҗым булды. Нинди булса да багажым бар, Аллаһ буш итмәс, дип уйладым.

Кичке җидедә чакырган «ашыгыч ярдәм» төнге бердә булса да килде. Рәхмәт кенә яусын аларга.

Авыруларның хәле җиңел булмаган кебек, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрнеке дә авыр — арыганлыклары йөзләренә чыккан иде. Шулай да, тырышып ярдәм күрсәттеләр, киңәшләрен биреп, башка авыруга юл тоттылар.

Ун көнгә якын вакыт өйдә, хатын күзәтүендә үтте. Табиб киңәше белән куелган системалардан соң төнгә өчәр тапкыр тирләп урын-җирләрне алыштыргач, хәл кергән кебек булды, дөнья яктысы күренә башлады. Тик, КТ дигәннәрен узып нәтиҗәсе билгеле булганнан соң, юллар районнан шәһәрнең үзәк хастаханәсенә китерде. Юк, мин генә түгел, күбесе шул юлларны узып килә монда.

Хастаханә — көрәш кыры

Монда инде башка дөнья, башка тормыш. Синең гомерең өчен көрәшеп, йөгереп йөрүчеләрне күргәч, ун бармагың белән генә түгел, тешең белән ябышасың яшәү дигән кадерле дөньяга, чөнки башкача мөмкин түгел. Идән юучылардан башлап, югары квалификацияле һәр табиб синең гомер өчен көрәшә. Монда — көрәш кыры. Хастаханәнең дүрт каты да тулган. Коридорда ятучылар да байтак. Күбесенең хәле авыр, кислородка тоташтырылган. Берәүләре бик сабыр гына ята алса, икенчеләрен һава җитмәү, курку хисе кычкырырга мәҗбүр итә.

Берәүләре бик сабыр гына ята алса, икенчеләрен һава җитмәү, курку хисе кычкырырга мәҗбүр итә.

Беркем берәүне гаепләми, ачуланмый. Җайлап кына тынычландыралар, ничегрәк һава суларга кирәген әйтәләр. Исең китә, кайдан гына һәр авыруга җылы сүз табалар да, кайдан алалардыр тау кадәрле сабырлык, елмаю, уен-көлке сүз, оптимизм?! Баштан аяк чорнанган хезмәткәрләр бары тик ихтирам хисләре генә уяталар. Үзләренең әйтүләренчә, инде барысы да авырган, өйдәгеләрен дә читләп узмаган бу зәхмәт. Шулай да елмаерга көч табалар.

Тәүлек буе кизү торып өенә кайтучылар да, йокларга түгел, утырып торырга да вакыт юк, диләр. Ышанмый чара юк. Һәркемнең ире, хатыны, баласы, ата-анасы көн дә «авыру алып кайтмаса ярар иде» дип, бер курку хисе белән көтеп тора. Авыру киемгә тими, диләр иде әбиләр. Монысын алай да дип булмый.

Коридорларда шәфкать туташлары, табиблар, санитар егет-кызлар гына. Бер артык хәрәкәт юк. Вакыт-вакыт, экстремаль ярдәм вакытында, этаж мобиль госпитальне хәтерләтә. Тик, вакыты белән, күпме генә тырышсалар да, табиблар да коткарып кала алмый. Соры капчык салган носилка коридорга күчә. Табибларның: «Без бит Аллаһ түгел», — диюләре белән килешми чара юк.

Мин кемгәдер курку салу өчен язмыйм моны, максатым һич ул тугел. Бары тик, кулымны күкрәгемә куеп, «Шаярмагыз, чыннан да, хәлләр мактанырлык түгел. Табибларга бик авыр бит», — диюем генә.

«Монда кеше соңгы саламга ябышырга әзер»

Авыруга авыр, ята. Санитардан, ашатучыдан, шәфкать туташыннан, табибтан кала барысы да ята. Ә аларның исә, утырып хәл алырга да вакытлары юк. Хәле җиңеләеп, сәламәтлеккә таба баручыны, анализлары уңай булган очракта озак тотмаска тырышалар, чөнки чират көтүчеләр, ярдәмгә мохтаҗлар аз түгел. Үпкәңне тутырып бер тын алу да җан газабы булган кеше өчен, табиб карамагында булу олы бәхет.

Мондагы табиблар, шәфкать туташлары өчен иң мөһиме — авыруның үпкәсе, каны кислород белән кирәк кадәр тәэмин ителгән һәм температураның нормаль булуы. Система куялар, укол ясыйлар, таблеткалар бирәләр һәм үзләренең бөтен уңай энергияләрен, җан җылыларын кушалар.

Син дә мулла, мин дә мулла дигәндәй, ватсаптан да, интернеттан да һәркем әлеге чирдән дәвалану ысулларын өйрәтә. Алай гына була торган булса, хастаханәләр буш, табиблар үзләренең көндәлек эшен генә эшләп, тынычлап өйләренә кайтыр иде, җәмәгать. Ватсаптагы универсаль рецептлар начар түгелдер, бәлки. Тик бит һәркайсыбыз үзгә. Үз яшәү рәвешебез, үз чиребез, үз мөмкинлекләребез бар. Безнең дәвалаучы табиб шулар белән эш итә.

Медицина хезмәте, ярдәме бик кирәк, ләкин кешедә иң куркынычы — өмет чаткысы сүнү.

Медицина хезмәте, ярдәме бик кирәк, ләкин кешедә иң куркынычы — өмет чаткысы сүнү. Монда кеше соңгы саламга ябышырга әзер. Күбесе. Минем күпмедер дәрәҗәдә дин белән алыш-бирешем барлыгын белгәч, бер палатада ятучы татарлар гына түгел, рус, чуваш милләтеннән булганнар да: «Читай, пожалуйста, намаз, молись. За нас тоже проси», — диделәр. Монда башка дөнья, башка яшәү рәвеше. Хәзер хастаханәләрдә моңа кадәр без күзалламаган халәт.

«Сула, җаным, соңгысы булмасын…»

Башларыннан алып аяк чукларына кадәр һава да керми торган махсус кием. Биттә маска, күзлек. Бөтен җирләре скотч белән эләктерелгән. Җыеп кына әйткәндә, ашамый-эчми, бәдрәфкә бармый халыкка хезмәт итәләр, чөнки аны бер салып та бер киеп тору авыр, хәтта мөмкин дә түгел дияр идем. Әйе, әйе, эш кенә түгел, ә чын мәгънәсендә хезмәт итәләр. Әлеге кием тәүлегенә бер пар бирелә. Һәркем эштән өенә чиста зонада юынып китә. Алка, йөзек ише бизәнү әйберләрен күптән оныткан инде ул туташ, ханымнар. Ирексездән, бу шәфкать ияләрен олы йөрәкле нинди генә әти-әни тәрбияләп үстерде икән дигән уй килә башка. Юк, башка түгел, йөрәккә киләдер ул уй. Баш ялгышса да, йөрәк ялгышмый бит.

Менә коридорда чираттагы ыгы-зыгы, чираттагы хәрәкәт башланды. Аксыл-зәңгәр төстәге махсус киемле һәркем йөгерә, ашыга. Кем табиб, кем санитар — беркем белми. Тик барысында бер максат — сула, сула, җаным, соңгысы булмасын инде! Синең үз аягың белән өеңә кайтканыңны көтәләр бит! Менә ул тирән итеп сулыш алып җибәрде. Аллаһ бу юлы да табиблар аша үзенең гөнаһлы бәндәсенә ярдәм кулын сузды.

Коридорга чыккан бер төркем шәфкать ияләре генә маңгайларыннан аккан тирне дә сөртә алмадылар. Ул каядыр уранган, чорналган аксыл-зәңгәр кием арасына тәгәрәде.