«Журналистлар урамы»: «Бәллүр каләм» ябык бинадан ачык һавага чыкты | intertat.tatar

«Журналистлар урамы»: «Бәллүр каләм» ябык бинадан ачык һавага чыкты

Бүген «Татмедиа» бинасы янындагы мәйданда тормыш кайнады. Көндез анда «Массакүләм мәгълүмат» чаралары фестивале булса, кичке якта нәкъ шушы мәйданда «Бәллүр каләм» бәйгесе лауреатлары исемнәре яңгырады.

Эш көннәрендә һәр иртәдә уза торган юл буйлап телефонга төртелеп барганда, башны күтәреп карасам, «Татмедиа» янында зәңгәр шарлардан ясалган арка һәм ике яклап төзелеп киткән «йортлар» тора. «Татмедиа» ягына борылып кергәч тә, ишек төбендә үк «Бәллүр каләм» җиңүчесенә дигән машина каршы ала. Анысы кичә эштән чыкканда ук тора иде инде, язмаларын ябыштырып яталар иде. Башына кызыл бант та куйганнар — сабантуйда үз батырын көткән тәкә диярсең!

Бер төн эчендә сәхнә дә торгызып куйганнар. Тирә-як та ялт иткән.

Төш вакытында «Татмедиа» янында «Массакүләм матбугат чаралары урамы» фестивале башланып китте. Русчасы «СМИшная улица» кызыграк ишетелә кебек, «Смешарики» мультфильмындагы зәңгәр куян күз алдына килә. Татарча әйтсәң, яңгырашы бетә. «ММЧ урамы» дисәң, күз алдына галстук таккан, кәчтүмле, кара күзлекле абыйлар килә. Бәлки миңа гына шулайдыр ул. 

Ярар хәрефләргә бәйләнми генә, бәйрәмнең асылына күчик.

Матбугат… фестивале. Ят сүзтезмә. Матбугат конференциясе яки очрашуы дип автомат рәвештә язып китәсе килә. Матбугат фестивале 12:00 башланырга тиеш. Мин ун минутка иртәрәк чыктым. «Сөю гөлләреннән күпер үрәм…» дип Илсөя җырлый иде. Кем журналларын әйбәтләп тезеп куя, кем «йортын» шарлар белән бизи, кем бөтен эшен тәмамлаган да, елмаеп көтеп тора.

«Хәзерге укучы гайбәт, үлем-фаҗигага корылган мәкаләне укый»

«Якынрак басыгыз, аха, төшерәм», — дип «Шәһри Казан» газетасы журналисты Дамир абый Бәдриев фотога төшереп тора иде. Бүген ул фотограф булган да куйган. Гадәттә эшкә барганда бер троллейбуста туры килә идек, соңгы көннәрдә гел аерым йөрибез. «Иртән Сезне очратмыйм, әллә маршрутны үзгәрттегезме», дигән идем. «Юк, шулай ук йөрим», — дип елмаеп кочаклап алды. Нигә бу шулай бик шат, кочакларга үрелә дип уйлаган идем, аның сәбәбе бар булып чыкты. Анысы хакында — мәкаләнең иң-иң соңгы юлларында.

Дамир абый инде кырык еллап журналистика өлкәсендә эшли.

«Бу бәйрәм берничә ел Бауман урамында узды, күңелгә бик хуш килгән иде ул. Бәйрәм «Татмедиа» янында узгач, халык матбугатка тагын да якыная дип уйлыйм. Бу бик кирәк. Хәзер цифрлы заман, матбугат дөньясы алга бара. Мин газета-журналлар чыгып торсын дип телим, электрон матбугатка кына кайтып калмыйк.

Элек күп укыйлар иде, кызганыч, хәзер Совет системасындагы тәртипне кулдан ычкындырдык.

Элек күп укыйлар иде, кызганыч, хәзер Совет системасындагы тәртипне кулдан ычкындырдык. Дамир Бәдриев, журналист

Халык газета-журналларны да укысын иде. Хәзерге укучы гайбәт, үлем-фаҗигага корылган мәкаләне укый. Ул бит бер мизгел генә. Икътисад сәясәт, шәһәр тормышы турындагы мәкаләне дә укырга кирәк. Шәһәр тормышын белеп торгач, күзаллау киңәя. Соры хәбәрләргә генә кайтып калырга кирәкми.

Мин юморескалар да язам бит. «Сәяхәтче чебеннәр белән гипноз» дигән юмореска бик уңышлы килеп чыккан иде. Ул чебеннәр турында булса да, анда кешеләрне күреп була. Тормышчан мәкалә инде. Ий, күп иде инде ул, хәзер тиз генә искә төшми әле.

Матбугат та, журналистлар да халыктан ерак түгел. Кызганыч, халык үзе ерак. Әллә акча җитми, әллә матбугаттан бизә. Журналист һәрвакыт халык арасында булды», — ди Дамир Бәдриев.

«Мин бүген универсаль солдат», — дип Дамир абый «Тәртип» радиосыннан Ризәлә апа Исмәгыйлеваны фотога төшереп алды. «Менә арттагы кызлар да бассын, әйдәгез, массовка, әйе, миңа карыйбыз», — ди үзе. Хәзер кош очып чыга дип әйткәнен дә көткән идем.

«Мин йә дәшмим, йә дөресен язам»

Монда унике «йортта» басма матбугат, китап нәшрияты, радио, телевидение үз «җимешләрен» тәкъдим итә. Кемгәдер аерым бер йорт бирелгән, кайбер йортта ике хезмәт бергә яши.

Алып баручы Илмир Ямалов бәйрәмне башлап җибәрде, барлык халыкны сәламләде. Ул йорттан йортка йөреп һәр мәйданчык белән таныштырырга тиеш иде. Беренче булып сүз «Шаян ТВ»га бирелде. Алар янында һәрвакыт кеше күп булды. Балалар тыныч кына узып китә алмады. Аннан «Татарстан китап нәшрияты»на сүз бирелде.

«Шәһри Казан» газетасы журналисты Йолдыз Шәрапова белән «Сираҗи сүзе» газетасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи китаплар сайлап тора. Бергә фотога да төштеләр. Искәндәр абый белән сөйләшеп алдык.

Журналистларның дәрәҗәсе артсын өчен журналистлар дөресен язарга өйрәнергә тиеш. Шул ук пандемия вакытында да алар дөресен язарга тиеш. Кешеләргә кадатыгыз, фәлән итегез, ковидтан мәҗбүри прививкалар ясатыгыз дип кенә әйтергә тиеш түгелләр. Бүген табиблар үзләре үк кайбер даруларның эффекты булмавын әйтеп тора. Ә без инде кадагыз-кадагыз дип үгетли генә беләбез. Мондый мәгънәсез вакытта мәгънәсез эшләр эшләгәндә журналистның дәрәҗәсе беркайчан да күтәрелмәячәк. Һәм мондый сүзләр сөйләгән өчен менә бу сүзләрне беркайчан да беркая да куймаячаклар.

Сез һәрвакыт дөресен генә язасызмы?

Мин һәрвакыт тырышам. Мин йә дәшмим, йә дөресен язам. Бөтенләй булмый икән, язмый калырга туры килә икән, мин дәшми калырга тырышам, әмма дәшми калу барып чыкмый, телем озын — тик тора белмим.

Иң кызыклы яки фурор тудырган язма дип кайсы язмагызны атар идегез?

Минем фурор тудырган язма юк. Минем зур эшләр эшләгәнем, кузгатып булмастай ташларны кузгатканым бар. Бер җырчыга атказанган артист исеме бирелгәннән соң элек атказанган сыер савучы дигән исем бар иде, менә нәкъ шул булды инде дип язганымны егерме ел истә тоталар. Әллә нинди зур эшләрне истә тотмыйлар.

Нинди газеталарны укыйсыз?

«Аргументы и факты», «Аргументы недели», «Московский комсомолец», «Комсомольская правда», «Собеседник», «Звезда поволжья». Беләсезме, профессор Преображенский доктор Борментальгә: «Никогда до обеда не читайте советских газет», — дип әйтә бит әле. Журналлар укыйм. «Казан утлары»н укыйм, элек «Идел»не укый идем. «Безнең Мирас»ны яратып укыйм, ул иң яхшы журналга әйләнде.

«Безнең Мирас»ны яратып укыйм, ул иң яхшы журналга әйләнде.Искәндәр Сираҗи

Матбугат, журналистика халыктан ерагая диләр, дөресме?

Белмим, мин халыктан ерагаймыйм, халык эчендә чабып йөрим. Халыктан матур бинада утырганнары ерагая, ә без матур биналар эчендә утырмыйбыз. Һәрвакыт халыкка якын булдык һәм булып калабыз.

Матбугат әйбәт булсын өчен, аны баш мөхәррирләр җитәкләргә тиеш.

Укучыга нинди темалар кызык?

Укучы сары матбугатны ярата. Нәкъ сарыга кызыга. Мин дә газетаны җиңелчә генә саргайта башладым. Ни өчен? Чөнки акча кирәк бит. Алайса бит фигура бозыла, ябыгам.

«Журналистиканың блогерларга калуына эчем поша»

Йолдыз апа Шәрапованы да сөйләшергә дип колонкалардан ераккарак алып киткән идем, юлда газета укучылары камап алды, яннан бара иде, карасам, инде газеталар өләшеп тора. Барысының да көен көйләргә кирәк инде, тиз генә минем янга да килеп җитте.

0 алып 5 кадәр шкала буенча журналистиканы бәяләгәндә, ул 5 белән 4 арасын сайлады.

«Менә хәзер, бәлки, үземә дошман да тудырырмын, әмма миңа менә блогерлар ошап бетми. Журналистиканың блогерларга калуына эчем поша. Ул аналитика, фактларны гына бирү түгел инде. Аннан соң ул блогерлар бик хаталы яза. Тел өчен гомер буе көрәшкән кешеләрнең йөрәге әрнидер һәм шулар арасында мин үзем дә бар.

Газеталар халыктан ерагая димәс идем, киресенчә, безнең газета халыкка нык якынайды. Укучыга тагын да якынаю өчен җомга санын үзгәрттек.

Журналист — ул бик җаваплы һөнәр. Халыкның журналистларга ышанычын иллегә илле дип әйтик инде. Ышанучылары да бар, әмма күп кеше нәрсә аласың инде алардан, дип кул гына селти. Аннан соң хөкүмәт кануннары буенча эшләргә бит инде, ә алар халыкка бик туры килеп бетми. Журналистның дәрәҗәсе артсын өчен, журналистлар гел дөресен генә язарга тиеш. Мин дөресен язам», — ди Йолдыз апа.

«Халыкка якынаям дип, халык артыннан иярергә ярамый»

Ул арада Алмаз абый Хәмзин бөтен халык белән бергә «Кил, иркәм, кил инде» дип җырлап тора. Ул җырлап бетереп, Йолдыз апа «молодис» дип кул чапкач, яндагы мәйданчыкта «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә апа Исмәгыйлева патефонның пластинкасын алмаштырып куйды. «Алсу йөзеңә бигрәк килешә чәчкә калфагың дип» җыр агылды. «Шундый яратам, гел уйнатып торыр идем, кояшта пластинка эри», — диде ул.

Ризәлә апа да бәйрәмнең «Татмедиа» бинасы янында зурлап уздырылуын хуплый.

«Күпмедер еллар элек ул бәйрәм Бауман урамында уза иде. Массакүләм матбугат чаралары көн дәвамында шулай бер-берсе белән аралаша, таныша иде. Соңгы елларда онытылган традициянең „Татмедиа“ бинасы янына кире кайтуы, матур мохиттә үткәрелүе миңа бик ошый. Әле бер павильонга икешәр кеше урнаштырдылар, без „ЮВТ“ телеканалы белән таныштык. Массакүләм мәгълүмат чараларының уртак бер мәйданга җыелып аралашуы кирәк. Татарстанны тагын да яхшырту өчен бөтен көчебезне куярга кирәк. Тамырларыбызны, телне, тарихны саклау өстендә эшлибез, барыбызның да кыйбла бер. Конкуренция юк дип әйтмим, әмма ул яхшы мәгънәдә», — ди ул.

Ризәлә апа бик күп газета-журналларны укый, зур исемлек тезеп китте. Басма журналистика эшчәнлеген биш баллга билгеләде. Халыкны кәгазьгә кире кайтаруның бик авыр булуын ассызыклады.

Аның сүзләренчә, халыкка якынаям дип, халык артыннан иярергә ярамый. «Кешенең табигате шундый, ул кирәкмәгән, яшерен, ярамаган әйберне яратып укый. Бүгенге көн матбугат чаралары аннан файдалана. Тиражны арттыру өчен чара калмаганнан да, бәлки. Чама хисен югалтмаска кирәк. Массакүләм мәгълүмат чарасы бер адым алда булырга тиеш», — ди «Тәртип» радиосы баш мөхәррире.

«Журналистлар хезмәте бүгенге көндә аеруча кирәк»

Алмаз абый инде ике кыз өчен генә тыныч кына уйнап тора. «Шәһри Казан газетасын алыгыз, Шәһри Казан», — дип кызлар өндәп тора.

«Урам» буйлап кызу-кызу атлап Айдар абый Фәйзрахманов узып бара. «Алмаз җырлаган тавышка гына килдем», — ди. Ул да журналистларны бәйрәм белән котлады.

«Без мәгълүмат дөньясында яшибез. Журналистларны, газета чыгаручыларны — барысында бәйрәм белән котлап шуны әйтәм: сезнең хезмәт бүгенге көндә аеруча кирәк. Сезнең продукцияне халыкка җиткерүдән бик күп әйбер тора. Халыкның күңел торышы да, телне саклау да сездән тора. Халыкның күңеле сау булса, ул газетаны да укый, җырлый да. Газеталардагы мәгълүмат Татарстанның алга таба чәчәк атуы өчен бирелергә тиеш. Газета-журналлар бервакытта да халыктан ерагаймый», — ди ул.

Күптән түгел генә Әлмәттә эшли башлаган «ЮВТ-24» телеканалы белән аралашып алдык. Төбәкләр буенча продюсер Тимур Туманов мондый чараның халык күп йөри торган мәйданда узуын бик ошаткан.

«Тамашачының ихтыяҗы үзгәрми. Кешегә җәмгыять проблемалары, олы яшьтәге кешеләр тормышы, иганәчелек кызыклы. Мин газеталарны электрон форматта укыйм. Дөресен әйткәндә, газеталар сатыла торган киосклар еш кына җайлы урында булмый, юл өстендә дә туры килми. Халыкның ышанычына килгәндә, рәсми мәгълүмат чаралары проблеманы төрле яклап күрсәтергә тиеш. Проблеманы алсак, шул проблемага бәйле кешеләр, җаваплы як, бәйсез экспертлар фикерен бирергә кирәк. Максималь дәрәҗәдә тулы һәм төрле яктан проблеманы ачкан очракта, ышаныч була», — ди ул.

«Татар журналистикасының сыйфатын үстерәсе килә-ә-ә»

Илмир Ямаловның эше тынып алган вакытта аның белән дә сөйләшеп алдык. Бу бәйрәмдә үзе өчен бик күп яңалык тапкан икән.

«Мондый чаралар ешрак булсын иде. Дөресен генә әйткәндә бу чара турында белмәдем дә. Алып баручы буларак чакыргач кына төшендем. «Урам»га чыгучыларның барысын да диярлек беләм. Алардагы үзгәрешләрне күрдем. «Казан утлары» журналында укыту эше өчен файдалы мәгълүмат таптым. «Китап» радиосы белән таныштым, ишеткәнем бар, ә кемнәр эшләгәнен белми идем. Үзебезнең коллегалар оештырып җибәргән икән. Чараның вакытына килгәндә, абунәчеләрне тотарга да бик әйбәт, мондый чараны язылу башланган вакытта үткәрергә кирәк.

Журналистикага килгәндә, татар журналистикасының сыйфатын үстерәсе килә-ә-ә. Кадрлар әзерләргә кирәк. Кайдандыр укып карап кына журналист булмыйсың, мәсәлән, «Сираҗи сүзе»н генә укып яхшы журналист булмыйсың. Төрле материалны укырга кирәк, журналистика бүлеген торгызырга кирәк. Шәхсән үзем журналист түгел, әмма милләтпәрвәр, янып йөри торган кеше. Бердән алып унга кадәр шкала буенча татар журналистикасына бәя биргәндә 3 балл куяр идем, монда дөньякүләм газеталарга ун балл дип карыйк», — дип сөйләде ул.

«Мин йолдызлар турында газета-журналлардан укымыйм»

«Татар радиосы» мәйданчыгы тирәсендә музыка уйнап тормаса, бик сәер булыр иде. «Өстәл артында» радионың алып баручысы Назлыгөл Сөнгатова тора. Аның белән дә яңа форматтагы һәм яңа урындагы чара турында сөйләшеп алдык.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары һәрвакыт шулай аралашып торырга тиеш. Кадрлар алмашынып тора, шуның өчен күрешеп, танышып, бер иҗат казанында кайнарга тиешбез. Күптән күрмәгән кешеләр белән сөйләштек. Ул бер-беребез өчен файдалы. Үзем газета-журналларны электрон формада укыйм. Хәзерге журналистика мобиль формага күчте, кыскарды, җайлашты. Мин йолдызлар турында газета-журналлардан укымыйм, без үзебез алар белән аралашабыз. Соңгы арада сәламәтлек турында күп укыйм.

Журналистиканы түбән дәрәҗәдә дип уйламыйм. Бөтен кеше дә сары матбугат, сенсация артыннан йөгерә, әмма үзенә тугры булып калганнары да бар. Дөресен язарга, сенсация артыннан кумаска кирәк дип уйлыйм.

Ничә процентка дөрес язалар дигәндә, мин журналист кеше буларак 100 процент дип әйтергә тиешмен (көлә). Әлбәттә, алай түгел, төрле кешеләр бар. Кемдер сөйләргә ярата, имеш-мимешләргә ышана, тик алай булырга тиеш түгел. Мәгълүматны берничә җирдән укыганнан соң гына нәтиҗә ясарга буладыр», — ди ул.

Бик көчле музыка, төрле төсләр, көлке-шаярулар булса да, гел үзебезнең бинадан чыккан кешеләр генә очрады диярлек. Кайбер кешеләр телефонга төшерә-төшерә уза «урамны». Туктап, монда нинди чара дип кызыксынган кешене очратмадым. Зур шәһәр өчен мондый чаралар узып тору шаккаткыч хәл дә түгел инде. «Шаян ТВ» янында балалар гел булды.

Мәкаләнең калган өлешен хезмәттәшем Зилә Мөбарәкшина язды. Менә шулай инде ул журналистика - коллектив хезмәт!

«Сезгә дә, минем кебек, 75 яшьтә дә журналист булып эшләргә язсын»

Кичке 17:00 сәгатьтә инде «Татмедиа» бинасы янындагы сәхнә янына йөзләгән кеше җыелган иде. Анда XXIV «Бәллүр каләм — 2021» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр. Бу тантана беренче тапкыр ябык ишекләр артында түгел, ә ачык һавада узды. Мәйданда бәйрәм рухы хөкем сөрә иде.

Ишек төбендәге кызыл бантлы машина һәм гран-при «Казанские истории» газетасы баш мөхәррире, Дәүләт Советының элекке матбугат сәркәтибе Любовь Агеевага бирелде.

«Бу җиңү минем өчен көтелмәгән яңалык булды. Минем журналистика өлкәсендәге хезмәтемне генә түгел, журналистика буенча студентларыма белем бирүемне дә бәяләгәннәрдер дип уйлыйм. Бу һөнәр белән төрле өлкәләрдә эшләргә насыйп булды. Шуңа да карамастан, үзем булып кала алдым. Сезгә дә, минем кебек, 75 яшьтә дә журналист булып эшләргә язсын», — диде Гран-при иясе.

Lada Granta машиналарыннан ачкычлар Яшел Үзән районы «Яшел Үзән» газетасы, Кайбыч районының «Кайбыч таңнары» газетасы, Чүпрәле районының «Туган як» газетасы, Мамадыш районы «Мамадыш-информ» мәгълүмат үзәге редакцияләренә дә тапшырылды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге:

  • «Журналистикага тугрылык» номинациясендә «ТНВ» каналы алып баручысы Рөстәм Нәбиуллин һәм «Шәһри Казан» газетасы журналисты Дамир Бәдриев,
  • «Һөнәрдә иң яхшысы» номинацисендә «ТНВ» каналыннан Илзирә Юзаева, «Арск-информ»нан Гөлсинә Зәкиева,
  • «Иң яхшы район һәм шәһәр редакциясе» номинациясендә «Минзәлә» һәм Түбән Каманың «Ваша газета» газетасы,
  • «Иң яхшы мультимедиа редакциясе» номинациясендә «Татарстан — Яңа гасыр» мәгълүмат программалары дирекциясе, «Салават күпере» журналы редакциясе,
  • «Елның иң яхшы телеоператоры» номинациясендә Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясеннән Илдар Галәветдинов,
  • «Ел фотопортреты» номинациясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Рамил Гали,
  • «Иң популяр блогер» номинациясендә «Идел» журналы баш мөхәррире урынбасары Мөршидә Кыямова,
  • «Туган тел» номинациясендә Төмән шәһәренең «Яңарыш» мәгълүмати нәшрият үзәге,
  • «Эффектив матбугат хезмәте» номинациясендә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте;
  • «Елның медиа-шәхесе» номинациясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов

Марат Әхмәтов үзенә бу бүләкне бирүне яратып бетермәде бугай: "Кул кулны юа, ике кул битне юа!" - дип шаяртып төрттереп алды.

  • «Бөек Җиңүнең 75 еллыгын иң яхшы яктырткан редакция» номинациясендә «Ватаным Татарстан», «Кайбыч таңнары» газеталары,
  • «ТАССРның йөз еллыгы темасын иң яхшы мәгълүмати яктырту» номинациясендә «ТНВ» каналы журналисты Динә Газалиева һәм «Зәй-информ» агентлыгы җиңде.

Шулай ук Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» мактаулы исеме «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте башкарма директоры Нияз Гәрәев, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлинә Гыймадовага бирелде. Котлыйбыз!