Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Ибраһимов: “Секс – ул татар сүзе, нәсел дәвам итүнең чиксезлеген аңлата”

Танылган җырчы Ренат Ибраһимов сәхнәдәге чыгышлары белән генә билгеле түгел. Соңгы елларда ул дин, гаилә тормышы, тарих, хәтта филологиягә бәйле фикерләре белән дә танылды. Үзенең тормышы, шушы уйланулары турында ул “Татар-информ” укучыларына да җиткерде.

news_top_970_100
Ренат Ибраһимов: “Секс – ул татар сүзе, нәсел дәвам итүнең чиксезлеген аңлата”

“Һәр төбәк үзе тапкан керемнәр ярдәмендә үсәргә тиеш – шундый закон кабул итәргә кирәк”.

Татар эстрадасы: “попсяра”дан - стратегик үсешкә, дәүләт эстрада үсешенә ярдәм итәргә тиеш.

“Телнең нигезе – гаиләдә”.

Ренат Ибраһимовның исламга килү тарихы һәм ни өчен кызлары Мәрьямне мунчада таптырырга дигән карарга килүләре 

Русларның сүгенү сүзләре татардан кергән, "секс – ул татар сүзе”.

“Һәр төбәк үзе тапкан керемнәр ярдәмендә үсәргә тиеш – шундый закон кабул итәргә кирәк”

- Сез Татарстан, мондагы тормыш, республиканың үсеше белән кызыксынып торасызмы?

- Әйе. Татарстан башка төбәкләрдән бик нык аерылып тора. Мин гел йөрим, концертлар белән Россиянең башка төбәкләрендә булам һәм Татарстанның иң уңышлы һәм алга киткән республика икәнен күрәм. Ул донор төбәк, авыл хуҗалыгы, җитештерү, сәнәгать, төзелеш һәм башка өлкәдәге күрсәткечләре буенча Россиянең күп кенә регионнарыннан алда бара. Бу сөендерә. Әлбәттә, яхшыртасы әйберләр әле бар. Хәзер күп нәрсә сайлаулардан тора - Президент, аның аппараты, хакимият нинди программа кабул итәчәк, алга таба үсеш нинди булачак... Иң мөһиме - халыкның тормыш дәрәҗәсе.

- Ни сәбәпле Татарстан мондый уңышларга иреште?

- Әлбәттә, монда республика җитәкчелегенең өлеше зур, ул бик белеп эш итә. Минтимер Шәрипович Шәймиевтән башлап. Аннан соң халыкның характеры да мөһим роль уйный - татарлар эшчән халык. Тарихи мисаллар да китерергә була. Иван Грозный Казан ханлыгын басып алгач, Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалта һәм татар авыллары, татар гаиләләре салымны ике тапкыр артыграк түләргә тиеш була. Салымны түләр өчен ике тапкыр күбрәк эшләргә туры килә. Шуңа күрә татарлар эшчән, максатчандыр. 

Безнең милләт спиртлы эчемлекләргә, тәмәке тартуга артык һәвәс түгел, чөнки мөселман динендәге халык. Ислам алкогольсез тормыш рәвешен алга сөрә. Шушы шартларның суммасы Татарстанның актив үсешенә йогынты ясый. Әлбәттә, безнең төбәк географик яктан да уңышлы җирдә урнашкан - су юлы бар, юллар челтәре, Россиянең уртасында без.

Федераль үзәк белән дә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Яңа хакимият төбәкләрнең федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре турында закон кабул итсен иде. Ягъни, җитештерү кайсы төбәктә бара, керемне дә шунда калдыра торган карар кабул итәргә кирәк дип уйлыйм мин. Хәзерге кебек түгел. Алайса бүгенге көндә акчалар башта Мәскәүгә китә, аннан тагын кире җибәрелә. Һәрбер регион үзенең эшләгәненнән, кешеләрнең ничек эшләгәненнән чыгып, шушы керемнәр ярдәмендә үсәргә тиеш. Бу шулай ук алга таба кабул ителәчәк законнарга бәйле.

- Cез хәзер сайлаулардан тора, дидегез. Ни өчен сайлаулар мөһим, аңлатып китә аласызмы?

- Тышкы сәясәт белән бәйле шактый җитди проблемалар булды, катлаулы этаплар аша уздык. Безнең армия җимерелгән иде, аны югалткан идек дисәк тә була, хәрби җитештерү, хәрби заводлар юкка чыкты. Җитәкчелек, хакимият, президент Путин да моңа зур игътибар бирде. Илнең оборона сәләтенә аеруча әһәмият бирелде, бу юнәлештә күп акча тотылды. Ә менә социаль проблемаларга игътибар аз булды, сәнәгатькә аз акча каралды. Бу башка илләрнең безгә карата кырын карашта булуы белән аңлатыла иде, шуңа күрә көчле армия, җитештерү кирәк булды. Һәм соңгы 15 елда илнең икътисади мөмкинлекләре кораллану, җитештерүне киредән оештыру өчен тотылды. Шуңа күрә, бу акчалар студентлар, пенсионерлар өчен булмады.

Ләкин без инде бу этапны уздык. Хәзер безнең социаль өлкәдәге проблемалар - пенсионерлар, балалар һәм инвалидлар мәсьәләләре беренче планга чыга, моңа күбрәк әһәмият бирә башладылар. Әгәр без алга баруны һаман да баштагы кебек дәвам итсәк, җитди проблемаларга игътибар итмичә генә яшәсәк, бу, гомумән, илдәге эчке вәзгыятькә начар йогынты ясаячак. Нинди кеше дип әйтмим, кеше мөһим түгел хәзер, ә программа мөһим, шуңа игътибар итәм. Шәхес өчен түгел, ә кандидат тәкъдим иткән программа өчен тавыш бирергә кирәк. Мәсәлән, прогрессив салым системасы. Һәрбер нормаль илдә дә артык керем социаль проблемаларны хәл итүгә китә. Мин күп сәяхәт итәм, беләм. Бу һәрбер алга киткән илдә шулай. Ә безнең илдә бу юк, бу хәзер бик нык сизелә,моны эшләргә кирәк.

Моннан тыш, башка программалар да бар. Мәсәлән, чит илгә валюта алып чыгуны тыю, оффшор счетларыннан акчаларны кире кайтару. Россиянең күпме акчасы шунда китә, дистә еллар дәвамында миллиардлар, триллионнар китә. Бу акчаларны кайтарырга кирәк. Алар проблемаларны хәл итәргә, илдәге вәзгыятьне үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Бу моментларга зур игътибар бирергә кирәк.

Хәзер элеккеге кебек пассив мөнәсәбәт булырга тиеш түгел. Әйтәм бит, мин элек сайлауларга йөрмәдем, барыбер тиешле санны җыялар, дип уйлый идем. Ә хәзер халкым алдында җаваплылык тоям. 

Татар эстрадасы: “попсяра”дан - стратегик үсешкә

- Татар эстрадасы турында сөйләшик әле. Сез татар эстрадасын тыңлыйсызмы?

- Хәзер Татарстан мәдәният өлкәсендә шактый гына яхшы үсештә, опера, камера сәнгате үсә. Ә инде эстрадага килгәндә, Татарстан Россияне кабатлый. Ул үзенең милли юнәлеше белән бара, ләкин анда да барыбер шул ук – “попсяра”, шулай дип атыйм мин аны. Рус “попсяра”сы бар, аның белән Беренче канал тулган. Шул ук хәл татар эстрадасында да күзәтелә. Әлбәттә, эстраданың дәрәҗәсе югарырак булырга тиеш. Моның өчен хакимият тарафыннан аерым карарлар кабул ителергә тиеш.

- Эстрадага, попсага дәүләт кушылырга тиеш дип уйлыйсызмы?

- Һичшиксез, дәүләт ярдәме булырга тиеш, моңа җитди карарга кирәк. Чөнки эстрада кешенең зәвыгын, аның эчке дөньясын формалаштыра. Әгәр эстрада түбән дәрәҗәдә , бернинди дә рухи кыйммәтләргә ия түгел икән, бу җырлар, текстлар, музыка яшьләрне тәрбияләүдә тискәре йогынты ясаячак. Бу бик начар.

- Ә дәүләт бу юнәлештә нәрсә эшли ала? Аларны җыеп, җырларга өйрәтергә тиешме?

- Аерым программалар булдырып, шартлар тудырырга була. Мин бу хакта күптәннән уйланам. Татар эстрадасы бик зур потенциалга ия, аны бик тиз халыкара дәрәҗәгә алып чыгып булыр иде. Ләкин моның өчен дөрес стратегия кирәк. 

Мәсәлән, хәзер “Үзгәреш җиле”н уздыралар. Карадым мин аны. Әйе, анда заманча караш, заманча аранжировкалар, Мәскәүдән чакыртылган оркестр, заманча стильдә уйныйлар. Ләкин анда иң мөһиме – стратегия юк. Анда тактик яктан барысы да дөрес эшләнгән, ә менә стратегик ягы бөтенләй юк. Бу бернинди дә үсешкә китерми. Анда төп юнәлеш - матур тышлык ясау, ә эчтәлеге, стратегиясе - юк.

- Бу стратегия нинди булырга тиеш?

- Сәнгатьтән читләшеп, спорт темасына мисал китерә алам. Безнең Россиядә спорт нәрсә ул? Футбол, хоккей, баскетбол, гадәттә. Бу татарларга хас булмаган спорт төрләре, аларда безнең тарих элементлары да, тарих та, гореф-гадәтләр дә юк. Бу безгә Европадан кергән спорт төрләре. Спортсменнар чакыртып, аларга зур акчалар түләү - акчаны җилгә очыру. Спортчыларны үзебездә үстерү белән шөгыльләнсәләр, яшьләрне шушы дисциплиналарга өйрәтсәләр, алардан үзебезнең спортчылар үсеп чыгар иде. Ул вакытта инде без алар үзебезнекеләр дип горурланыр идек. Күрәсезме, монда дөрес стратегия түгел - акчалар түгелә, әмма эш дөрес бармый. Логик яктан дөрес кебек - футболны үстерәләр, тренерлар чакыралар, уеннарда җиңәләр, барысы да канәгать. Ә стратегик яктан дөрес түгел, монда милли мәнфәгать тә булырга тиеш.

Безнең тарих нигезендә яңа спорт төрен үстерергә була. Бик аз кеше белә ул турыда. Менә казаклар бар бит, алар ирекле кешеләр. Алар Болгар дәүләте чикләрендә яшәгәннәр, ирекле булганнар, ясак түләмәгәннәр. Ләкин аларның бер бурычы булган – алар дәүләт чикләрен саклаганнар һәм үз авыллары эчендә сугышчылар тәрбияләгәннәр. Шуңа күрә казаклар әзерлекле булган, аларның балалары кечкенәдән үк хәрби алымнарга өйрәтелгән. Бу безнең Болгарда булган. Соңыннан гына Донда барлыкка килә ул - Дон казаклары, аннан соң Кубань казаклары. Башта бу безнеке, Болгарныкы була. Һәм менә шушы спорт төрен үстерергә була. Аны, мәсәлән, Болгар дип атарга булыр иде, хәрби спорт төре дип.

Бу үз эчендә ике мәгънәгә ия. Беренчесе - спорт, ярыш төре, кеше гамәли күнекмәләргә өйрәнә. Алар спортта гына түгел, ә хезмәт иткәндә, мәсәлән, армиядә кирәк булырга мөмкин. Кеше сикереп яки йөгереп кенә түгел, эшләп тә файда китерә ала. Шуңа күрә гамәли дип атала да инде ул. Шушы спорт төрен үстерергә була. Кешеләр казакларның Болгардан чыккан күренеш икәнен белерләр иде. Моны беркем дә белми бит. Махсус мәктәпләр ачарга булыр иде. 

Икенчедән, бу спорт аркылы халыкка безнең тарих, гореф-гадәтләр турында сөйләү мөмкинлеге ачыла. Шулай булганда стратегик яктан дөрес булачак, спорт белән кызыксынудан тыш, кешеләр безнең халык турында кызыклы мәгълүмат та белә ала. Бу дөрес стратегия. Ә болай гына өйрәтү, ниндидер спортчыларны чакыру, акча түләү, туп артыннан йөгерү – тактик яктан дөрес кебек, әмма стратегиясе бөтенләй дөрес түгел аның.

- Ә эстрадага килгәндә?

- Эстрадага, килгәндә, бу бик гади. Беренче чиратта, база булдырырга кирәк. Мин моны бик күптәннән, 70 нче еллардан бирле әйтеп киләм. 1990 нчы елларда, үзгәртеп корулар башлангач, мин республика җитәкчелегенә хат белән мөрәҗәгать иткән идем. Мин анда милли үсеш өчен кино һәм фестивальләрне берләштерү кирәклеген әйттем. Бу ике юнәлеш кешеләргә иң нык тәэсир итә, көчле йогынты ясый. Шуларны берләштереп, база ясарга кирәк. Ул кино индустриясе өчен дә, фестивальләр өчен дә хезмәт итә торган база булсын. Моның өчен, беренче чиратта, зур зал, әйтик, 20 мең кешелек зал төзергә кирәк. Мәдәни чаралардан тыш, анда конгресслар да эшли алыр иде. Казанда бик күп чаралар уздырыла бит.

Бу зал базасында оркестр оештырып була. Башка бер илдә дә, Россиянең бер генә төбәгендә, шәһәрендә дә аналоглары булмаган симфоник оркестр - джаз, этник һәм халык элементлары кергән оркестр. Ул теләсә нинди музыканы - джаз, классик, милли музыканы уйный алыр иде. Оркестр булса, аңа дип аерым музыка язылыр иде, аранжировкаларның үз стиле булдырылыр иде. “Татар җыры”ндагы очсыз җырлар монда үтмәячәк, билгеле. Чын музыкаль әсәрләр иҗат итәргә кирәк. Ул чагында композиторларның музыка язу максаты булыр иде. Менә бу - тулы бер стратегия. Бу фестивальләр безнең милли музыканы популярлаштырырга ярдәм итәчәк һәм Казанга тагын да күбрәк туристларны җәлеп итәчәк. Бу үзе аерым бер юнәлеш. Шундый стратегик база булдырылса, сәнгать тиз һәм дөрес үсеш алачак

- Сез эстрадада түбән сыйфатлы җырлар, дидегез. Ә халык шундый җырларны тели түгелме соң?

- Аңлыйм, ләкин урта дәрәҗәгә генә юнәлү дөрес түгел. Сәнгать тәрбияви булырга тиеш. Халыкка ияреп, түбәнгә төшәргә кирәкми. Халык “Мурка”ны тыңларга теләр. Барыбыз да шуны җырлыйкмы инде хәзер? Сәнгать халыкны югарыга күтәрергә тиеш, баштан ук планканы югары билгеләргә кирәк. Һаман да шул ук стратегик план инде.

- Бу бит шоу-бизнес, кешеләр үз акчаларын бирәләр. Монда дәүләтнең катнашы нинди була ала, хезмәттәшлекме?

- Юк. Нигә хезмәттәшлек кенә булсын? Дәүләт үзе финансларга тиеш. Әлбәттә, хәзер байлар күп. Белмим инде, бәлки берәр бай кеше табылып, ул: “Мин 20-30 мең кешелек зур конгресс-холлны төзәргә акча бирергә риза. Бу акчаларны тиз генә кире кайтара алмаячагымны да беләм, бәлки алар миңа бөтенләй дә кире кайтмас. Ләкин барыбер акча бирәм”, дияр. Андый кеше табылса, бик яхшы. Ләкин, кызганычка, мондый кеше юк. Шуңа моны дәүләт финансларга тиеш, беренче чиратта.

- Төрек, немец телләрендә җырлап танылган җырчылар бар. Сезнеңчә, татар телендә җырлап, дөнья мәйданына чыгып буламы?

- Рәхәтләнеп, бу бик гади. Гомуми мәдәниятнең дәрәҗәсен күтәрү кирәк. Аранжировкалар, әсәрләр дөньядагы иң яхшы үрнәкләргә карап иҗат ителсен, ләкин аларда милли үзенчәлек булсын. Җырлар аерылып торсын. Алар заманча да, яңа да булсын. Ләкин шул ук вакытта эчтәлеге, миллилеге буенча мондый җырларның башка бер җирдә дә юклыгын аңларга тиеш кешеләр.

- Бу юнәлештә ниндидер башлангычлар бармы?

- Бар, күренгәли. Ниндидер проектлар, формалар, җырлар, стильләр бар. Яшьләр ниндидер алымнар эзләргә тырыша. Шуларны үстерергә, алга җибәрергә шартлар да булса, бу эшне тизләтеп, 20 ел эчендә түгел, ә 5 ел эчендә башкарырга мөмкин булыр иде. Монда да шул ук дәүләт ярдәме кирәк.

- Аранжировка, җырлар белән ярдәм итәргәме?

- Акча бүлеп бирергә кирәк. Дәүләт футбол өчен акча бирә бит. Монда да шулай ук бирергә кирәк. Бәлки берничә тапкырга артык та булыр. Шундый мөнәсәбәт булса, нәтиҗәләр дә булачак.

- Сезнең “Ай, былбылым” җыры бик популяр булды. Татарлар арасында ул хәзер дә популяр. Ә бит аны заманча җыр дип әйтеп булмый, ул чып-чын татар җыры. Бу ничек шулай булды?

- “Ай, былбылым” җыры - ул бик борынгы җыр. Ул Болгар җыры бит, аңа мең ел. Андый мең еллар аша узып, үзләрендә шул вакытның рухын саклап калган җырлар бар ул. Аларны кеше тыңлый яки җырлый башлый икән, димәк аларның тирәнлеген тоя, алар белән сихерләнә, көчле энергетикасын сизә.

“Телнең нигезе – гаиләдә”

- Рус телендә яза торган татар язучылары, рус телендә җырлый торган татар җырчылары бар. Соңгы арада татар зыялылары арасында шундый бәхәс китте - аларны татар дип санаргамы, юкмы? 

- Татар телендә җырларга кирәк, дип саныйм мин. Рус телендә дә, татар телендә дә җырлый икән – бу бик яхшы. Әгәр рус телендә генә җырлый икән, татар җырчысына авырга туры килә. Этник яктан тел бик мөһим.

- Ә язучылар?

- Язучылар да шулай ук. Китапларны туган телеңдә язарга кирәк, соңыннан гына рус теленә тәрҗемә итәргә була. Мин дә китаплар яздым. Мин рус телендә яздым, чөнки татар телендә яза алмыйм. Язар өчен әдәби телне белергә кирәк бит. Ул бик бай, тирән. Кызганыч, мин аны белмим. Мин гади сөйләм телен генә беләм, әмма китап язар өчен бу бик аз.

- Туган телне ничек саклап калып була? Сез ничек уйлыйсыз?

- Беренче чиратта, өйдә туган телдә сөйләшергә кирәк. Үзең сөйләшсәң, хатының сөйләшсә, әбиләр сөйләшсә, балалар да аны үзләренә сеңдерәләр, аларга татар сөйләме якын була. Бу иң мөһиме. Аннары вакыт узу белән телне оныта башларга да мөмкин кеше, ләкин барыбер әлеге яратуны саклаячак ул. Мин кечкенә чакты җәйләрне авылда уздыра идем - Кукмарада, чип-чиста татар авылында. Анда бары тик татарча гына сөйләшәләр иде. Минем әби рус телен, гомумән, белми иде. Шуңа да мин татар телендә генә сөйләшә торган мохиттә үстем. Мин ул рухны беләм, үземә сеңдердем, ул миңа якын. Әгәр мин рус телле мохиттә генә тәрбияләнгән булсам, мин үземдә бу халәтне тоймас һәм саклап кала алмас идем.

- Ягъни, иң мөһиме - гаилә, әйеме?

- Нигезе гаилә. Монда мисал итеп чит илдә яшәгән татар гаиләләрен китерергә була. Америка, Финляндияне алырга мөмкин. Алар өйләрендә гел татарча гына сөйләшәләр, әгәр гаиләдә татар теле булмаса, тел югалачак.

“Кызыбыз Мәрьямне мунчада таптык”

- Сез исламга ничек килдегез? Бу Сезгә кечкенәдән салынган идеме, әллә берәр этәргеч булдымы?

- Әйткәнемчә, мин авылда үстем. Әбием намаз укый иде, шуны күреп үстем. Коръәннән кечкенә генә сүрәләр белә идем. Әни миңа аларны балачакта ук өйрәтте. Ләкин дингә битараф идем, ул мине бик кызыксындырмый иде. Без бит совет чоры традицияләрендә тәрбияләндек - пионерлар, комсомоллар... Безгә динне әби-бабай әкиятләре, уйдырма дип өйрәттеләр.

Коръәндә язылган бит, ир-ат 40 яшькә кадәр әле бала-чага дип. Бу, чынлап та, шулай. Кеше 40 яшьтән соң гына матди булмаган кыйммәтләр барлыгы турында уйлана башлый, әкренләп, адымлап-адымлап дин белән кызыксына башлый. Шуннан соң аның өчен башка дөнья ачыла, дөньяның бөтенләй башка төрле икәнен аңлый башлыйсың. Матди байлыклар вакытлыча гына бит, ә рухи кыйммәтләр – мәңгелек. Шуны аңлау барлыкка килә.

- Дингә этәргеч ясаган аерым очрак булмадымы?

- Юк, бу процесс дәвамлы булды, әкренләп-әкренләп барды. Элек тә мәчеткә, милли бәйрәмнәргә, Корбан бәйрәмнәренә йөри идем. Ләкин мин бу чараларда бары тик этник мөселман буларак кына, артык тирәнгә кермичә генә катнаша идем. Һәм 50 яшькә җиткәндә, бу мәсьәләне җитдирәк өйрәнә башладым, әкренләп дингә килдем, Хаҗда да булдым. Әгәр дә 50 яшькә кадәр һәм 50 яшьтән соң минем тормышны чагыштырып карасак, анда әйләнә-тирә дөньяны кабул итү бөтенләй башка.

- Сезнең балагызны өйдә таптыруыгыз турында сөйләдегез. Ни өчен алай эшләдегез?

- Шушы теманың дәвамы инде бу. Бала тууга мөнәсәбәт үзгәрә, баланың Аллаһ тарафыннан җибәрелгәнен аңлыйсың. Бу могҗиза - бала тууны бөтенләй башкача аңлыйсың, балага да мөнәсәбәт үзгәрә. Улым туганда мин бала тудыру йортында идем, мине чакырдылар, баланың кендеген кистем, ләкин мин психологик яктан әзер түгел идем. Ә чираттагы балабыз - Мәрьямне мунчада тудырырга уйладык. Беренчедән, мунча чиста урын, анда бала тудыру йортларында була торган тискәре мохит, бактерияләр юк, бала чирләми. Ә хастаханәдә ул стафилококк эләктерә, аннан ике ел шуны дәваларга кирәк. 

Без бу теманы өйрәнә башладык, мәгълүмат укыдык. Хатыным махсус курсларга йөрде, өйдә бала табу өчен үзеңне дә әзерләргә кирәк бит. Бала тудыру йортында дөрес шартларда таптырмыйлар, бу балага да, әни кешегә дә тискәре тәэсир итә. Бу хакта аерым сөйләргә була. Үземнең юбилеема мин китап яздым, дүртенче бүлеге шушы темага – өйдә бала табуга багышланган. Бик кызыклы тема бу.

- Сез моны популярлаштырырга телисезме?

- Халыкка әйтерлек файдалы сүзең бар икән, аны әйтергә кирәк. Үзе файдаланырга теләгәнен халык үзе өчен ала, файдалана. Шундый максат белән яздым.

- Сез шуңа күрә бу хакта еш сөйлисезме?

- Мин мәктәп ачарга телим. Төрле мәгариф системаларын, мәктәпләрне, укыту алымнарын өйрәндем, Көнчыгыш илләрендә, Төркиядә, Америкада булдым. Һәм шундый нәтиҗәгә килдем - укытуга башкача карашлы, яңа системалы мәктәп ачарга кирәк. Моны ничек эшләргә икәнен дә беләм. Мин аны шәхесне гармонияле тәрбияләүче мәктәп дип атар идем. 5-6, 6-7 яшьлек төркемнәр һәм 8 яшьтән башлангыч класслар. Бик кызык тема бу.

- Бу хакта да китап язасызмы?

- Юк, китап язмыйм. Сөйләргә тырышам мондый мәктәпне ачу турында. Кызганычка, Мәскәүдә аны ачып булмый, бина мәсьәләсе катлаулы. Бу эштә аңлау тапмадым анда. Татарстанда исә бу хакта зурлап сөйләшмәдек әле. Бер сөйли башлаган идем, тыңлаучы булмады. Мин бу проектны Татарстанда эшләргә теләр идем, ул минем ватаным. Әгәр барып чыкмаса инде, Россиянең башка төбәгендә дә эшләргә була.

- Ягъни бу юнәлештә эш бара?

-Әйе, эш алып барыла. Без башка регионда моны эшләү турында уйлыйбыз. Анда моны аңлап кабул итәләр.

“Секс – ул татар сүзе”

- Сез бер тапшыруда “Секс – ул татар сүзе” дип, тамашачыларны шаккаттырдыгыз...

-“Секс” сүзе “сигез” сүзеннән алынган ул, әйләндерелгән сигезле саны. Бу санның символы чиксезлекне аңлата. Секс - ул чиксезлек, нәсел дәвам итүнең чиксезлеге. Һәм ул сигезгә бәйле.

Мин секс төрки сүз дип кенә әйттем. Рус телендә төрек сүзләре бик күп ул, 30 процент сүзләр - төрек сүзләре. Шулай ук кызыклы тема. Татар телен белмәгән дусларымнан: “Бу сүзне беләсезме?” дип сорыйм. Алар аның татар сүзе икәнен белгәч, шаккаталар. Яки сүзләрнең тарихын сөйлим. Мәсәлән, “товарищ” чип-чиста рус сүзе кебек. Ә бит “туар” - ул борынгы гарәп сүзе, “эшче” дигәнне аңлата.

- Шундый шаккаттыргычлары бармы тагын?

- Күп алар. Мәсәлән, “еблек” дигән сүз, төрекчә ул “туй” дигәнне аңлата. Хәзер ул төрек телендә үзенең мәгънәсен югалткан, аның мәгънәсе рус теленә күчкән. “Балалайка” да рус сүзе түгел, татар сүзе. Ул балалар өчен күңел ачу дигәнне аңлата, “Бала” + “Лайка”. Ул бик гади инструмент, таякка ике кылны сузасың да, булды. Аңарда уйнавы да кыен түгел. Башта ул балалар өчен күңел ачу мәгънәсендә булган, соңыннан гына уен коралына әйләнгән. Яки “Береза” – “каен”. Ул “берүзе” дигәннән киткән. Чөнки ишегалдында каен утырту киңәш ителмәгән. Әгәр ишегалдында каен утыртсаң, хатын-кыз тол кала, ирен югалта дип ышанганнар.

- Димәк, рустагы сүгенү сүзләре татарныкы дисез?

- Русларның сүгенү сүзләре шулай ук төректән кергән. Төрек теленнән руска күчкән алар.

- Ягъни, “поскреби русского...”

- Бу хакта Наполеон әйткән. 1812 елдагы сугышта җиңелгәч, ул моны Кутузовны күз уңында тотып әйткән. Чөнки Кутузов татар ул, аның нәселе болгарларга тоташа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100