Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иртән уянам да балаларым бүген исән дип куанам» - Батырхановларга ярдәм кирәк

Бер сыный башласа, сыный икән тормыш. Шатлыкларны үлчәп кенә өләшсә, авырлыкларны санап тормый. Диләрә һәм Илшат Батырхановларларга да күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Шулай да, бу гаилә авырлыкларга бирешмәгән, кечкенә генә шатлыкка да сөенә белә алар.

news_top_970_100
«Иртән уянам да балаларым бүген исән дип куанам» - Батырхановларга ярдәм кирәк
Диләрә Батырханованың шәхси архивыннан

«Балаңны вакытыннан алда табачаксың, дип куркытып тордылар»

«Авырлы вакытымда — йөклелекнең 12нче атнасыннан алып, баламны тапканчы хастаханәләрдә яттым. Аннан чыксам да берәр атнага гына чыга идем. Табибым миңа һәрвакыт: „Ахырга хәтле йөреп бетерә алмаячаксың, вакытыннан алдан табасың“, — дип әйтеп килде. Бала вакытыннан алда тумасын өчен махсус яңа төр операция ясадылар», — дип сөйли башлады үз тарихын Диләрә.

Ул вакытта, беренче тапкыр әни булырга җыенган кешегә: «Вакытыннан алда табып, баланың үпкәләре ачылып җитмәсә, бик кыйммәтле дарулар кирәк булачак», — диючеләр дә була. Шушы борчулардан соң, 32нче атнада, ял көннәрендә Диләрәнең тулгаклары башлана. «Су киткәч, балам аркылы борылды, шуңа миңа ашыгыч рәвештә кесарев кисеме ясадылар. Аллага шөкер, улым исән-сау туды, үпкәләре ачылды, өстәмә дарулар кирәкмәде. Соңыннан гына белдем табибымның күп сүзләре дөрес булмаган икәнен. Операциядән башка да йөреп бетерә алганмын», — дип искә алды шул вакытларны әни кеше.

Казанның 1нче балалар хастаханәсендә бер айга якын ятканнан соң, вакытыннан алда туган бала буларак аларга яхшы неврологка күренергә кирәклеген әйтеп, өйләренә чыгаралар. Тормыш җайланып киткәндәй була. Бала башын тота, елмая, гүли, уенчыклар белән кызыксына башлый. Хастаханәдә неврологлар бернинди тайпылыш та тапмый, сәламәт дип кайтарып җибәрәләр.

«Прививкалар вакыты килеп җитте: АКДС ясаттык. Менә аннан соң балада үзгәрешләр башланды. Куллары, аяклары катып килде. Балам йокламас булды — төннәрен аш бүлмәсендә аяк өсте үткәрә идем. Һәм 7 айда неврология бүлегеннән без ДЦП дигән диагноз белән чыктык. Чирнең дә авыр формасы иде. Шул көннән башлап, бер туктамый дәваланабыз, төрле реабилитация курслары үтәбез, өч ай саен хастаханәдә ятып чыгабыз. «Здравушка» тернәкләндерү үзәгенә йөрдек, ике яшендә Чаллыга бардык. Шул елны Яңа елга улыбыз Рамазан безгә зур бүләк ясады — беренче тапкыр «әни» дип эндәште. Соңыннан тора-бара сүзләре артты.

Бераздан үземнең тагын авырлы икәнемне белдем. Ул вакытта Рамазанның авыруы җитди булуын тулысынча аңлап та бетермәгәнмен. Менә хәзер утыра башлар, балалар бакчасына бирермен дип йөри идем. Бер реабилитолог мине аңга китерде, хыялларымны җимерсә дә, дөресен әйтте. Бу сүзләрне ишетү җиңелләрдән булмады… Менә шул чакта гына хәлнең җитдилегенә төшендем бугай», — ди Диләрә.

«Кызымның температурасы еллар буе төшмәде»

Икенче баласын көткәндә Диләрә бер генә тапкыр да табиб сүзеннән чыкмый: бөтен анализларны вакытында тапшыра. «Ирем белән резус-факторларыбыз төрле, шуңа минем өчен бу бик тә мөһим иде. Белгечләр бер генә проблема да тапмады, барысы да яхшы барды. Йөклелегемнең бары 34нче атнасында гына табиблар үзләренең хаталарын күреп, мине тиз арада генетикка консультациягә җибәрделәр. Алар бала исән калсын өчен шимбә көнне үк операция ясарга кирәк, диделәр. Бала табу йортындагы табиблар: „Шимбә без ял итәбез, сезнең очрак катлаулы“, — дип операцияне сишәмбегә билгеләделәр. Мин аларга тезләнеп ялвардым, операцияне тизрәк ясауларын сорадым, акча да түләргә әзер икәнлегемне әйттем, тик сүзләремә колак салучы булмады», — дип искә алды ул.

Диләрәне тыңлаганда тәннәр чымырдап ала, күзләргә яшь тула, бирәсе килгән сорау да тыгылып кала иде.

Дүшәмбе көнне карындагы бала дөньяга килергә теләге барлыгын белгертә. Бу табибларның алмашкан чагына туры килә: Диләрәгә берәүнең дә операция ясыйсы килми башта. «Балам куе яшел төстә иде туганда, тавышы да әз генә чыкты. Аның умыртка баганасына зыян китерделәр. Балага өч тапкыр кан салдылар. Туганда IV уңай резус-факторлы бала хастаханәдән I группа тискәре резус-факторлы кан белән чыкты. Шундый кызык, ничек шулайдыр ул, әмма хәзер аның яңадан үз каны кайтты. Беренче хастаханәгә күчерүне бик авыр кичерде кызым — башына кан сауды. Шуңа күрә сөйләшми ул. Умыртка баганасына китергән зыяннан соң куллары эшләми.

2010 елның гыйнвар аенда Мәрьямның тән температурасы кинәт кенә 39га җитте. Ашыгыч ярдәм машинасы килде, укол кадады. Хастаханәгә барып җиткәндә температура инде 40,4 градус иде», — дип икенче баласы Мәрьям турында сөйләде Диләрә. 

Югары температураның сәбәбен ачыклый алмагач, аларны бер табибтан икенчесенә куып йөртә башлыйлар. Инфекционистлар неврологка, тегеләре үз чиратында педиатрга җибәрәләр. «Безне кая куярга да, нишләтергә дә белмәделәр. Температура бер 38гә төшә, я кабат 40ка җитә. Хастаханәдә файдасы булмаган антибиотик кадыйлар иде. Неврологиядәге консилиумнан соң Мәскәүгә җибәрделәр. Анда бер ай ятып чыкканнан соң да табиблар берни әйтә алмады. Шушы хәлләрдән соң бала йокламый башлады. Иртәнге 4кә кадәр бала белән хастаханә коридорында йөреп чыктым бер ай. Урынына салуга балакай акыра иде, авыртуына чыдый алмаганмыдыр инде. Нинди генә авыруларга анализ алмадылар, бөтенесе дә тискәре булды. Күпме яшәсә дә, үзегез янында булсын дип, кире Казанга кайтарып җибәрделәр. Шуннан соң Мәрьямны табибларга башка алып бармадым. Безнең медицинага карата фикерем дә үзгәрде, ышанычым бетте…» — диде ул тыныч кына.

2011 елда Мәрьямның температурасы 38,5кә төшә һәм шулай итеп бала 2014 елга кадәр яши. Температурасы югары булу сәбәпле, Мәрьямны бернинди реабилитациягә дә алмыйлар. Әни кеше бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, акча түләп, өйдә массаж, ЛФКлар ясата, бассейнга йөртә.

«Безгә тернәкләнүдән туктарга ярамый»

Олы улы Рамазан белән алар Киевка дәваланырга йөриләр, соңыннан Мәрьямне дә алып бара башлыйлар. Анда аларга аминокислоталар кадап, махсус курс үткәрәләр.

«Шунда барып кайтканнан соң, 2014 елда температурасы 37,3 градуска төште, үзенчә гүли, сөйләшә башлады. Нинди генә авазлар җыелмасы булмасын, ул аны аерым бер интонация белән әйтә. Рамазан да үзгәрде: яхшырак аңлый, сораулар бирә. Безгә тернәкләнү курслапы бик ярдәм итте. Кызганыч, Украинада сугыш башлангач, бүтән бара алмадык.

Андый балалар белән шөгыльләнүне туктатырга ярамый бер дә. Бертуктаусыз эшләргә кирәк, югыйсә бөтен ирешкән уңышларың юкка чыгарга мөмкин. Комплекслы якын килеп кенә тернәкләндереп була аларны. Аерым бер табиб һәм ниндидер курсны гына ярдәм итте дип әйтеп тә булмый.

Рамазан хәзер әкренләп ходункида йөрергә өйрәнеп килә. Соңгы 3 ел эчендә улыма 3 авыр операция кичерергә туры килде. Башта бот сөягенә операция ясап, махсус тимер куеп калдырдылар — 3 ай гипста ятты. Без бик артка киттек. Бөтен әйберне яңадан өйрәндек. Бер елдан соң аны алыр өчен тагын операция ясадылар һәм шул вакытта сул аягының вальгусын да төзәттеләр. Ясалма комага кертеп эшләнә ул. Берьюлы ике аягына да ясамадылар. Бер елдан соң янә операция. Шуннан соң улыбызның хыялын тормышка ашырдык — гаиләбез белән 5 көнгә диңгез буена барып кайттык», — ди Диләрә.

Күбрәк хастаханә диварларын күрергә өйрәнгән балалар өчен бу сәяхәт онытылмаслык мизгелләр була. Хәзер алар кабат дәвалана, төрле реабилитация курслары уза. Социаль иминият фонды биргән юллама белән беренче тапкыр Нальчикка санаторийга да барып кайталар.

Әни кеше балалары турында гына сөйләде. Гәрчә берара үзе дә каты гына авырып ала. Шундый ук балалар караучы әниләр Диләрәне төрле фондларга мөрәҗәгать итәргә өйрәтә. Беренче реабилитацияне аларга «Аль-пари» түли. Дөрес, анда да чиратка куялар икән. «Тиз булмаса да, бара бит ул чират. Курсларга, реабилитация, массаж һәм башкасына, әлбәттә, акча кирәк. Бу өлкәдә тәҗрибәм юк шул әле. Социаль челтәрләрдә төркем ачарга ярдәм иткәннәр иде. Акча күп кирәк инде ул. Миллион отсам иде дип хыялланган чакларым күп. Мин генә түгел, күбебез шулай хыяллана…

Төннәрен мин дә еш кына мендәремне чылата идем. Өч тапкыр кызым белән саубуллашкан чакларым да булды: башы чыдамас кебек иде балакаемның. Иртән торасың да яңа көнне башлыйсың, балам исән дип куанасың. Җебеп, кулларыңны төшереп, зарланып елап утырсаң, аннан чыгу юлы юк инде. Аллага шөкер, ике як әти-әниләребез ярдәм итеп тора, ирем янәшәмдә. Иремнең әти-әнисе белән бергә торабыз. Миңа балаларны карашырга булышалар.

Аннары, мин бит бала белән күп йөрдем. Яхшы кешеләрнең күбрәк булуын белү дә көч өсти миңа», — ди ул.

Бүгенге көндә ярдәмгә мохтаҗ балалар күп. Шулай да, ярдәм итәргә теләүчеләр тагын да күбрәк булсын иде. Диләрә барысы турында да инстаграм аккаунтында язып бара. Ул бу эшкә беренче тапкыр алынган. Аның ике баласын да ДЦП диагнозы куелган. Бүгенге көндә Рамазан да, Мәрьям дә утырырга, йөрергә өйрәнәләр. Аларга тернәкләндерү курсларын калдырырга, туктап торырга ярамый. Акчалата ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

Сбербанк картасы: 2202 2004 3382 5880 Батырханова Диляра Данисовна

Телефон номеры: +7 917 290-69-61


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100