Палатадашым | intertat.tatar

Палатадашым

Әнисе янында булмагач, улым да елагандыр, палатадашымның ачуын да китергәндер...

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге бала тудыру йортында булган хәл күпләрне тетрәндерде. 29 яшьлек хатын үзе белән бер палатада ята торган хатынның баласын ала һәм өченче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыта. Нарасый имгәнә һәм һәлак була. Ул хатын моңа кадәр психоневрология диспансерында дәваланган булган.

Бу хәбәрне укыган мизгелдә акылга җиңел палатадашым күз алдына килде. Минем балам үзе генә аның белән ике көн торды. Әнисе янында булмагач, улым да елагандыр, палатадашымның ачуын да китергәндер… Эсселе-суыклы булып киттем…

Өченче баламны тапкач, мин бала тудыру йортыннан үзем генә чыктым. Ә баланы икенче хастаханәгә вакытында алда туган балалар бүлегенә күчерделәр. Ә мин билгеле бер анализ әзер булганын көтеп өйдә утырдым.

Өч көннән бала янына килдем. Ике кешелек палата икән, исәнләшеп кердем. Әмма палатадаш хатын белән сөйләшеп китә алмадык, хәтта өченче көнне генә таныштык. Минем үземнең халәтем дә аңлаешсыз иде, улымны бала табу йортында «калдырып» чыгу да авыр сынау булды. Бирегә килгәч тә баланы озакка кулга алып булмый иде, күзләре марля белән каплап куелган, лампа астында ята, кулда - диагноз язылган бер кочак кәгазь.

Мин бу медицина терминнарының ни аңлатканын интернеттан махсус эзләмәдем. Аларны укып "хыяллануым" балага да, үземә дә файдага булмаячагын аңлый идем. Барысын да биредәге табибларга һәм Аллаһка тапшырдым. Палатадашымның телефоннан яки табиблар белән сөйләшүен тыңлап ятам, сөйләмен аңлый алмыйм, чуваш кызы ахры дип уйлап куйдым. Авыз эченнән сөйләшә иде, сүзләре ачык чыкмый. Өченче көн дигәндә сөйләменә ияләшә башладым, аның татар кызы Сәрия икәнлеге билгеле булды.

«Малаеңның исеме ничек? Аның кәләше бар инде. Син булмаганда без дуслашып өлгердек инде», — диде кызлы әни.

Күзәтеп ята торгач, бүлмәдәшемнең акылга җиңелрәк икәнен күрә башладым. Бу сәерлеге аның сөйләшүендә, гамәлләрендә һәм юына белмәвендә сизелә башлады. Бүлмә исләнде…

Көндез бала белән төрле процедураларда йөреп, коридорда бала тотып узса, төнлә искә йоклый алмый башладым. Бер якка борылсам, батареядан эссе бөркелә, икенче якка борылсам, ис борынны «яра». Көндезләрен ишекне ярым ачып куям, шәфкать туташлары алай эшләргә ярамавы турында кисәтү ясый. Үзләре бүлмәгә кереп чыкканда гына да минем хәлне аңлый башладылар һәм үзләренчә «ярдәм итәселәре» килә иде.

Сезнең бүлмәдәшегез юынырга йөриме?

Йөрүен йөри, әмма юына белми, ахры.

Сез аны үзегез белән алып барыгыз…

Алып бару проблема түгел, мин бит аны тотып юындыра алмыйм.

Ул юынып чыгарга кирәк дип озаклап җыена. Аннан җыенган килеш ятып тора. Мин үземчә аны юынырга барырга кыстыйм. Иртән җыенып та төштән соң гына китә иде. Чәчләре юеш була, әмма ис бетми иде…

Мин икенче палата сорап карарга дигән уйга килдем. Әмма палатада урын булганын көтеп, күпме әни баласы янына кереп ята алмавын аңлап, сабыр итәргә булдым. Баланы кулыма ала идем дә, коридорда вакытымны үткәрә идем…

Сәрия шулкадәр җаваплы иде, будильник шалтырауга сикереп тора, мине дә уята. Баласын «зонд» аша (борыннан нечкә система тыгып) ашата иде. Шәфкать туташлары бу процедураны үзенә өйрәнергә куша. Ул курка иде, кызгана идем. Баланы ашаткач, 30-40 минут күтәреп торырга кушалар. Ул сәгатькә карап, нәкъ шул кадәр күтәреп тора. Шул арада күзләре йомыла да чайкала башлый. Мин аның бала белән бергә егылып китүеннән куркам, «Әйдә, баланы күтәргән килеш караватка утыр», - дип янына киләм. Ә ул басып тотарга куштылар дип утырмый, күзен йомган саен мин аңа дәшеп торам.

Өч сәгать саен баланың астын алыштырырга кирәк. Памперста булу сәбәпле, ыштанын алыштырырга сәбәп юк. Ә ул тартмасын ача да, кызы янына килеп, «Кызым, сарысын киясеңме, алынмы, чәчәклесен киясең киләдер әле», - дип анысын да алып килә. Мин аңа бала памперста булгач, ыштанын 3 сәгать саен алыштырмасаң да була дип әйтеп куйдым. Сәрия рәхмәт әйтеп ризалашты, ә кайчан икенче ыштан кидерергә икәнен әйтүемне сорады.

Табибларның һәр әйткән сүзен калын дәфтәргә язып бара, аннары шалтыратып әнисенә укый. Сәрия төрле бүлекләрдә айдан артык яткан инде, шуңа аны табиблар да яхшы белә. Алар аны юатып аркасыннан сөя, барысы да яхшы булачак дип ышандыра.

Башка палатадагы кызлар минем аның белән бер палатада ятуымны белеп алды. Ничек сиңа Сәрия белән яшәве дип кызыксына башладылар. «Сиңа күңелсез булмавын тәгаен беләбез», — дип көлешеп алалар иде. Тик мин генә авыру кешедән ни өчен көлүләрен аңламый идем.

Бу бүлектә палатада су гына да эчәргә ярамый иде. Бары тик ашханәгә йөрергә, биредә шундый тыгыз режим, туганнарыма, хәтта иремә дә килеп йөрмәскә куша идем, чөнки алар белән сөйләшеп утырырга, алып килгәнне ашарга вакыт җитми иде. Суыткычта өйдә пешерелгән 2-3 банка аш тора, тиз генә кереп, җылы бүлнис ризыгын ашыйсың да чыгып китәсең…

Утызлап кеше утыра торган бүлмәгә ашарга, шулай ук бер бүлмәгә күкрәк сөтен саварга, юынырга йөрү ардырды. Кешеләр ардырды. Тәмләп үзең белән үзең чәй эчү ниндидер хыял иде. Нәтиҗәдә аралашырга ярата торган булуга карамастан, моннан кеше күрә алмый торган булып чыктым. Бәхеткә, өйгә чыккач, бу халәт күпмедер вакыттан узды.

Үзем бала белән бер палатада ятуга карамастан, мин баламны еш кына 30-40 минутка Сәрия белән генә калдыра идем. Без әниләре әле килмәгән балаларны төрле процедураларга йөртә идек. Минем улымны да шулай башка аналар йөрткәндер.

Күрше палатада игезәк малайлар - Сөләймановлар ята иде. Әниләре бер атналап килмәде. «Ике бала бит. Каян памперс, салфетка җиткерергә? Ире булмаса, туганнары булырга тиештер бит», — дип сөйләшә иде шәфкать туташлары. Маңгайларына I һәм II дип куелган иде. Әле берсен «перевязка»га күтәреп алып барам, әле икенчесен рентгенга. Аннары шәфкать туташлары чакырып алып, башка бүлектәге балаларны да УЗИ ясатырга алып барырга кушалар. Шәфкать туташы 900 граммлы баланы калын одеялга төрде, шулай тотарга куркыныч булмаячак икән. Рентген кабинетында эшләүче миңа баланың башын тоттырды, ә икенче хатынга аякларыннан тартып тотарга кушты. Төшеп китмәгәе дип котым очты. Ә минем зур кулым аның башын тулысынча каплап бетерә, белгеч рентгенга төшерә алмый азаплана… Ә бу вакытта минем балам яклаучысыз, акылга сәламәт үк булмаган ханым белән кала… Һәм мин ниндидер тикшерү узар өчен чиратта торганда, кулымда елаган кеше баласын күтәреп, арлы-бирле йөрим.

Вакытыннан алда туган балалар белән ике-өч ай биредә ятучы әниләр үзләрен хуҗаларча тота. Биредә дресс-код халат булса да, алар үзләренә спорт киеме кияргә рөхсәт итә иде. Биредә озак яткан бу өч хатын миңа төрмә турындагы киноларны (озак еллар төрмәдә утырган ир-атлар гамәлләрен кабатлыйлар сыман) искә төшерә иде.

«Әйдә, Сәрия янына утырыйк әле. Нинди яңалыкларың бар?» — дип сүз башлый берсе һәм дәррәү көлешеп алалар. Ә палатадашым сабыйларча табиблар әйткән бер сүзне дә калдырмый сөйли, тегеләре сораулар бирүләрен дәвам итә.

Син Ратушада эшлисеңме? Күпме хезмәт хакы түлиләр инде анда? Ирең кайда эшли әле? Ә, мулла? Сез нинди акчага яшисез? Сәдакагамы?

Сәриянең һәр җавабыннан алар тәм табып көлешә. Палатадашымның кайда эшләвен ашханәдән белеп кердем дә, кем булып эшли икән дип уйланып йөрдем. Сүзара сүз чыгып, ул шундый матур урында эшләвен, Ратушаның, андагы лифтның матур булуын, ә җитәкчеләрнең һәрвакыт исәнләшеп йөрүен әйтте. Бактың исә, ул Лаеш районы Усад авылыннан анда идән юарга йөргән икән.

Берсендә палатадашым бик кәефсез булып бүлмәгә керде. Ашханәдә калдырып йөри торган чынаягы белән кашыгы һәм сөт төшсен өчен эчә торган махсус чәе югалган. Икәү эзләргә киттек, тапмадык. Икенче көнне бу хакта хастаханә персоналы да белә иде, Сәриянең әнисе дә килгән иде. «Акылга җиңелрәк булгач, көләләр инде аннан», — диде ул халатлы ханымга.

Ашханәгә кергәч, сорау бирергә яратучы ханымнар Сәриянең хәленә кергәндәй: «Әйберләреңне югалттыңмыни, кайда калдырган идең, бәлки башка җиргә куеп оныткансыңдыр», - дип тагын бик урынсыз көлешеп алды. Палатадашымның әйберләрен алар яшергәнен аңлап алдым. Кичен ашханәгә су гына эчәргә кердем, беркем юк, җыештыручы апа гына йөри. Ул Сәриянең әйберләре югалуы турында сүз башлады. Шулвакыт күзем иң өстәге, урындыкка басып, иң озын буйлы кешенең (теге хатыннарның берсе шундый иде) генә буе җитәрлек киштәнең түрендә үк торган бокалга төште…

Ниһаять, хастаханәдән чыгар көн килеп җитте. Сәрия дә чыга. Мин аның монда калмавына чын күңелдән шатландым.

Без бала күтәреп чыгып барганда, исемем белән дәшеп, мине бер хатын туктатты. Ул Сәриянең әнисе булып чыкты, аны бер тапкыр хастаханә коридорында гына күргән идем, әмма истә калдырмаганмын.

«Сезнең өч малаймыни?» — диде ул энекәшләрен каршы алырга килгән улларыма ишарәләп, ирем белән дә исәнләшеп алды.

«Сәрия дә чыга бүген. Сезгә рәхмәт, аңа ярдәм итеп торганыгыз өчен. Ул сезнең турында гел яхшы сүзләр генә сөйләде. Балаларыгыз авырмасын, игелеген күрегез. Кызыма авыр булыр инде, бик тә бала табасы килде шул», — дип аркамнан сөйде.

Бу сүзләрне әйтер өчен Сәриянең әнисе ишек төбендә минем чыкканны көтеп торган. Минем күзләрем яшьләнде. «Борчылмагыз, Сәрия бик яхшы әни булачак», — дип кенә әйтә алдым.