«Бәхетле ана гына бәхетле бала тәрбияли ала»: балалар психологыннан киңәшләр

Бүген һәркем социаль челтәрләр аша булса да психологларның фикерләрен тыңлап, укып барырга ярата. Ни өчен бүген психология бик популяр соң? Әллә психолог киңәшләренә мохтаҗ кешеләр артканмы?

Бер мисал. Гади, ике балалы гаилә. Әти кеше эштә, кич кенә кайта. Әниләре өйдә балалары белән мәш килә. Берсенең укыйсы килми, икенчесен балалар бакчасына илтү авыр. Алар бертуктаусыз нидер таләп итә, сорый, үтенә, көйсезләнә, шаркылдап көлә, тавышлана, алдый, елый. Әни кеше кабарган ачуын йота-йота, үзен «начар әниләр» рәтенә кертеп, һәрвакыт канәгатьсезлек хисе кичерә.

Балалар психологы Алсу Таҗиева бер гаилә мисалында булган проблемаларны чишү һәм аны булдырмау юлларын күрсәтте:

Әни кешенең эмоциональ яктан арыган, көчсез булуы (эмоциональное выгорание).

Беренчедән, бу халәткә барып җитмәүне булдырып карарга кирәк. Балаларның көйсезләнеп елавы — нормаль күренеш, шул рәвешле ул яшәргә өйрәнә. Аларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, олы кеше позициясеннән торып кына хәл итеп була боларны. Әгәр дә инде бу хәл килеп чыккан икән:

1. Самолетларда гел кабатлыйлар аны — башта кислород битлеген үзеңә кияргә, шуннан соң гына балага. Бу эгоистлык түгел! Киресенчә, бары шул очракта гына бәхетле ана бәхетле сабый тәрбияли ала.

2. Үзегезне канатландыра һәм илһамландыра торган 25 гамәл яисә әйбер исемлеген төзергә кирәк.

3. Шул исемлектән көн саен ким дигәндә 1-2 пунктны гына булса да эшләргә тырышу мөһим.

4. Үзегез яраткан тәмле ризыкны пешереп ашау да ниндидер канәгатьлек хисләре алып киләчәк.

5. Туйганчы йоклау, дуслар белән аралашу, спорт, һичьюгы ашыкмыйча кич урамда йөреп керү дә уңай йогынты ясарга мөмкин.

Әлбәттә, сез көткән нәтиҗә беренче көннән үк булмаячак. Моның өчен кимендә ике атна шушы пунктларга игътибар итәргә кирәк.

Әти кеше — таяныч, сезнең ышанычыгыз булырга тиеш.

Аларны да тәрбияви моментка җәлеп итегез. Әтиләргә күбрәк ниндидер күләмдә ирек бирергә кирәк. Дөрес эшләмисең дип, басым ясап тору артык. Хатын-кыз вакытында рәхмәтле була белә икән, бервакытта да ярдәмсез калмаячак. Җаваплылык әти һәм әни өстендә тигез күләмдә икәнен аңлау булырга тиеш. Эшне берең өстеннән икенчең өстенә аудару — дөрес юл түгел. Сез бу очракта бер-берегезнең таяныч ноктасы булып торуыгызны онытмаска тиеш.

Балалар бакчасына күз яшьләрсез адаптация.

Баланың балалар бакчасына ияләнүе ике айдан ярты елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Төрле балада төрлечә була ул. Беренче чиратта, баланың елавы, әнисен сагынуы һәм җибәрергә теләмәве дә нормаль күренеш, моны мөмкин кадәр тыныч кабул итәргә кирәк. Күпмедер вакыттан соң аны килеп алачакларын бала белеп, сизеп тору да уңай нәтиҗәләр бирергә тиеш. Әлбәттә, әнинең күңеле дә мондый борылышларга әзер булып, борчылмаска һәм тәрбиячеләргә карата ана күңелендә ышаныч булу зарур.

Баланы алдан әзерли башларга да була:

— балалар бакчасы янына барып уйнаган бала-чаганы күзәтү;

— баланың үзен киенергә, ашарга өйрәтергә кирәк, чөнки бакчада бу эшләр аның үз җилкәсенә төшәчәк;

Балалар бакчасына йөри башлагач, аңа моның кызык якларын ачып күрсәтергә, сөйләргә кирәк.

Яшүсмерләрнең укыйсы килми.

Бу проблема күпләр өчен таныш. Әлбәттә, әниләр нык борчыла, кайгыра. Әни белән бала арасы да бозыла башларга мөмкин. Беренче чиратта, баланың мәктәптәге хәлләре турында сораштырырга, сөйләшергә кирәк. Укытучы яисә сыйныфташлары белән берәр низаг килеп чыкмадымы икән?

Бөтен проблеманы да балага игътибар җитмәүдән дию дөрес түгел, минемчә. Минем тәҗрибәдән күренгәнчә, кайбер балага киресенчә, күбрәк ирек, мөстәкыйльлек кирәк. Ул бу очракта үз җаваплылыгын тоеп эш итәргә тиеш. Балаларны үзләренең кылган гамәлләренә җавап бирә белә торган итеп тәрбияләргә кирәк. Укырга теләге булмаганда, сез аның белән утырып сөйләшә аласыз. Алга таба тормышы нинди була алуын өч вариантта сурәтләп яки язып күрсәтергә була. Менә шунда белемнең кирәклегенә басым ясала. Балага укырга мотивация тудырсагыз, тагын да яхшырак.

Әни кешенең бу сәбәпле борчылуларын киметү дә гомум фонга уңай йогынты ясаячак. Ул беренче чиратта үзеннән башларга тиеш. Мин нәтиҗәне нәкъ менә шунда күрәм.

Психолог киңәшләреннән күренгәнчә, беренче эш итеп, без бер-беребез белән аралашырга тиешбез. Бары конструктив диалог корылганда гына уңышка ирешеп, проблемаларны чишеп була.